Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение- «Олуязский детский сад «Чачка» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
Адрес: | 422050, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Олуяз, ул. Ленина, д.27 |
Телефон: | +7(84362) 4-95-83 |
E-Mail: | olyaz.nz@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ -"Олуязский детский сад "Чачка" |
Руководитель: | Фагмеева Алина Нурулловна |
Год основания учреждения: | 1997 |
У нас учатся: | 25 |
У нас учат: | 2 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение- «Олуязский детский сад «Чачка» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: 1 2 ( 3 ) 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Байлар Сабасына экскурсия
04.10.2024
Әлеге атна темасы бакчабызда районыбызга багышланган иде. Теманы йомгаклап, балалар белән Байлар Сабасына экскурсиягә бардык, район китапханәсендә, Тукай паркында булдык, шулай ук балаларыбыз беләзек ясау буенча мастер-класста катнаштылар.
-
Әти-әниләр җыелышы
13.09.2024
Бакчабызда әти-әниләр җыелышы булып үтте. Җыелышта Саба "Семицветик" үзәгеннән укытучы - логопед Халимова М.Р., авылыбыз фельдшеры Джураева Г.Р., бакчабыз мөдире Фагмеева А.Н, тәрбиячеләр Ахметова Л.Р., Хадеева Г.Х. чыгышлары тыңланды, фикер алышулар булды. Шулай ук "Экстремизмга - Юк!" айлыгы кысаларында "Гаиләдә толерант бала тәрбияләү" темасы астында әңгәмә үткәрелеп, әти-әниләргә буклетлар өләшенде.
-
Экскурсия
09.09.2024
В день Всемирного дня сельского хозяйства с воспитанниками была организована экскурсия в КФХ «Ахметов». Дети ознакомились с основными отраслями сельского хозяйства - земледелием и животноводством. У дошкольников сформировалось целостное представление о трудовой деятельности в сельском хозяйстве взрослых, о профессиях - фермер, агроном, ветеринар, доярка, тракторист, телятница, комбайнер.
-
Игътибар - балалар!
06.09.2024
26 августтан 8 сентябрьгә кадәр уздырылган "Игътибар - балалар! " акциясе кысаларында балалар белән профилактик чаралар оештырылды.
-
Мәчеткә экскурсия
26.08.2024
Без бакчабызга йөрүче балалар белән авылыбыз мәчетенә экскурсиягә бардык. Рәмзия апа Хуҗәхмәтова иң элек балаларны мәчет белән таныштырды, аннан соң бик аңлаешлы итеп һәр кеше белергә тиешле әдәп-әхлак кагыйдәләрен аңлатты.
-
Россия флагы көне
22.08.2024
Ел саен 22 августта Россиядә Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан, китапханә белән берлектә, Россия флагы көненә багышланган "Балалар сәгате" узды: авылыбыз китапханәсендә бакчага йөрүче балалар белән илебез флагы, аның төсләре буенча әңгәмә үткәрелде, китаплардан оештырылган күргәзмә каралды, уеннар уйналды.
-
Музыкально-спортивное развлечение
10.08.2024
В Олуязском детском саду "Чачка" 10 августа прошло музыкально-спортивное развлечение "Сабантуй — весёлый праздник", в котором приняли участие родители и дети.
На протяжении всего праздничного мероприятия звучала татарская плясовая музыка Воспитатели провели с детьми весёлые игры-соревнования: "Скачки на лошадях", "Перенеси яйцо в ложке", "Бег в мешках" и другие. Воспитанники смогли продемонстрировать свою силу, ловкость, смекалку.
На празднике ребята получили представление о татарских народных праздниках, познакомились с многообразием культурных традиций народов Татарстана, с татарскими национальными костюмами и с народными играми.
Праздник удался на славу!
-
Бакчабыздагы матурлык
01.08.2024
Балаларның тирә-юньдәге матурлыкны күрүе, тоюы кече яшьтән үк башлана.
Язгы җылы көннәр җитү белән бакчабызның чәчәк түтәлләрен матур чәчәкләр һәм әкият геройлары белән бизәдек. Шулай ук бакчабызда Россиядә Гаилә елына багышланган почмак та күрергә мөмкин.
Бәрхетчәләр, петуния, кашкарый, лаләләр, декоратив көнбагыш һәм башка матур чәчәкләр хәзер бакчабызга килүчеләрне үзләренә җәлеп итеп тора.
-
Үсемлекләр дөньясы
26.07.2024
Әлеге атна темасы "Үсемлекләр дөньясы" дип аталды. Балалар белән үсемлекләрнең кайда үсүләре, төрләре, файдалары турында сөйләшенде. Шул ук вакытта кайсыбер үсемлекләрнең дару үләннәре булуы турында да аңлатылды. Кайберләренең рәсемнәре буялды, шул үләннәрдән гербарий ясалды.
-
Эвакуация өйрәнүләре
26.07.2024
Бакчабызда чираттагы эвакуация өйрәнүләре үтелде. Эвакуациянең темасы "Тиз янып китүчән сыеклык табылу очрагы". Балалар белән беренче эш итеп кабатлау үткәрелде. Аннан соң тиз генә икешәрләп тезелеп, урамга эвакуацияләнделәр, исемлек буенча тикшерелделәр. Эвакуация вакытка сыешып эшләнде