Муниципальное Бюджетное Дошкольное Образовательное Учреждение «Илеберский детский сад «Умырзая» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Иләбәр “Умырзая” мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422075,РТ, Сабинский район, д.Илебер, ул.8Марта, д.53 |
Телефон: | +7(843)-624-92-33 |
E-Mail: | ileberskiy.detskiysad@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ «Илеберский детский сад «Умырзая» |
Руководитель: | Нагимова Гульнур Муллахметовна |
Год основания учреждения: | 2020 |
У нас учатся: | 40 воспитанников |
У нас учат: | 4 педагога |
Муниципальное Бюджетное Дошкольное Образовательное Учреждение «Илеберский детский сад «Умырзая» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Иләбәр “Умырзая” мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 ( 57 ) 58 59 60 >>
-
Туган көнең белән, Алсу! 13.03.2017
Кичә, 12 нче март көнне безнең иң акыллы кызларыбызның берсе- Алсуның туган көне иде. Аңа 6 яшь тулды. Туган көне белән котлап без аңа бәхетле балачак, матур киләчәк теләп калабыз. Бер-берсенә изге теләкләрен җиткереп, балалар аны уртага алып, истәлеккә фотога төшеп калырга тырыштылар.
-
Бәйрәм белән, Әнием! 11.03.2017
Бүген бакчада иң олы, матур бәйрәмнәрнең берсе- 8 нче Март, халык-ара хатын-кызлар көне билгеләп узылды. Бу- балалар өчен иң куңелле бәйрәм. Чөнки әниләрдән дә якын, кадерле кеше юк бит дөньяда. Алар өчен рәхәтләнеп биеделәр, җырладылар, иң матур шигырьләрен багышладылар, ясаган бүләкләрен тапшырдылар.
-
Бәйрәм белән, Әнием! 11.03.2017
Бәйрәмдә балалар "Өч кыз" татар халык әкиятен сәхнәләштерделәр.
-
Бәйрәм белән, Әнием! 11.03.2017
Бәйрәм ахырында балалар, әниләр һәм әбиләр күмәкләшеп , истәлеккә фотога төштек.
-
Бәйрәм белән әтиләр! 22.02.2017
23 нче февраль- Ватанны саклаучылар көне унаеннан бакчабызда зур бәйрәм булды. Бәйрәмгә әтиләр, бабайлар, килә алмаганнарның әниләре, апалары да килгән иде. Балаларның җыр, биюләрен, нәфис сүзләрен алар бик яратып карадылар.
-
Әтиләрне сюрприз көтә. 20.02.2017
-
Халык улы- М.Җәлил. 17.02.2017
Бу атнада балалар халык улы -Муса Җәлил турында белемнәрен баеттылар, аның әсәрләре белән танышуларын дәвам иттеләр.
Аның батырлыгына соклану хисләре тәрбияләү, балаларда патриотик хисләр, Ватанны саклау теләге тәрбияләү- элеге атналыкнын төп максаты иде.
-
Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнәбез. 15.02.2017
Бүген бакчабызда юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча ачык шөгыль булды. Балалар "Көлсылу" әкиятендәге ятим кызга балга барырга ярдәм иттеләр. Алар юл йөрү кагыйдәләренә нигезләнгән биремнәрне бик кызыксынып үтәделәр. Саба районы ЮХИДИ хезмәткәре Закиров Динар абыйлары балаларга юл аркылы чыгу кагыйдәләрен һәм юл билгеләрен төрләргә аерырга өйрәтте. Очрашу истәлеге итеп бүләкләр тапшырды.
-
Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнәбез. 15.02.2017
-
Безнең кунак- укытучы. 14.02.2017
Балалар бакчасы мәктәп белән тыгыз элемтәдә тора. Ноябрь аенда тәрбиячеләр 1нче сыйныфларда ачык дәрестә булса, бүген башлангыч сыйныф укытучылары бакчага килеп шогыльләрне карадылар.