Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нижнешитцинская основная общеобразовательная школа" Сабинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422067,РТ, Сабинский район, с.Нижние Шитцы, ул. Тукая, 1а |
| Телефон: | +7(843)-624-64-24 |
| E-Mail: | Shitcy.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнешитцинская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметшин Ильнур Ирекович |
| Год основания учреждения: | 2002 |
| У нас учатся: | 51 |
| У нас учат: | 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нижнешитцинская основная общеобразовательная школа" Сабинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 101 ( 102 ) 103 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
Лагерьның бишенче көне 05.06.2014

Бүген укучыларыбыз түбәндәге план буенча эшләделәр: "Джунгли чакыра", "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" уеннары, "Кызыклы биология" (викторина), "Сәламәт булып үсәбез" -рәсем конкурсы, "Урыс коесына" экскурсия (чишмәне чистарту). Һәр укучы уеннарда, чараларда актив катнашты, барысы да бүләкләр алды.
Чишмәләребез саф килеш,
Каеннарыбыз ак килеш,
Гөлләр,чәчәкләр саф килеш,
Сандугачлы кичләр,
Тургайлы таңнар
Булсын имин килеш!
-
Лагерьның дүртенче көне 04.06.2014

Укучыларыбыз балыклар турында "Балык кап, яр башында ялтырап ят" дигән викторина сорауларына җавап бирделәр. Кармак һәм җимнәрне алып, Түбән Шытсу авылы күленә юл алдылар. Балыклар җимнәрнең иң тәмлесенә генә каптылар ахры. Балык тоту буенча 1урын Алмазга булды, ә 2,3 урыннарны Римат белән Айбулат бүлеште.
-
Лагерьның өченче көне 03.06.2014

Бүген без Икшермә авылына урнашкан шәхси эшмәкәр Мухаметшин Зөфәр абыйның роботлаштырылган фермасында һәм янгын сүндерү идарәсендә экскурсиядә булдык. Роботларның ничек эшләгәнен күзәттек.Үзебезне әкияттә шикелле хис иттек. Авыр кул хезмәтен алыштырган роботларга бик куандык.
Янгын сүндерү идарәсендә безне шунда эшләүче Фәнис абый каршы алды.Янгын сүндерү чаралары, алар белән ничек эшләргә кирәклеге турында сөйләде. Янгын сүндерүче кешенең нинди сыйфатлары булырга тиешлеген төшендек.
Төштән соң саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнадык, беренче ярдәм күрсәтергә өйрәндек. "Наркотикларга юк дибез" диспуты видеоролик караганнан соң оештырылды.
-
Лагерьның икенче көне 02.06.2014

Укучылар бүген дә тулы составта лагерьга килделәр. План буенча обедка кадәр Югары Шытсу авылына урнашкан терлекчелек комплексына экскурсиягә бардык. Табигатькә сокланып, җәяүләп Ю.Шытсу авылына юл тоттык. "Җәяү йөрү, тиз атлау йөрәккә сихәт бирә", - ди вожатый апалар. Берәү дә калышмады. Ә комплекстагы эшләр турында Давлетгараев Миннемулла абый безгә җенекләп сөйләде, сорауларыбызга җавап бирде.
Обедтан соң татар халык уеннары уйнадык, "Юл йөрү кагыйдәләре" турында викторина, өстәл уеннарына ярыш үткәрелде.
Шхмат буенча Жакасов А., шашкада Нургалиев Н., доминода Шакиров А. җиңү яулады.
-
Лагерьның беренче көне 01.06.2014

"Ал җилкән" лагере эшен башлады. Анда 30 бала йөри.Лагерьда эш 3 атнага бүленеп алып барыла: сәламәт яшәү рәвеше атналыгы, математика атналыгы,мәдәният сәнгать атналыгы.
Бүгенге чаралар Балаларны яклау көненә багышланды.Кече сабантуй, асфальтта рәсем ясау, күңелле стартлар, "Җәй" темасына иҗади эшләр (аппликция) эшләнде.
-
Экскурсиядә
28.05.2014
5 сыйныф укучылары дәресләрдән соң табигать кочагына экскурсиягә бардылар.
-
"Наркотикларсыз тормыш" айлыгы кысаларында ата-аналар җылышы 26.05.2014

-
Соңгы кыңгырау 24.05.2014

-
Очрашу 19.05.2014

-
Ата-аналар җыелышы 17.05.2014

17 май - Халыкара балалар ышаныч телефоны көне.
Россиядә 17 майда Халыкара балалар ышаныч телефоны көне билгеләп үтелә. Аның быелгы девизы - "Балага булышу - гаиләгә булышу" . Ышаныч телефонына 8 800 2000 122 номеры белән аноним һәм бушлай шалтыратып була.Шушы уңайдан ата-аналар җыелышы булды.
Ата-аналар җыелышының көн тәртибе:
1. “Балага булышу-гаиләгә булышу” (чыгыш)
2. Җәйге ялларны оештыру
3. Имтиханнарга әзерлек турында
4. Төрлеләр











