Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Мичанская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района РТ"
Визитная карточка
Адрес: | 422055, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Старый Мичан, ул. Школьная, д. 10 |
Телефон: | +7(843)-624-23-22 |
E-Mail: | mishansaba@yandex.ru Snmc.Sab@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Мичанская ООШ Сабинского муниципального района РТ" |
Руководитель: | Шайхлисламов Булат Фанитович |
Год основания учреждения: | 1974 |
У нас учатся: | 47 учащихся |
У нас учат: | 18 учителя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Мичанская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района РТ" - новости
Страницы: << 171 172 ( 173 ) 174 175 176 177 178 179 180 >>
- Парламент дәресе 30.09.2011
- Ярминкә 30.09.2011
-
"Ватан" конкурсының зона бәйгесе
29.09.2011
29нчы сентябрь көнне район күләмендә үткәрелгән "Ватан" конкурсында дүртенче сыйныф укучысы Һадиева Илнара (җитәкчесе Һадиева Гөлгенә Наиловна) Г.Тукайның "Сабыйга" шигырен сөйләп зона турына үтте.
-
Парлап узган гомер
26.09.2011
Озак еллар Мичән мәктәбендә эшләгән, мәктәп коллективын җитәкләгән, хөрмәткә ия Гатауллин Рим Абдуллович һәм аның тормыш иптәше Гатауллина Равилә Галиәхмәт кызының алтын туйлары.
-
"Ватан" конкурсы
23.09.2011
23 нче сентябрь көнне, район күләмендә уздырылган "Ватан" конкурсында "Наз" бию төркеме кызлары (җитәкчесе Хадиева Гөлгенә Наиловна) I урын алып кайттылар. VIII класс укучысы Гараева Айзилә кул эше буенча II урынга лаек дип табылды. Г.Тукайның "Сабыйга" шигырен сөйләп IV класс укучысы Хадиева Илнара зона турына үтте.
-
Туган көнегез белән - Ренат Исламович!
22.09.2011
Хөрмәтле Ренат Исламович!
Бу тормышның озын юлларыннан
Атладың да, һаман атладың;
"Кеше" дигән, "Укытучы" дигән
Исемеңне горур сакладың
-
Теплица төзелеше
20.09.2011
Укучыларга хезмәт әрбиясе бирүдә һәм мәктәпнең экономик хәлен яхшыртуда әйбәт башлангыч булыр дип, мәктәптә теплица төзелеше башланды. Тәҗрибә бакчасында да эшләр тәмамланып килә.
-
Көзге кросс
19.09.2011
17 сентябрь көнне Саба гимназиясе стадионында укучыларның чираттагы "Көзге кросс"ы узды. Мәктәп командасы 6нчы, 8нче сыйныф укучысы Фазылов Айтуган III урынны алып кайттылар. Молодцы, укучылар!
-
Мәктәптә кабак бәйрәме
16.09.2011
Бүген мәктәп күләмендә "Кабак бәйрәме" уздырылды. Укучылар да, укытучылар да барлык фантазияләрен эшкә җигеп, кабактан төрледән-төрле әйберләр ясаганнар иде. Кабакка багышлап такмаклар, шигырьләр, җырлар башкардылар. Хәтта Г.Тукайга ияреп, "Кәҗә белән Сарык", "Кисекбаш" әсәрләрен бәйрәм темасына үзгәртеп сәхнәләштерделәр. Бәйрәм бик күңелле үтте.
Бәйрәм мизгелләрен медиатекадан карарга була.
-
15нче сентябрь - Татарстан Варислар берлегенең туган көне
15.09.2011
Саба районы мәктәпләрендә оешкан барлык варислар берлеген бәйрәм белән котлыйбыз.