Муниципальное Бюджетное Дошкольное Образовательное Учреждение «Илеберский детский сад «Умырзая» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Иләбәр “Умырзая” мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422075,РТ, Сабинский район, д.Илебер, ул.8Марта, д.53 |
Телефон: | +7(843)-624-92-33 |
E-Mail: | ileberskiy.detskiysad@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ «Илеберский детский сад «Умырзая» |
Руководитель: | Нагимова Гульнур Муллахметовна |
Год основания учреждения: | 2020 |
У нас учатся: | 40 воспитанников |
У нас учат: | 4 педагога |
Муниципальное Бюджетное Дошкольное Образовательное Учреждение «Илеберский детский сад «Умырзая» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Иләбәр “Умырзая” мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 78 ( 79 ) 80 >>
-
Конкурс нэтижэсе! 12.05.2014
Россия кулэмендэ уткэрелгэн "Сохраним наше будущее" рэсем конкурсында бакчабыздан Гильманова Зэлинэ , Закарова Нэфисэ катнашып Дмпломга лаек булдылар. Котлыйбыз аларны хэм тагы да унышлар телэп калабыэ!
-
Конкурс нәтиҗәләре! 04.04.2014
PEDUSPEH -Бөтенроссия педагогик осталык үзәге сайтында барган, мәктәпкәчә яшьтәге балаларның “Мир, в котором я живу!” III нче бөтенроссия иҗади эшләр конкурсында , Иләбәр “Умырзая” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар да катнашып, призлы урыннар яуладылар. “Мои любимый край” номинациясендә Гильманова Әминә, “Мои любимые животные ” номинациясендә Давлетшина Диана, тәрбиячеләре Дамира Данировна җитәкчелегендә , презентация эшләре белән катнашып , дипломнарга лаек булдылар. Котлыйбыз аларны!
-
Безгә 1 яшь! 01.04.2014
Моннан нәкъ бер ел элек, 2013 нче елның 31 нче март көнендә Иләбәр авылында күптән көтелгән вакыйга- балалар бакчасы ачылу тантанасы булды. 51 мәктәп укучысы, 65 бакча яшендәге балалары булган авыл өчен бу кирәкле гамәл иде. 7 хезмәткәрдән торган коллектив, 20 балага исәпләп ачылган балалар бакчасы, район хакимияте тырышлыгы белән 1 нче апрель көнне беренче эш көнен башлап җибәрде. Беренче көннәрдә балалар бакчасына 17 бала йөрсә, тиз арада аларның саны 20 гә тулды. Бүген исә бакчада 21 бала тәрбияләнә. Яңа туган сабыйлар электрон чиратта тора. Тәрбиячеләр, иҗади үсеш технологияләре нәтиҗәсе кулланып , сәламәт яшәү рәвеше, сәламәтләндерү һәм чыныктыру чаралары, балаларга патриотик һәм экологик тәрбия бирү проблемаларын алга куеп, максатчан эш алып бара. Бүген, “Умырзая” балалар бакчасына йөри башлаганнарына 1 ел тулу уңаеннан , иҗади сәнгать белем бирү өлкәсенең аппликация эшчәнлегендә , балалар бакчабызның символы булган умырзая чәчәкләрен ясадылар.
-
Конструкцияләү эшчәнлеге. 25.03.2014
Тормышта беркайчан да югалып калмаска, үзеңә юл салырга, авырлыкларга бирешмәскә, мәшәкатьләрне тиз генә хәл итә белергә өйрәнергә кирәк. Әгәр сездән тиз генә бер уенчык сорасалар, нишләр идегез? Ә безнең балалар югалып калмаячак. Бүген алар , танып белү һәм нәтиҗәле белем бирү өлкәсенең конструкцияләү эшчәнлегендә, кулланылган пластик шешәләрдән могҗизалар тудыру серләренә өйрәнделәр. Баксаң,чүпкә ташларга дигән әйберләрдән дә, ракета, күбәләк, чәчәк һәм башка төрле матурлыклар тудырырга була икән...
-
Нәүрүз котлы булсын! 23.03.2014
23 нче март- якшәмбе көнне Иләбәр “Умырзая” балалар бакчасы, китапханә, авыл клубы белән берлектә “Нәүрүз” бәйрәмен үткәрде. Кыш бабайны җиңеп, хуҗа булып калган Нәүрүзбикә бәйрәмгә килгән балаларны да, өлкәннәрне дә биетте, җырлатты, уеннар уйнатты. Бәйрәм концерты тәмамланганнан соң, халык мул табын артына җыелды. Клуб ишегалдында , казан асып пешерелгән 6-7 төрле ботка һәркемнең күңеленә хуш килде. Бәйрәмнән барысы да бүләкләр белән таралды.
