Муниципальное Бюджетное Дошкольное Образовательное Учреждение «Илеберский детский сад «Умырзая» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Иләбәр “Умырзая” мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422075,РТ, Сабинский район, д.Илебер, ул.8Марта, д.53 |
| Телефон: | +7(843)-624-92-33 |
| E-Mail: | Ileber.Saba.ds@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Илеберский детский сад «Умырзая» |
| Руководитель: | Нагимова Гульнур Муллахметовна |
| Год основания учреждения: | 2020 |
| У нас учатся: | 30 воспитанников |
| У нас учат: | 4 педагога |
Муниципальное Бюджетное Дошкольное Образовательное Учреждение «Илеберский детский сад «Умырзая» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Иләбәр “Умырзая” мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 88 ( 89 ) 90 >>
-
Россия- зур дәүләт. 06.02.2015

Әлеге атна барышында балалар аппликация шөгылендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы әләмнәрен кызыл, зәңгәр, яшел, ак чәчәкләрдән үзләре ясадылар.
-
Кышкы сөенеч! 05.02.2015

Үткән бураннар безгә зур шатлык алып килде. Балалар бакчасының артында уйнап туймаслык , менеп җитә алмаслык, шуып туктый алмаслык биек тау ясалган.Бу бзхеттән читтә калып буламы соң..?
-
Хезмәт төбе- хәзинә! 04.02.2015

Катнаш группаларда тәрбияләнүче балаларның бер өстенлеге бар. Алар кечкенәләрне тәрбияләргә булыша. Бу исә аларны өлкәннәргә дә , кечкенәләргә дә мәрхәмәтле, игътибарлы булырга, булышырга дигән кагыйдәгә өйрәтә.
-
Атнаны йомгаклап. 30.01.2015

Бу атнаны йомгаклау чарасы- җәмәгать урыннары белән танышуны дәвам итеп, Иләбәр авылы клубына экскурсия ясау иде. Бүген балалар клубта һәм китапханәдә булып, андагы концерт һәм тамашачылар залы, китапханәдәге китап, журналлар белән танышып кайттылар. Үз-үзләрен мондый урыннарда ничек тоту кагыйдәләрен ничек үзләштерүләрен күрсәттеләр.
-
Ял итү урыннары. 29.01.2015

Бу атна балалар бакчасында “Ял итү өчен җәмәгать урыннары. Үз-үзеңне тоту кагыйдәләре.” дигән тема астында үтә. Бүген балалар парк, цирк, зоопарк, бассейн, спортзал кебек ял итү урыннары турында прeзентация карадылар. Анда кемнәр эшли, ничек күңел ачып, ял итеп була, дигән сорауларга җавап таптылар һәм андый урыннарда үз-үзләрен ничек тотарга икәнлеген өйрәнделәр.
-
Сафлар тулылана. 28.01.2015

Бакчабызда балалар саны арту өстендә. Шушы көннәрдә генә без 23 булдык. Яңа гына безнең сафларга килеп кергән Әмир белән Азатны балалар бик яратып кабул итте.
-
Дымковская игрушка. 23.01.2015

Бу атна балалар бакчасында "Хезмәт төбе- хәзинә" исеме астында үтте. Балалар төрле һөнәрләр белән таныштылар.Үскәч аларның күбесе- укытучы, доктор һәм әни булырга тели икән. Иң кызык һөнәр алар өчен- Дымково уенчыклары ясау булгандыр. Әлеге һөнәр Русиядә иң борынгы һөнәрләрнең берсе.Ул 400 ел элек Вятка шәһәренең Дымково бистәсендә барлыкка килә. Дымково уенчыклары- балчыктан әвәләп ясалган кул эшләре. Аларны хатын-кызлар язгы бәйрәм уңаеннан төрле кош-корт, җәнлек сыннары итеп ясаганнар.Бәйрәм онытылса да , уенчыклар онытылмаган. Алар башка төсмер алып эле бүген дә яшиләр. Уенчыкларны балалар бүген ак кәгазь битләрендә үз куллары белән матур итеп бизәкләп чыктылар.
-
Cаф һава-тәнгә дәва. 19.01.2015

Саф һава – тәнгә дәва, диләр. Кечкенәдән чыныгып үссәң- сәламәтлегең тагы да ныграк була дигән сүз. Иләбәр “Умырзая” балалар бакчасының зурлар төркемендә тәрбияләнүче балалар, тәрбиячеләре белән берлектә , көн дә саф һава сулап,чана һәм чаңгы шуып сәламәтлекләрен ныгытып кайталар.
-
Юлларда иминлек кирәк.
12.01.2015
Бүгеннән бакчабызда "Юлларда иминлек кирәк" атналыгы башланды. Атнаның беренче көне бер дә бушка үтмәде.Сынлы сәнгать эшчәнлегендә балалар юл чатларындагы билгеләрне ак кәгазь битләренә төшерделәр. Шулай ук куркынычсызлык каешларын эләктереп йөрү турында мультфильм карадылар.
-
Исәнме, ЯҢА ЕЛ! 28.12.2014

Иске ел тәмамланырга санаулы көннәр калып бара. Балалар шау-шуына ияреп безнең күңелләр дә чын тылсым көтә. Бүген балалар бакчасында Яңа 2015нче елны каршылау бәйрәме булып узды.Бәйрәмне кыш бабайсыз, кар кызсыз, убырлысыз һәм әкият геройларыннан башка күз алдына китереп булмый. Бүген алар барысы да безнең бакчага җыелган иде.Ә бәйрәмнең бизәге- әлбәттә, балалар үзләре. Барыгызны да бәйрәмнәр белән!









