Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Мичанская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района РТ"
Визитная карточка
| Адрес: | 422055, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Старый Мичан, ул. Школьная, д. 10 |
| Телефон: | +7(843)-624-23-22 |
| E-Mail: | Michan.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Мичанская ООШ Сабинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Шайхлисламов Булат Фанитович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 40 учащихся |
| У нас учат: | 16 учителя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Мичанская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района РТ" - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 147 ( 148 ) 149 150 >>
-
Гаилә көне
15.05.2014
15 май көнне мәктәптә гаилә көне уңаеннан чаралар үткәрелде. 3 нче сыйныф җитәкчесе Мифтахова Г.Р. Зариповлар гаиләсе белән таныштырды. 1 нче сыйныф укучылары өйдә авырып ятучы Байназарова Мәликәнең хәлен беләргә бардылар. 2 нче сыйныф та “Минем гаиләм” рәсем конкурсы оештырылды. 5- 6 нчы сыйныф укучылары әти- әниләр өчен “Бүләгебез булсын сезгә безнең йөрәк җырыбыз” әдәби- музыкаль кичә оештырдылар.
-
Бердәм экологик дәрес
12.05.2014
12 майда Бердәм экологик дәрес үткәрелде. Әлеге чарада барлык укучылар, укытучылар актив катнашты: кыр – ышыклау полосалары чүптән, иске, корган ботаклардан чистартылды. Тирә- ягыбыз матурланып калды.
-
Җиңү көне
08.05.2014
Бүген 8 май көнне Җиңүнең 69 еллыгын бәйрәм итү тантанасы булды. Бәйрәмгә сугыш ветераннары килә алмады. Алар исеменнән Сафиуллин Ислам Исламовичның улы Исламов Ринат Исламович чыгыш ясады, әтисенең истәлекләре белән уртаклашты.
-
Чишмәләрне чистарту 07.05.2014

Бүген варислар оешмасы членнары Ахмадиева А.Р. җитәкчелегендә Иске Мичән авылында "Таң" чишмасен чистарттылар. Чишмә яны матурланып, яктырып калды.
-
Кырымга ярдәм акциясе 02.05.2014

-
Атналык эш 26.04.2014

Яз башлану белән мәктәптә имтиханнарның якынлашуын ныграк тоябыз. Атна дәвамында барлык фәннәрдән дә консультацияләр дәвам итте. Ата – аналар җыелышлары үткәрелде. Укучыларга һәм ата – аналарга имтихан бирү тшртибе, имтихан билгеләре, аппеляциягә бирү турында аңлатылды.
Бу атнада конкурслар, иҗади бәйгеләрдә катнаштык. “Шәфкатьлелек атнасы” акциясе , Урман көне, Карга боткасы үткәрелде. Тимурчылык эше дә дәвам итте. Мәктәп бакчасында, мәктәп территориясендә атна дәвамында эш гөрләп барды.
-
Шигърият көне 26.04.2014

26 апрель көнне бөек Тукаебызның туган көне уңаеннан Туган тел көне билгеләп үтелә. Бу көнне мәктәптә Тукай иҗатына багышланган конкурслар, күргәзмәләр оештырылды. Тукаебызның иҗатына сокланып, матур – матур шигырьләрен тыңладык.
-
Бәйрәм алдыннан 26.04.2014

-
Котлыйбыз! 24.04.2014

“Сәләтле балачак – өметле киләчәк” иҗат фестивале дәвам итә. Мәктәбебезнең хореография өстәмә белем дәресләренә йөрүче укучыларыбыз да анда катнашып уңышлы чыгыш ясады. Башлангыч сыйныф укучылары төркеме (җитәкчесе Хадиева Г.Н.) I урынны алды. “Балачак” бию төркеменә иҗади уңышлар телибез!
-
Иммунитетны саклау дәресләре 22.04.2014












