Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №3 «Шоколад» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, РТ, п.г.т. Богатые Сабы, ул. Тынычлык, д. 45 |
| Телефон: | +7(843)-622-26-80 |
| E-Mail: | Dsadshokolad.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №3 "Шоколад" |
| Руководитель: | Ибатуллина Миляуша Наилевна |
| Год основания учреждения: | 2014 |
| У нас учатся: | 135 воспитанника |
| У нас учат: | 14 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №3 «Шоколад» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
-
Икмәк – яшәү чыганагы. 16.10.2014

Бу исем астында үткән атналык бакчабызда зур урын алды. Балалар игенче хезмәте турында белемнәрен баеттылар, шигырьләр, мәкальләр, җырлар өйрәнделәр. Икмәк үстерү этаплары белән таныштылар.
Хикәяләр, әкиятләр тыңлау аша икмәккә хөрмәт, олылык хисе, сак караш тәрбияләнде.
Йомгаклау чарасы итеп, зурлар төркемендә тәрбияче Фәния Сәүбән кызы «Икмәк» темасына «Сөйләм телен үстерү» шөгыленнән ачык катнаш чара күрсәтте.
Тәрбияче Ильмира Хаҗинур кызы, “Әтәч” булып, нәниләр белән ипи әвәләде, ялкаулыкның начар гадәт икәнлеген аңлатты.
Чара балалар күңелендә матур тәэсирләр калдырды.
-
«В гостях у Танца». 14.10.2014

Сегодня с целью формирования интереса к занятиям музыки у старших дошкольников прошло спортивное развлечение «В гостях у Танца».
Мероприятие прошло радостно, весело, с хорошим настроением.
-
Тәмле булсын ашыгыз. 13.10.2014

Нәниләргә тәмле боткаларны, телеңне йотардай ашларны менә шушы апалар пешерә. Аларның кулларыннан гөлләр тама. Үзләре ягымлы, ачык йөзле, киң күңелле – кояш кебек балкып торалар. Хезмәтләре аларның – мәңге картаймас игелек чыганагы.
Әлбәттә, үз эшеңне яратып башкарганда гына, барлык арулар югала, хезмәтеңнән канәгатьләнү тойгысы, шатлык хисләре чолгап ала.
-
Родительские собрания. 10.10.2014

С 08.10 по 10.10 прошли родительские собрания в группах. Воспитатели каждой группы подготовили доклады и выступили перед родителями. На собрании также выступили педагоги дополнительного образования. В конце своих выступлении они отвечали на интересующие вопросы родителей.
На собрании воспитатели ознакомили родителей с персоналами детского сада, с целями и задачами на новый учебный год, избрали состав родительского комитета.
-
Бакчабызда – Корбан ашы. 08.10.2014

8 нче октябрь көнне балалар бакчасында Корбан ашы әзерләнде. Абыстай Нәзирә апа Йосыпова залга җыелган апаларга, балаларга Корбан гаете турында мәгълүмат җиткерде, туган һәр көнгә рәхмәтле булырга чакырды, изге теләкләр җиткерде.
Корбан гаете мөбарәк булсын, һәммәбезгә көч-егәр, рух күтәренкелеге өстәсен, лаеклы эшләргә җилкендерсен, якты өметләр һәм җан тынычлыгы насыйп итсен, илаһи нур күңелләребезне һәм йөзләребезне балкытсын! Барыбыз да изгелек эшләргә ашыгыйк! Корбан бәйрәме мөбарәк булсын!
Дөньяда иң-иң яхшы дин –
Ул безнең Ислам дине.
Дөньяда иң-иң матур тел –
Ул безнең Коръән-Кәрим теле.
-
4 нче октябрь – Корбан гаете. 03.10.2014

Мөселманнарның иң зур һәм мөбарәк бәйрәмнәренең берсе – Корбан гаете. Корбан гаете, Ислам динендәге башка бәйрәмнәр кебек үк, яхшы эшләр кылуны, рухи чисталыкка ирешүне, гөнаһларыбызны ярлыкауны чагылдыра. Әлеге бәйрәм бигрәк тә авыруларга, бәла-казаларга юлыккан мөселман кардәшләребезгә, олы буын вәкилләренә, ятимнәр һәм мохтаҗларга битараф калмаска, аларга игътибар һәм ихтирам күрсәтергә чакыра.
-
Октябрь – табигатьнең иң гүзәл мизгеле. 02.10.2014

«Нинди матурлык! Октябрь – табигатьнең иң гүзәл мизгеледер бу! Балалар, күрегез әле! Безнең тәрәзә каршындагы миләш агачы кызгылт “күлмәген” кигән, ә аның янәшәсендәге каен алтын-сары төскә кергән.
Көз җиттеме, бар агачлар
Алтынга манган сыман.
Кызыл яфраклы чаганнар
Утларда янган сыман».
Тәрбияче Гөлия Рафаиловна Нигъматуллина икенче кечкенәләр төркем балалары белән ак кәгазь битенә үзләренең фантазияләрен күчерделәр.
-
1 нче октябрь – Өлкәннәр көне.
01.10.2014
Хөрмәтле өлкәннәребез! Өлкәннәр!.. Олы кешеләр!.. Күпме мәгънә табып була бу сүзләрдән. Элек-электән үк олы кешеләр тормышның, яшәешнең нигезен тәшкил иткәннәр: намуслы балалар үстерү, аларның бәхете өчен көрәшү, туган илне дошманнардан азат итү, киләчәгебез якты һәм тыныч булсын өчен, табыннарыбыз мул, көннәребез уң булсын өчен башкарган барлык эшләр дә алар кулы аша үткән.
Өлкән буын өчен генә түгел, һәммәбез өчен көтеп алынган, кадерле олы бәйрәм уңаеннан сезгә күңел пакьлеге, бәхетле, мул тормыш, саулык-сәламәтлек телибез.
-
«Молочный шоколад» 30.09.2014

Первый номер газеты «Молочный шоколад» вышел в свет.
-
С юбилеем тыква! 29.09.2014

Наш коллектив 27 сентября со сказочной выставкой достойно участвовал в районном празднике «С юбилеем тыква!» и занял 2 место в номинации «Лучшие поделки из тыквы».
Выражаем огромную благодарность всем, кто принял участие в подготовке к выставке-конкурсу. Молодцы! Спасибо всем!














