Муниципальное Бюджетное Дошкольное Образовательное Учреждение «Илеберский детский сад «Умырзая» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Иләбәр “Умырзая” мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422075,РТ, Сабинский район, д.Илебер, ул.8Марта, д.53 |
Телефон: | +7(843)-624-92-33 |
E-Mail: | ileberskiy.detskiysad@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ «Илеберский детский сад «Умырзая» |
Руководитель: | Нагимова Гульнур Муллахметовна |
Год основания учреждения: | 2020 |
У нас учатся: | 40 воспитанников |
У нас учат: | 4 педагога |
Муниципальное Бюджетное Дошкольное Образовательное Учреждение «Илеберский детский сад «Умырзая» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Иләбәр “Умырзая” мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 78 79 ( 80 ) >>
-
Без утырткан суганнар. 28.02.2014
Бу атнаны йомгаклау чарасы - тәрәзә төбенә суган утырту иде. Язгы кояш нурларында рәхәтләнеп үссеннәр , дип ,без аларны утыртып та куйдык. Суган, сарымсакның файдасы күплеген без бик яхшы беләбез.
-
Исәнме, кояш! 27.02.2014
Агымдагы атна балалар бакчасында "Исәнме ,кояш!" дигән исем астында үтә. Бу юкка түгел. Табигатьтә дә язгы кояш караганлыгы көннән- көн ныграк сизелә. Рәсем сәнгате эшчәнлегендә балалар кояш рәсемен ясадылар.
-
Истәлекле вакыйга! 23.02.2014
Бүген , 23 нче февраль көнне, Сочида Олимпия уеннары төгәлләнә. 2006 нчы елда ул Туринда, 2010 нчы елда Ванкуверда узды. Ә бездә соңгы олимпия уеннары җәй көне , 1980 нче елда , Мәскәүдә үткән иде. Быелгы олмпиаданың символы шарф ураган аю булса, 1980 нче елда биленә каеш буган аю булган. Истәлекле вакыйгаларның символларын сувенир итеп саклаучылар да бар.1980 нче елда Мәскәүдә үткән олимпиаданың истәлекле сувениры- аю белән без дә тарих битләренә кереп калдык.
-
Бәйрәм белән,әтиләр! 22.02.2014
Хөрмәтле ӘТИЛӘР! Сезне 23 нче февраль, Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәбез. Сәламәтлек һәм уңышлар телибез сезгә.Балалар сезне яратуларын портретларыгызны ясап исбатлап күрсәтте. Үзегезне таныйсызмы?
-
Безнең тәүге җиңүләр! 11.02.2014
2013 нче елның декабреннән, 2014 нче елның 20 нче гыйнварына кадәр , Яр Чаллы шәһәрендә үткәрелгән “Радуга открытий” бөтенроссия конкурсында , безнең тәрбиячеләр дә җиңү яулады! Конкурс табигатьне саклау, экология темасын яктыртуны максат итеп куйган иде. “Сулыкларны өйрәнү, чистарту һәм саклау” темасына тәрбияче Дамира Данир кызы Зарипова әзерләгән методик эшләнмә сертификатка һәм 3нче дәрәҗәдәге дипломга лаек булды. Тәрбияче Алинә Илдус кызы Нургалиева җитәкчелегендә 6 яшьлек Закарова Нәфисәнең конфет кәгазьләре ярдәмендә ясалган чәчәкләр презентациясе сертификатка ия булды. Тәрбиячесе һәм балалар бакчасы мөдире оештыру комитетының РӘХМӘТ ХАТЫ белән бүләкләнделәр.
-
Безнең тәүге җиңүләр! 11.02.2014
-
Муса Җәлил- халык улы! 10.02.2014
Бүгеннән балалар бакчасында “Муса Җәлил – халык улы” дигән атналык башланды. Атналык барышында балалар шагыйрьнең иҗаты белән танышыр, шигъри юлларны рәсемгә төшерер һәм “Кызыл ромашка ” шигырен сәхнәләштереп күрсәтер , дип көтелә. Ә бүген, балалар М . Җәлилнең КАРАК ПЕСИ шигыре белән танышты.
