Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Мичанская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района РТ"
Визитная карточка
| Адрес: | 422055, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Старый Мичан, ул. Школьная, д. 10 |
| Телефон: | +7(843)-624-23-22 |
| E-Mail: | Michan.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Мичанская ООШ Сабинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Шайхлисламов Булат Фанитович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 40 учащихся |
| У нас учат: | 16 учителя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Мичанская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района РТ" - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 ( 146 ) 147 148 149 150 >>
- лагерьның 19 нчы көне 22.06.2014
-
лагерьның 18 нче көне
21.06.2014
Лагерь тормышын бүгенге көн оештырылган очрашулар баетты. Бөек Ватан сугышы башланган көннәрдә без тыл ветераннары Хайруллина Җәмилә һәм Исламова Тәслимә апаларның өйләренә барып, хәлләрен белдек. Аларның сугыш елларында калган истәлекләрен тыңладык, концерт куйдык, бүләкләр тапшырдык.Мәктәп каршындагы обелиск янында тантаналы линейка үткәрелде. Лагерь начальнигы Ситдикова Р.Р.Бөек Ватан сугышы турында, Белорусиянең Хатынь авылында күргәннәре турында сөйләде. Бер минут тынлык белән Мичән җирлегеннән сугышка китеп һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдык.
-
Лагерьның 17 нче көне 20.06.2014

Бүгенге көнне балалар түземсезлек белән көтеп алды. Лесхоздагы урман музеенда булганнан соң, "Нарат" боз сараенда рәхәтләнеп шудылар, ял иттеләр.
-
Лагерьның 16 нчы көне 19.06.2014

Лагерь тормышына укучылар өчен көтеп алган көн бар: бассейнга бару. Сәяхәт Саба гимназиясендә "Робототехника" түгәрәгеннән башланды. Түгәрәк һәр балага файдалы һәм кызыклы булды. Ә бассейнда йөзү -һәркемгә рәхәт!
-
Лагерьның 15 нче көне
18.06.2014
Лагерьда "Экология аталыгы" бара. Туган якның табигате, аның тарихы, экономик һәм экологик торышы өйрәнелә. Бүгенге тәрбия дәресен тарих укытучысы Мингазова Н.Р. "Бабам эзләре" темасына үткәрде. Мичән җирлегендә туып - үскән кешеләрнең эшләре, матур тормышлары, авыр еллардагы бердәмлеге турында тыңлау кызыклы булды. Чараның дәвамы Мишә елгасы буенда үтте. Балалар елганың схемасын төзеделәр, тәҗрибә ясадылар. Көн буена алган тәэсирләре белән “Минем туган авылым” темасына иншада чагылдырдылар.
-
Лагерьның 14 нче көне
17.06.2014
Лагерь тормышын кызыклы һәм файдалы итеп үткәрү өчен ниләр генә уйлап тапмыйбыз. Бүгенге көн иң күңелле көн булгандыр, чөнки ике отряд арасында "Аҗаган" уены оештырылды. Уенны мавыктыргыч итеп оештыруда вожатыйлар һәм физруклар тырышты. Марш җырлап үтү, ориентлашу, флаг эзлзү, ярдәм итү, ераклыкка ату, граната ыргыту һ.б. уеннар нәтиҗәле үтте.
-
Лагерьның 13 нче көне
16.06.2014
Бүгенге көн лагерь күңелле уеннары, ярышлары белән истә калачак. Башлангыч сыйныф укытучысы Мифтахова Гөлсирин Расимовна "Татарстаныбыз даны" темасына чара үткәрде. Туган якның горурланырлык шәхесләре, уңышлары, яңарышлары турында сөйләде. Чара ахырында видеоролик карадылар.
-
Лагерьның 11 нче көне 13.06.2014

Лагерь тормышы "Математика һәм техник иҗат" темасы белән дәвам итә. Бүген информатика укытучысы Сабирзянова Ф.М. балаларны компьютер серләренә төшендерде. Саф һавада уйнап, табигатьтә экскурсиядә тәмле - тәмле каен җиләкләре белән сыйланып тәнгә- җанга көч тупладылар. Көн дәвамында футбол ярышы оештырылды.
-
Әтиләр көненә - футбол ярышы 13.06.2014

15 июнь - Әтиләр көне уңаеннан әтиләр һәм балалар кич белән футбол уйнадылар.Уен бик кызыклы һәм мавыктыргыч булды.
-
лагерьның 10 нчы көне
12.06.2014
Бәйрәм тантанасы 12 Июнь көнне иртәнге линейкада башланды. Укучылар дәүләт символлары турында белемнәрен күрсәттеләр. Туган ил,дуслык турында шигырьләр сөйләделәр.
Бүген иҗади бәйге үткәрелде. һәр укучы еатраль сәләтен ачты.