-
Тәрбиячебез- сертификат иясе! 22.03.2014
PEDUSPEH – педогогик осталык бөтенроссия үзәге сайтында, мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләре тәрбиячеләре һәм педогогларының осталыкларын ачыклау максатыннан үткәрелгән, “Современный воспитатель- 2014” бөтенроссия конкурсында безнең тәрбиячеләр дә катнашты. “Сценарий праздника” номинациясендә “Балалар дусты ул- Муса Җәлил” конкурс эше белән , Иләбәр “Умырзая ” балалар бакчасы тәрбиячесе Зарипова Дамира Данировна сертификатка ия булды.
-
Су- яшәү чыганагы. 21.03.2014
Халыкара су белән тәэмин итү ассоцияциясе тәкъдиме белән 1993 нче елда ЮНЕСКО ел саен 22 нче мартта Бөтендөнья су көне үткәрү турында карар кабул итте. Су көненең максаты- җәмәгатьчелекнең , халыкның, хакимиятнең игътибарын су чыганаклары һәм объектларына җәлеп итү. Сулыкларны саклау, чистарту, чишмәләрне тәрбияләп тору- барыбызның да бурычы. Бу чаралардан мәктәпкәчә яшьтәге балалар да читтә түгел. Җәйге чорда тәрбиячеләре белән берлектә, елга-күлләрне өйрәнеп, күзәтү ясасалар, кышкы чорда суның үзлекләре- аның сыеклык, боз һәм пар хәлендә булуын күзәтеп, нәтиҗәләр ясадылар. Агымдагы атна да балалар бакчасында “Су- яшәү чыганагы” атналыгы буларак үтте. Атналыкны йомгаклау чарасында , балалар, болыт һәм яңгыр ничек барлыкка килүен тәҗрибә үткәреп өйрәнделәр. Моның өчен аларга кайнар су салынган банка, калай капкач һәм боз кисәкләре кирәк иде. Боз белән капланган банка эчендә җыелган болыт һәм яңгыр тамчыларын балалар үз күзләре белән күрделәр.
Сез дә ясап карагыз!
-
"Сөйлә әле, әбием!" 14.03.2014
Татар халкының милли хәзинәләрен, әби- бабайларыбызның борынгы киемнәрен, эш коралларын, йорт җиһазларын балаларга кечкенәдән үк күрсәтергә ; аларның ничек һәм нинди шартларда яшәгәнлекләрен аңлатырга кирәк. "Үткәнен белмәгәннең- киләчәге юк"- ди бит татар халык мәкале дә. Агымдагы атна балалар бакчасында "Әбиемнең серле сандыгы" исеме астында үтте. Атналыкны тәмамлап, Иләбәр авылы китапханәсе белән берлектә , "Сөйлә әле, әбием!" кичәсе үткәрелде. Китапханә мөдире Вәсилә Галиева , балаларны, музей почмагындагы экспонатлар- борынгы утюг, лампалар , киемнәр, эш кораллары һәм башка күп төрле әйберләр белән таныштырды. Хәзер инде сандык төпләрендә генә саклана торган сөлгеләр, киемнәр хакында сөйләде.
-
Бездә- гаилә бәйрәме! 06.03.2014
23 нче февраль һәм 8 март бәйрәмнәрен берләштереп , балалар бакчасында бүген гаилә бәйрәмен үткәрдек. Бәйрәм балаларның биләүгә төргән сабыйларны бишек җырына тирбәтеп йоклатуларын сәхнәләштереп башланып китте. Үз куллары белән ясаган бүләкләрне әти- әниләренә тапшырганнан сон, нәниләр концерт номерларын бүләк итте.Өлкәннәр төркеменә йөрүче балаларның "татар халык биюен", кечкенәләрнең "матрёшкалар" , уртанчыларның заманча биюен әти- әниләр сокланып карап утырды. Салихова Гөлфинә, Дәүләтшина Диананың җырларын алкышларга күмделәр. Бәйрәмнең икенче өлешендә ата-аналар белән ярышлар үткәрелде. Безнең әти- әниләр табышмак, мәкальләрне дә яхшы белә, җыр- биюгә дә оста икән. Кыскасы, һәр кеше бәйрәмнән күңел күтәренкелеге белән таралды.
-
Бездә- гаилә бәйрәме! 06.03.2014
Әти-әниләр балалардан бер дә калышмадылар!