КАРАК ПЕСИ.
Чоландагы ак майга
Ияләшкән күселәр,
Мин чоланны сакларга
Куштым ала песигә:
-Мияу,мияу, пескәем!
Барчы, зинһар ,чоланга,
Майны сакла күседән,
Оясыннан чыгарма...
-
Сәламәт гаиләдә- сәламәт балалар! 10.02.2014
Бүген, Иләбәр балалар бакчасында “Сәламәт гаиләдә – сәламәт балалар”, дигән исем астында , бөтенроссия күләмендә узучы эшчәнлек үткәрелде. Эшчәнлек барышында балалар , авылыбызның һәм Саба районының бик күп тапкырлар Сабантуй батыры, данлыклы көрәшче, спортның хоккей, чаңгы төрләре белән дә шөгыльләнүче , үзе кебек көрәшче егетләр үстерүче Айдар Гыйльмулла улы Галиев белән очраштылар. Түгәрәк өстәл артында , Айдар абыйлары балаларга дистәләгән медальләрен , кубокларын күрсәтте, аларны кайчан, кайда, ничек алуы хакында сөйләде. Балаларның йөзләгән сорауларына җавап бирде. Очрашу ахырында балалар үзләре дә медальләрне муеннарына асып җиңү хисләре кичереп алдылар..
-
"Юлларда иминлек кирәк" атналыгы тәмам. 24.01.2014
Бүген, бакчабызда , ЮХИДИ инспекторы Илнур Насибуллин белән эчтәлекле очрашу булды. Өлкәннәр группасына кергән балалар инспекторга атна дәвамында үзләштергән белемнәрен күрсәттеләр - юл йөрү кагыйдәләрен, шигырьләрен сөйләделәр, җырлар башкардылар. Очрашу барышында иң элек , юл кырыеннан барлык билгеләрне җыеп, шул рәсемнәр белән мактанырга , дип БЕЛМӘМЕШ килеп керде. Тәрбиячеләр- Дамира Зарипова , Алинә Нургалиева һәм балалар Белмәмешкә юл билгеләренең ни өчен кирәк икәнлеген аңлаттылар. ЮХИДИ инспекторы Илнур Насибуллин Үз чиратында балаларга киңәшләрен бирде, җәяүлеләргә юлда йөрү, “зебра” аша юлны аркылы чыгу кагыйдәләрен аңлатты. Балалар бакчасына килгәндә машинада махсус креслоларга утырып йөрергә, каешларны эләктерергә кирәк икәнлеген, әгәр шулай эшләмәгән очракта 3000 сум күләмендә штраф түләргә туры килүен дә искәртте. Әйтеп узарга кирәк , “Умырзая ” балалар бакчасында Дамира Данировна җитәкчелегендә “Яшь җәяүле ” түгәрәге эшләп килә. Түгәрәктә балалар юл йөрү кагыйдәләрен үзләштерәләр, юл кырыйларында торган билгеләр белән танышалар. Ә бүгенге чарага килгәндә , Илнур Насибуллин, балалар янына буш кул белән килмәгән иде. Ул аларга шушы теманы яктырткан раскраскалар, китапчыклар , ә балалар бакчасына велосипед бүләк итте.
-
Ни генә эшләми безнең нәни куллар? 23.01.2014
Тәрбияче Алина Илдусовнаны балалар бик тә яраталар. Чөнки ул бакчага һәр көнне бер яңалык алып килә. Бүген исә "Юлларда иминлек кирәк" атналыгын дәвам итеп, транспорт төрләрен өйрәнделәр.Барлык төр транспортта да "хәрәкәтләнеп" карадылар алар - һавада да очтылар, җир өстендә дә йөрделәр, суда да йөзделәр. Соңыннан аппликация эшчәнлегендә җилкәнле көймә ясадылар.Ул да бит суда йөзә!