Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №3 «Шоколад» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422060, РТ, п.г.т. Богатые Сабы, ул. Тынычлык, д. 45 |
Телефон: | +7(843)-622-26-80 |
E-Mail: | chocolate2014.08@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №3 "Шоколад" |
Руководитель: | Сабирова Эльвира Фаритовна |
Год основания учреждения: | 2014 |
У нас учатся: | 126 воспитанника |
У нас учат: | 14 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №3 «Шоколад» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << ( 41 ) 42 43 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
"Тылсымлы куллар" һәм "Салават купере" журналы битләре белән танышу. 07.12.2022
-
"Шалкан" әкияте 05.12.2022
Бабай шалкан утырткан
Шалкан зур булып үскән.
Бүген беренче кече яшьтәгеләр төркеме балалары "Шалкан " әкиятен укыдылар. Бергәләшеп әлеге әкиятне сәхнәләштерделәр -
Без уйныйбыз, уйныйбыз. 02.12.2022
Без уйныйбыз, уйныйбыз
Уйнап һич тә туймыйбыз.
Бүген безгә кунакка
Уенчыклар килгәннәр.
Безнең белән бергәләп
"Уйныйк әле," - дигәннәр
Бүген беренче кече яшьтәгеләр төркемендә "Минем уенчыкларым" дигән темага танып-белү эшчәнлеге булды. Балалар узләре теләгән уенчыклар белән уйнадылар, биеделәр. -
02.12.2022
Дуслык – кешеләрне бәйләүче төп хисләрнең берсе, ә балалар дуслыгы – төсләр һәм серләр, шатлыклар белән тулы дөнья. Дуслык турында китаплар, җырлар, шигырьләр язылган. Бу матур мөнәсәбәтләр кешеләрне гомер буена озатып йөри. Безнең балалар бакчасында балалар мөнәсәбәтләрен формалаштыру, тәрбияләнүчеләр арасында дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыру һәм ныгыту проблемасына аерым игътибар бирелә. 2 нче декабрьдә «Без мәктәпкәчә яшьтәге балалар - бик тату балалар» дигән тематик девиз астында «Дуслык көне» узды. Тематик көн барышында балалар, бәйрәм атмосферасына чумып, кызыклы конкурсларда катнаштылар . «Дуслык көне» шатлык алып килде, балалар тормышын баетты. Һәркемең дуслары булырга тиеш. Дуслар безгә яңа казанышларга һәм яңа эшләргә рухи көч өстәп торалар. Дусларча хуплау, дустанә киңәш алу, дустыңның җилкәсен, ярдәмен тою бик мөһим бит.
-
Әниләр көненә бүләккә мәктәпкә әзерлек төркеме балалары А.Алишның "Бал корты һәм Шөпшә" әкиятен сәхнәләштереп уйнап күрсәттеләр. 25.11.2022
-
25.11.2022
-
Әнием - кадерлем 25.11.2022
Әни - җирдә иң газиз,иң якын кеше,чөнки ул сине тудырган, күкрәк сөтен имезгән,җыр көйләп бишектә тибрәткән, беренче елмаюыңны күреп куанган,туган телне өйрәткән,халык моңын күңелеңә сеңдергән. Әниләрнең сиңа кылган изгелеген санап бетерү мөмкинме соң?
Көннең яктылыгы - кояшта,
Күкнең матурлыгы - йолдызларда,
Җирнең гүзәллеге - хатын-кызларда.
Сезне бөтен җир йөзен бизәгән Әниләр бәйрәме белән тәбриклибез. Кадерлик без әниләрне, олылыйк! Аларның канатлары каерылмасын,тормыш авырлыкларыннан иңнәре сыгылып төшмәсен! Хатын-кыз һәрвакытта да хатын-кыз булып калсы -
"Оста куллар" күргәзмәсе 25.11.2022
Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән "Һөнәрләрне өйрәнәбез" дигән түгәрәк эшенең, ноябрь аенда "Оста куллар" темасына багышланган, балалар һәм әти-әниләр белән берлектә ясалган "Кул эшләрем" дигән күргәзмәсе оештырылды.
-
"Әнием - кадерлем" 25.11.2022
Әйе, гаиләдә бала туу күпме куанычлар алып килә. Әниләр бик күп йокысыз төннәр уздырып, аларны үстерә. Иртән иртүк торып “Тор, балам, бакчага барырга вакыт” дигән назлы сүзләр белән уята.Әниләр хәстәрләп бакчага озата һәм шулай ук тәмле ашлар пешереп каршы ала. Кич белән чиста урын-җиргә йокларга яткыра. Ә үзе, эше бик күп булганга, бик соң ята, ә иртән, балам торганчы дип, кабат аякта була. Буген мәктәпкә әзерлек төркеме балалары үзләренең иң кадерле,иң якын әниләрен бәйрәм белән котладылар.
-
25.11.2022