Муниципальное Бюджетное Дошкольное Образовательное Учреждение «Илеберский детский сад «Умырзая» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Иләбәр “Умырзая” мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422075,РТ, Сабинский район, д.Илебер, ул.8Марта, д.53 |
Телефон: | +7(843)-624-92-33 |
E-Mail: | ileberskiy.detskiysad@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ «Илеберский детский сад «Умырзая» |
Руководитель: | Нагимова Гульнур Муллахметовна |
Год основания учреждения: | 2020 |
У нас учатся: | 40 воспитанников |
У нас учат: | 4 педагога |
Муниципальное Бюджетное Дошкольное Образовательное Учреждение «Илеберский детский сад «Умырзая» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Иләбәр “Умырзая” мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 ( 74 ) 75 76 77 78 79 80 >>
-
Куркынычсызлык. Уттан саклан. 10.04.2015
Әлеге атна барышында балалар белән янгынга каршы куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшердек. Куркыныч туган очракта нинди телефон номерларына шалтыратырга, янгын килеп чыкса, аны ничек сүндерергә, дигән сорауларга җавап таптык. Конструкторлаштыру эшчәнлегендә балалар янгын сүндерү машинасын кисеп ябыштырдылар.
-
Балалар китабы көне. 02.04.2015
2 нче апрель - халыкара балалар китабы көне. Бу көнне, 1967 нче елдан алып, Ганс Христиан Андерсен туган көнне бөтен дөнья бәйрәм итә. Әлеге язучыны балалар үз итәләр, әкиятләрен яраталар.Җыелып әкият укыган вакыт- балаларның иң яраткан мизгелләре.
-
Безнең күзәтүләр. 01.04.2015
Бүген көннең матурлыгыннан файдаланып, табигатьне күзәтергә чыктык. Кояш нурларында карның ялтыравы да, йомшак карның катыга әйләнеп аякларның кар өстендә батмавы да, агач бөреләренең язга таба үзгәрүе дә, безнең өчен зур яңалык булды.
-
Китап атналыгы. 31.03.2015
Атналык барышында балалар татар һәм рус халык әкиятләре белән таныштылар.Барысының да яраткан "Шалкан" әкиятен рольләргә бүлеп уйнадылар. Үзләренең нинди китаплары барлыгын сөйләделәр. Китап,журналларны сакларга, аларны яңартырга өйрәнделәр.
-
Хәрәкәттә- бәрәкәт! 28.03.2015
Атна дәвамында балалар белән спорт һәм сәламәтлек турында сөйләшү булды. Көн саен спортның бер төре белән таныштылар, презентацияләр карадылар, күңелле стартлар оештырылды.
-
Егетләр булдыра! 27.03.2015
Безнең балалар бакчасының иң башлы егетләре Эмиль белән Риназ. Алар киләчәктә иң шәп уйлап табучылар булырга хыяллана.
-
Без матурлык һәм чисталык яклы. 26.03.2015
Конструкторлаштыру эшчәнлегендә балалар тәрбиячеләре Ләйсән Илсуровна белән матур вазалар ясадылар. Бушаган пластик шешәләрне эшкә яраклаштырып, сок эчә торган таякчыклардан чәчәк ясап, бүлмәне матурлап куйдылар алар.
-
Бездән үрнәк алыгыз! 25.03.2015
Ә без музыка эшчәнлегендә. Өлкәннәрдән калышып булмас, без дә биергә өйрәник.
-
Без дә эшкә ярыйбыз. 24.03.2015
Рәсем сәнгате эшчәнлегендә балалар кухня тактасы ясау серләренә төшенделәр. Алар кечкенә фанера кисәкләренә гуашь һәм губка ярдәмендә рәсем төшерделәр. Менә бит алар да эшкә ярый башлады!!
-
Нәүрүз мөбәрәк булсын! 22.03.2015
Бүген, 22 нче март көнне, Иләбәр авылы клубында, китапханә һәм балалар бакчасы белән берлектә НӘҮРҮЗ бәйрәме үткәрелде. Казанда пешкән ботка, күңелле концерт номерлары, Кыш бабай белән Нәүрүзбикәнең тарткалашуы, кызыклы уеннар халык күңеленә хуш килде. Иң күңелле күренешләр , әлбәттэ безнең бакчада тәрбияләнүче балалар чыгышы булгандыр.