Муниципальное Бюджетное Дошкольное Образовательное Учреждение «Илеберский детский сад «Умырзая» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Иләбәр “Умырзая” мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422075,РТ, Сабинский район, д.Илебер, ул.8Марта, д.53 |
Телефон: | +7(843)-624-92-33 |
E-Mail: | ileberskiy.detskiysad@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ «Илеберский детский сад «Умырзая» |
Руководитель: | Нагимова Гульнур Муллахметовна |
Год основания учреждения: | 2020 |
У нас учатся: | 40 воспитанников |
У нас учат: | 4 педагога |
Муниципальное Бюджетное Дошкольное Образовательное Учреждение «Илеберский детский сад «Умырзая» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Иләбәр “Умырзая” мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 ( 58 ) 59 60 >>
-
Режим минутларында 10.02.2017
Балалар атнага бер тапкыр табигать почмагындагы гәлләрне тәрбиялиләр: су сибәләр, яфракларын сөртәләр, төпләрен йомшарталар. Бу хезмәт тәрбиясе бирүнең бер чарасы булып тора.
-
Заманча әкиятләр. 08.02.2017
Бу атна балалар бакчасында "Заманча әкиятләр " атналыгы. Балалар бүген пластилиннан төрле әкият геройларын әвәләделәр.
-
Тәрбиячеләребез уңышы. 06.02.2017
Бөтенрусия күләмендә үткәрелгән "ФГОС таләпләрендә балалар бакчасы белән әти-әниләрнең үз-ара мәнәсәбәте" блиц-олимпиадада катнашып, тәрбиячебез Алинә Илдусовна җиңүче дипломына лаек булды. Алга таба да уңышлар телибез!
-
Тәрбиячеләребез уңышы. 05.02.2017
Шушы көннәрдә тәрбиячебез Алина Ильдусовна, рус теле шөгыле буенча Бутенроссия методик эшләнмәләр конкурсында катнашып 1 нче дәрәҗәдәге дипломга ия булды. Котлыйбыз!
-
Әти-әни һәм мин- спорт сөюче гаилә. 04.02.2017
Спорт атналыгын тәмамлап, кичә, Иләбәр авылы клубында балалар һәм аларның әти-әниләре белән "Әти-әни һәм мин - спорт сөюче гаилә" дигән тема астында ярышлар үткәрелде. Иң беренче гаиләләр командаларга бүленеп, үзләренә исем һәм девиз сайладылар. Шулай итеп "Түгәрәкләр " һәм "Чемпионнар" командасы барлыкка килде. Алар төрле конкурсларда катнашып , спорт өлкәсендә сынатмауларын, сәламәт яшәү рәвеше алып баоуларын күрсәттеләр.
-
Әти-әни һәм мин- спорт сөюче гаилә. 04.02.2017
Әти-әниләрнең ярышкан мизгелләре.
-
Әти-әни һәм мин- спорт сөюче гаилә. 04.02.2017
Ярыш ахырында катнашкан гаиләләргә грамоталар ,балаларга бүләкләр тапшырылды.
-
Динамик пауза вакыты. 03.02.2017
Тәрбияче- табибә динамик пауза вакытында, балалар белән релаксация үткәрде .
-
Әйләнә - тирә дөнья эшчәнлегендә. 02.02.2017
Бакчабызда спорт һәм сәламәтлек турында сөйләшүләр дәвам итә. Әйләнә-тирә дөнья эшчәнлегендә тәрбияче, табибә ролендә , балаларга сәламәт булу өчен иң беренче чиратта нәрсәләр эшләргә, ничек тукланырга кирәклеге турында аңлатты. Яшелчә һәм җиләк - җимешләрдәге витаминнар белән таныштырды.
-
Ислам, балалар бакчасына рәхим ит! 01.02.2017
Бүген без тагын бер балага арттык. Сафларыбыз 25 кә тулды. Нәни Ислам үзен күптән бакчага йөргән кебек хис итә. Күз тимәсен.