Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Мичанская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района РТ"
Визитная карточка
| Адрес: | 422055, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Старый Мичан, ул. Школьная, д. 10 |
| Телефон: | +7(843)-624-23-22 |
| E-Mail: | Michan.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Мичанская ООШ Сабинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Шайхлисламов Булат Фанитович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 40 учащихся |
| У нас учат: | 16 учителя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Мичанская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района РТ" - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 167 168 169 ( 170 ) >>
-
1 Сентября
03.09.2012
Поздравляем всех с праздником!
-
Укытучылар арасында волейбол ярышы 27.04.2012

25нче апрель көнне Шыңар урта мәктәбендә укытучылар арасында зона буенча волейбол ярышы булды. Безнең укытучыларыбыз - Ибрагимов Р.З., Хафизов Р.К., Мустафин Р.С, Ибрагимова М.Г., Багавиева М. С., Миннебаева И.М., Мифтахова Г.Р. катнашып 2 урын алдылар.
-
"Тукай көне" 26.04.2012

Бүген - татарның бөек шагыйре Г.Тукайның туган көне. Шул бәйрәм хөрмәтенә мәктәбебездә "Тукай көне" үткәрелде. 7нче сыйныф укучылары (җитәкчесе Зарипова Г.Н.) шагыйрьнең тормышына, иҗатына башышланган шигырьләр сөйләделәр. Кичә барышында Тукай шигырьләренә иҗат ителгән җырлар яңгырады.
-
"Аҗаган-2012" уенының район туры 26.04.2012

25нче апрель көнне Шәмәрдән мәктәбе базасында "Аҗаган" уенының район этабы булды. Безнең мәктәп укучылары яхшы гына нәтиҗәләргә ирештеләр...
-
"Кызыклы да, күңелле дә туган тел" 25.04.2012

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зарипова Г.Н. 7нче сыйныфта "Кызыклы да, күңелле дә туган тел" дигән бәйге үткәрде. Укучылар тел дәресләрендә алган белемнәрен, тикшерделәр, осталыкларын сынадыла. Бәйге бик күңелле һәм файдалы булды.
-
"Син Тукайны беләсеңме?" 24.04.2012

Атналыкның дүртенче көне. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Миннебаева И.М. 1нче сыйныф укучылары белән "Син Тукайны беләсеңме?" дип исемләнгән чара үткәрде. Чарада балалар шагыйрьнең балачагы, әсәрләре белән таныштылар. Үзләре белгән әсәрләрне башкардылар. Тукай иҗаты буенча эшләнгән мультфильмнар карадылар.
-
"Халкымның күңел бизәкләре" әдәби кичә 23.04.2012

Атналыкның 3нче көне. китапханә мөдире Гараева С.С. башлангыч сыйныф укучылары белән "Халкымның күңел бизәкләре" дип аталган әдәби кичә үткәрде. Балалар татар халкының төрле жанрларда иҗат ителгән әсәрләре белән таныштылар.
-
"Грамматик КВН" 23.04.2012

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Миннебаева И.М. 5-6 нчы сыйныф укучылары арасында "Грамматик КВН" үткәрде. Укучылар татар теле буенча алган белемнәрен тикшерделәр, җитезлекләрен сынадылар. Бәйге 6нчы сыйныф укучыларының җиңүе белән тәмамланды.
-
"Сәнгатьле сөйләм" конкурсы 21.04.2012

Атналыкның икенче көне. Иртәнге ленейкада "Сәнгатьле сөйләм" конкурсында катнашучы укучылар чыгышы булды. Алар Г.Тукай әсәрләрен һәм туган телгә багышланган шигырьләрен сөйләделәр.
-
"Минем укучым - минем горурлыгым" конкурсы 21.04.2012

20нче апрель көнне "Минем укучым-минем горурлыгым" район конкурсының йомгаклау туры узды. Безнең мәктәптән 3нче сыйныф укучысы Миннебаева Люзия (сыйныф җитәкчесе Файзрахманова Рузия Габделбаровна) актив катнашканы өчен мәгариф бүлегенең грамотасына лаек булды.











