Муниципальное Бюджетное Дошкольное Образовательное Учреждение «Илеберский детский сад «Умырзая» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Иләбәр “Умырзая” мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422075,РТ, Сабинский район, д.Илебер, ул.8Марта, д.53 |
Телефон: | +7(843)-624-92-33 |
E-Mail: | ileberskiy.detskiysad@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ «Илеберский детский сад «Умырзая» |
Руководитель: | Нагимова Гульнур Муллахметовна |
Год основания учреждения: | 2020 |
У нас учатся: | 40 воспитанников |
У нас учат: | 4 педагога |
Муниципальное Бюджетное Дошкольное Образовательное Учреждение «Илеберский детский сад «Умырзая» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Иләбәр “Умырзая” мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 58 ( 59 ) 60 >>
-
Аппликация шөгыле. 01.02.2017
Агымдагы атнада балалар бакчасында спорт, сәламәтлек турында сөйләшүләр бара. Бүген балалар спорт төрләре турында өйрәнде һәм аппликация шөгылендә үзләре яраткан спорт төрен кисеп ябыштырдылар.
-
Музыка шөгыле 31.01.2017
Бүгенге музыка шөгылендә балалар "Шәл бәйләдем" башкорт халык җырына кушылып, музыка уен коралларында уйнадылар. Шөгыльнең төп максаты балаларны уен кораллары, бигрәк тә трензель белән таныштыру иде.
-
Ял итү өчен җәмәгать урыннары. 28.01.2017
Балалар шулай ук Иләбәр авыл китапханәсендә дә булдылар. Биредә китапларның күплегенә, китапханәнең зурлыгына, чисталыгына , матурлыгына сокландылар. Яраткан китапларын карадылар. Китапханәче Вәсилә апалары аларга яңа китаплар, кызыклы фактлар турында сөйләде. Балалар китапханәдән "Әни белән киләбез эле" дигән теләк белән кайтты.
-
Ял итү өчен җәмәгать урыннары. 27.01.2017
Бу атнаның төп темасы- ял итү өчен җәмәгать урыннары . Атна дәвамында балалар театр, концерт залы, цирк, китапханә, мәдәният йорты, парк һ.б. урыннар турында төрле мәгълүмат алдылар. Җәмәгать урыннарында үз- үеңне тоту кагыйдәләре белән таныштылар. Рәсемдә балалар Иләбәр авылы клубында. Тамаша залында ничек утырырга, ничек сөйләшергә,биредә нәрсәләр карап була, кемнәрне күрергә була һәм башка бик күп сорауларга бүген балалар җавап тапты.
-
Математика шөгыле. 26.01.2017
Математика шөгылендә безне мисал чишеп, санарга өйрәнеп кенә утыра дип беләсезме? Бүген бакчага клоуннан посылка килеп төште. Ул балаларны циркка чакырган. Балалар клоун белән бергә төрле биремнэрне үтәделәр. Циркка сәяхәт кылдылар. Рәсемдә балалар елан булып шуыша.
-
Кышның саф һавасын сулап калыйк. 25.01.2017
Балачакның иң күңелле мизгелләре.
-
Тәрбиячеләребез уңышы. 24.01.2017
Шушы көннәрдә тәрбияче Дамира Данировна Яр Чаллы шәһәрендә, ботенроссия күләмендә оештырылган "Радуга открытий" шөгыль эшләнмәләре кокурсында катнашып, сертификатка ия булды. Котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!
-
Саф һавада физкультура. 23.01.2017
Бүген физкультура шөгыле саф һавада үтте. Балалар бик теләп чаңгыда шудылар.
-
Бүген кочаклашу көне. 21.01.2017
Бүген , 21 нче гыйнвар , халык-ара кочаклашу көне. Бүген бакчабызда “Халыкара кочаклашу көне” билгеләп утелде.Кочаклашу кәефкә уңай тәэсир итә. Балалар бер-берсен бәйрәм белән котлап, үзләренең җылы, эчкерсез мөнәсәбәттә булуларын күрсәттеләр!
-
Рәсем шөгыле. 20.01.2017
Бүгенге рәсем шөгыле " Әбиемә җылы итек бүләк итәм" дигән тема астында утте. Балалар итекләрнең килеп чыгышы, басылышы, чигелеше турында мәгълүмат алып, белемнэрен киңәйттеләр. Итекләргә матур бизәкләр төшерделәр.