Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №3 «Шоколад» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, РТ, п.г.т. Богатые Сабы, ул. Тынычлык, д. 45 |
| Телефон: | +7(843)-622-26-80 |
| E-Mail: | Dsadshokolad.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №3 "Шоколад" |
| Руководитель: | Ибатуллина Миляуша Наилевна |
| Год основания учреждения: | 2014 |
| У нас учатся: | 135 воспитанника |
| У нас учат: | 14 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №3 «Шоколад» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
-
"Бүре"дә кунакта. 09.09.2014

Театральләштерелгән уеннар, элек-электән куңел ачу чарасы гына булып калмыйча, иң беренче чиратта тирә-юньне, дөньяны танып белүдә, тормышта иң кирәкле булган белем һәм күнекмәләрне үзләштерүдә дә зур роль уйнаганнар. Әкият геройлары аша , халкыбызның күңел көзгесен күз алдына китерергә, уй-кичерешләрен белергә өйрәнәбез.
Шул уңайдан, уртанчылар төркем балалары табигатькә экскурсиягә чыктылар. Көзге матурлык белән хозурлана-хозурлана, "бүре"гә кунакка бардылар. "Бүре" тәкъдим иткән уен вакытында балалар көйгә карап хәрәкәтләнделәр, дәртләнеп җырладылар, биеделәр. Бу очрашу балаларның күңелләрендә нәфислек, матурлык тойгысы уятты.
-
Балачак - уйнап-көлеп үсәр чак. 08.09.2014

Кечкенә вакытта алынган хәрәкәт күнекмәләре нәниләргә әйләнә-тирә мохит белән тирәнрәк танышырга ярдәм итә. Хәрәкәтле уеннар - җитезлек, зирәклек, өлгерлек тәрбияли. Уен вакытында балаларның иҗат мөмкинлекләре ачыла, мөстәкыйльлекләре арта, оештыру сәләтләре үсә. Балаларның яшьләре арткан саен, уеннарның максаты катлаулана бара. Мәсәлән, балаларның бик яратып уйный торган "Песи һәм тычканнар" уены. Уен барышында тәрбияче Рәфисә Рашитовна 2-3 яшьлек нәниләрнең, бер-берләренә бәрелешмичә, төрле юнәлештә йөгерергә, сигнал буенча тиз хәрәкәт итәргә, урыннарын дөрес табарга өйрәтә.
-
Бүлмәдә тере табигать. 05.09.2014

Балаларда табигатьнең кешегә китергән файдасы турында күзаллау булдыру, табигатьтә бар нәрсә дә бәйләнештә торганын үзләштерү уңаеннан һәр төркемдә тере табигать почмаклары булдырылды. Балалар табигать почмагындагы гөлләрнең исемнәрен ачыклап, аларны һәрдаим тәрбияләп торалар.
-
Сәламәтлек - матурлык билгесе. 04.09.2014

Сәламәтлек кешегә бер тапкыр һәм гомергә бирелә. Аны кеше гомере буе сакларга һәм кайгыртырга тиеш. Сәламәтлек һәм матурлык баскычларын без кечкенәдән үтәргә өйрәнәбез. Шуңа күрә көндәлек режимны төгәл үтәргә, саф һавада еш булырга, физик күнегүләр белән дус булырга тырышабыз. Болай эшләгәндә, балаларның сәламәтлеге, кәефе яхшыра, таза-сау кеше чын ләззәт ала.
-
Хыялым - җырчы булу. 03.09.2014

Музыка җитәкчесе Гөлия Фиргатовна халык иҗатына гына хас милли җанрларны ачыклау, белемнәрне киңәйтү, тирәнәйтү уңаеннан һәр балага якын килеп эш алып бара. Киләчәккә өмет белән карамасаң, яшь буында өмет булмаячак. Шул уңайдан, вакытында сәләтле балаларны ачыклау - төп максат булып тора.
-
Общее трудовое собрание. 02.09.2014

Сегодня заведующая детским садом Исмагилова Фирая Аухатовна провела общее трудовое собрание.Она ознакомила с положением об общем собрании трудового коллектива, с должностными инструкциями и инструкциями об охране труда, а также с правилами внутреннего трудового распорядка.
-
Без ачылдык! 28.08.2014

28 нче август көнне районыбызда истәлекле вакыйга булды: Байлар Сабасында Татарстанның Премьер-министры Илдар Халиков катнашында яңа балалар бакчасы ачылды.
Барысы 120 балага исәпләнгән һәм район үзәгендә мәктәпкәчә яшьтәгеләр учреждениесенә булган ихтыяҗны хәл итәчәк бакча бик үзенчәлекле исемдә – “Шоколад” дип йөртеләчәк.
Төзелешне алып барган “Ак таш” җәмгыяте җитәкчесе Газинур Әхмәтовтан бинаның символик ачкычын кабул итеп алган бакчабыз мөдире Фирая Исмәгыйлова: “Бакча, чыннан да, заман таләпләренә туры китереп эшләнде. Һәркемнең күңеленә хуш килде. Без бердәм тату коллектив булып, җитәкчеләрнең, әти-әниләрнең ышанычын акларбыз, йөзегезгә кызыллык китермәбез. Барыгызга да рәхмәт сүзләре җиткерәсем килә”,– дип дулкынланып сөйләде.
-
Итоговое мероприятие "Путешествие по странам мира" 18.12.2006

Сегодня наш детский сад провел итоговое мероприятие по недельной теме. Дети общались между собой, вместе с воспитателями играли в разные игры, рассказывали сказки, пели, танцевали, внося в свою деятельность элементы национальной культуры.
Ответственный воспитатель недели – воспитатель первой квалификационной категории Фарляхова Г.Ф.
-
Витаминнар илендә. 08.12.2006

Җиләк-җимеш һәм яшелчәләр - витаминнар хәзинәсе ул. Бүген зурлар төркеме балалары үз бакчаларында үскән җиләк-җимеш, яшелчәләрен алып килеп бер-берсен сыйладылар. Витаминнар турында әңгәмә алып бардылар.














