Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нижнешитцинская основная общеобразовательная школа" Сабинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422067,РТ, Сабинский район, с.Нижние Шитцы, ул. Тукая, 1а |
| Телефон: | +7(843)-624-64-24 |
| E-Mail: | Shitcy.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнешитцинская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметшин Ильнур Ирекович |
| Год основания учреждения: | 2002 |
| У нас учатся: | 51 |
| У нас учат: | 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нижнешитцинская основная общеобразовательная школа" Сабинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 81 82 83 84 ( 85 ) 86 87 88 89 90 >>
-
Яхшылык кылырга ашыгыйк! 20.04.2015

Бүген мәктәбебезнең II һәм IV сыйныф укучылары белән "Яхшылык кылырга ашыгыйк!" дигән җыен уздырылды. Укучылар кызыклы презентация карадылар, күркәм сыйфатлар турында фикер алыштылар. Җыен азагында, Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, сугыш ветераны Загидуллин Габделфәрт бабайга котлау открыткасы ясадылар.
-
Проект эше 17.04.2015

Бүген мәктәбебезнең 4 нче сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчеләре - Набиуллина Г.М.) проект эше эшләделәр. Әлеге эшчәнлек барышында укучылар коллективта эшләргә, үзенә бирелгән эшкә җаваплы карарга, куелган сорауларга җавап табарга өйрәнделәр. 4 нче сыйныф укучылары төзегән спорт мәйданчыгы макеты матур һәм зәвыклы булды.
-
Космонавтика көне 11.04.2015

Космонавтика көне уңаеннан “Кеше галәмдә”, “Космосның тормыштагы роле”, “Россия – бөек космик держава “ дигән темаларга класс сәгатьләре үткәрелде. Видеоролик карап фикер алыштылар. Хәзер космик техника ярдәмендә кесә телефоны аша теләсә - кайчан рәхәтләнеп сөйләшә алабыз, ерак илләрдәге вакыйгаларны телевизор экраннары аша карыйбыз, һава торышының кайда нинди икәнен һәм ничегрәк үзгәрүен күрәбез. Ул гына да түгел әле. Космостан Җир эчендәге казылма байлыкларны тизрәк ачыклап була икән. Хәтта авыл хуҗалыгы культураларының агымдагы җәйдә нинди уңыш бирәчәген дә космостан билгеләү мөмкин икәнлеге турында сөйләштеләр.
-
Космонавтика көненә рәсем бәйгесе 11.04.2015

Мәктәбебездә космонавтика көненә карата рәсем бәйгесе уздырылыды. Әлеге бәйгедә башлангыч сыйныф укучылары аеруча актив катнаштылар. Бәйге азагында китапханәдә әлеге рәсемнәрдән күргәзмә оештырылды.
-
"Яшь программист" конкурсында
10.04.2015
10 апрель көнне Саба гимназиясе базасында XIX Республика "Яшь программист" конкурсының муниципаль этабы оештырылды.Мәктәбебезнең 7 класс укучысы Нургалиев Нияз (җитәкчесе Нургалиев Р.Н.) "Web сайт" номинациясендә 3 урын алды.
Укучыбызга алга таба да уңышлар телибез.
-
Җиңү кайтавазы мәңгелек! 08.04.2015

Бүген мәктәбебездә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Җиңү кайтавазы мәңгелек!" дип аталган җыр һәм шигырь конкурсы үтте. 1-8 нче сыйныф укучылары сугыш чоры җырларын җырладылар, дәһшәтле елларны, җиңү шатлыгын чагылдырган шигырьләр сөйләделәр. Әлеге чара укучыларда ватанпәрвәрлек хисен тәрбияләүдә зур этәргеч булды.
-
Бөек Җиңүгә 70 ел 08.04.2015

Мәктәбебездә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган чаралар даими оештырылып килә. Укучыларыбыз әлеге истәлекле датага багышлап стена газетасы чыгардылар. Биредә сугыш афәтен чагылдырган мәкаләләр, шигырьләр, укучыларыбызның бабалары турында истәлекләре урын алган.
-
Без зарарлы гадәтләргә каршы! 07.04.2015

8 нче сыйныфта "Без зарарлы гадәтләргә каршы" дигән сыйныф сәгате узды. Укучылар бик күп файдалы мәгълүмат алдылар, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлтелгән викторина сорауларына җавап бирделәр.
-
"Бөре җыю" операциясе
06.04.2015
Мәктәп күләмендә каен һәм нарат бөреләре җыю буенча ункөнлек игълан ителгән иде. Әлеге чарада һәр укучы актив катнашты. Нәтиҗәдә 0,250 г. каен, 2.500 г. нарат бөресе җыеп тапшырылды.
-
Сәламәтлек - зур байлык 06.04.2015

Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан 1 класс укытучысы Якупова Р.С. "Сәламәтлек - зур байлык" темасына класс сәгате үткәрде. Укучылар презентация буенча сәяхәт иттеләр, "Ярый, ярамый", "Мин, мин һәм минем дусларым" һ.б. уеннар уйнадылар.











