Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение- «Олуязский детский сад «Чачка» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422050, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Олуяз, ул. Ленина, д.27 |
| Телефон: | +7(84362) 4-95-83 |
| E-Mail: | Olyaz.ds.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ -"Олуязский детский сад "Чачка" |
| Руководитель: | Фагмеева Алина Нурулловна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 2 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение- «Олуязский детский сад «Чачка» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 ( 7 ) 8 9 10 >>
-
Искечә Яңа ел 13.01.2025

Бүген Искечә Яңа ел уңаеннан Кыш бабай килде бакчабызга. Балалар Кыш бабайга үзләренең җыр-биюләрен башкардылар, уеннар уйнадылар.
-
Саф һава - тәнгә дәва 11.01.2025

Саф һавага чыгып,
Таудан чана шуып,
Кышның салкыннарын
Җибәрәбез, куып.Ә кыш, көлә-көлә,
Битебездән үбә.
Алсу була безнең
Битләр шуңа күрә.Бакчабызда әлеге атна "Саулык- зур байлык" темасына багышланды. Балалар, әти- әниләр белән бергәләп ясаган тауда, рәхәтләнеп чана шудылар, саф һавада уйнадылар. -
Хуш киләсең, Яңа ел! 30.12.2024

Алланып таңнарның алына,
Нур булып кешелек таңына,
Җыр булып үрелеп күңелгә,
Кил безгә, Яңа ел, кил безгә!
Кояшлы көннәрнең җылысын,
Бәхетнең, шатлыкның олысын
Күтәреп көннәрнең иңенә,
Рәхим ит Туган ил түренә!
Энҗе Мөэминова.30 декабрь көнне бакчабызда тәрбияләнүче балаларыбыз өчен Яңа ел бәйрәме үткәрелде. Балалар бик теләп үзләренең талантларын күрсәттеләр: биеделәр, шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, уйнадылар. Беркем дә читтә калмады. Кыш бабайның үз кулыннан тапшырылган бүләкләр балаларда шатлык һәм сөенеч хисләре уятты.
-
24.12.2024

Кыш бабай килгән.
Безгә Кыш бабай килгән,
Яңа ел алып килгән.Капчыгына күп итеп
Бүләкләр салып килгән.
Көттек сине, сагынып,
Исән-саумы, Кыш бабай?
Өләш бүләкләреңне,
Капчыгыңны чиш, бабай.
Рәфис Корбан.
Бүген бакчабызга Кыш бабай белән Кар кызы килеп, балаларны сөендереп, бүләкләр өләшеп киттеләр. -
Кошлар ашханәсе 02.12.2024

Кыш җиттеме, кошлар өчен
Без ашханә ачабыз.
Һәм кошларга эндәшәбез:
– Рәхим итеп ашагыз! -
Кышлаучы кошлар 30.11.2024

Балаларның кошлар турында белемнәрен системалаштыру, камилләштерү, кышлаучы кошлар белән таныштыру, аларга карата кайгыртучанлык хисләре тәрбияләү максатыннан, бакчабызда әлеге атна "Кышлаучы кошлар" темасы астында үтте. Атна дәвамында кошлар турында табышмакларга җаваплар табылды, тема буенча стенд ясалып, кошлар турында мәгълүматлар бирелде, шигырьләр укылды. Йомгаклау чарасы буларак, балалар әтиләре белән бергәләп кошларга җимлекләр ясап алып килделәр. Хәзер без кошларыбызны кыш көне әлеге кошлар ашханәсендә тукландырып торачакбыз.
-
Гаилә бәйрәме 22.11.2024

Авылыбыз китапханәсендә 21нче ноябрь көнне, “Гаилә елы”н йомгаклап, әти- әниләр, балалар белән “Безнең гаилә” дип исемләнгән кичә үткәрелде. Балаларыбыз әти-әниләргә матур җыр-биюләрен, шигырь-теләкләрен бүләк иттеләр. Бәйрәмдә балаларның чыгышлары белән беррәттән, әти-әниләр дә үзләренең җырлары белән бәйрәмне тагын да бизәделәр. Үзләрнең бала чакларын искә төшереп, “Кечкенә үрдәкләр биюе”, “Летка-енка”биюләрен башкардылар. Авылыбызга, бакчага багышланган сорауларга җаваплар эзләделәр, кроссворд чиштеләр. Бакчабыз хезмәткәрләре башкаруында кашыклар белән бию бәйрәмгә ямь өстәде. Кичә бик күңелле узды.
-
16.11.2024

Узган атна бакчабызда “ Җир шары буенча сәяхәт”. темасы астында үтте. Максаты: җир шары безнең уртак йортыбыз булуын,анда төрле культуралы, төрле милләт кешеләре яшәвен аңлату, аларга карата хөрмәт тәрбияләү иде. Атнаны йомгаклау чарасы итеп "Джунгли чакыра" дип исемләнгән спорт - күңел ачу чарасы уздырылды.
-
Россия - зур дәүләт 02.11.2024

28нче октябрь - 2нче ноябрь көннәре бакчабызда "Россия-зур дәүләт.Мәскәу-башкала" дигән тема астында үтте. Йомгаклау чарасы буларак, балаларның үзебезнең илебез, аның символлары, табигате, халыклары, бәйрәмнәре турында алган белемнәрен тагын да тулыландыру максатыннан, авылыбыз китапханәсендә "Минем Ватаным - Россия" дип исемләнгән уен-викторина уздырылды.
-
27.10.2024

Бакчабызда узган атна темасы " Ясалма һәм табигый сулыклар" иде. Балалар белән сулыкларның кешегә һәм табигатькә кирәклеген, файдасын өйрәндек. Бергәләп авылыбыз күленә экскурсиягә төштек, сулыклар янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшердек. Балаларга экскурсия ошады.









