Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Новомичанский детский сад «Каенкай» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422055, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Новый Мичан, ул. Ленина, д.28 |
| Телефон: | +7(843)-624-24-33 |
| E-Mail: | Novmichan.Saba.ds@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ - «Новомичанский детский сад «Каенкай» |
| Руководитель: | Шарипова Айгуль Ралифовна |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 9 воспитанников |
| У нас учат: | 1 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Новомичанский детский сад «Каенкай» Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 38 ( 39 ) 40 >>
-
Үзебез үстергәне, үзебезнеке шул. 01.07.2015

Балалар бакчасының тәҗрибә участогында кишер, чөгендер, суган, кыяр, помидор, бәрәңге үстерәбез. Үзебез үстергән продукцияне балаларга ашату өчен кулланабыз.
-
Бакчабыз чәчәк ата! 17.06.2015

Сколько вас, пышных, желтых, веселых
Распустилось у всех на виду
Под широкими окнами детского садаВ нашем залитом солнцем саду.Мы давно вас считали друзьямиДети наших садов и полейМы ухаживать будем за вамиЧтоб на клумбах цвели вы быстрей. -
"Хезмәт төбе - хәзинә!" 09.06.2015

Булганнан бар да була шул.
-
Сабантуйлар гөрли авылларда! 03.06.2015

Атлар иярләденме,
Тайлар йөгәнләденме?
Сабантуе җитә диеп
Яулык әзерләденме?
3 нче июнь көнне авылыбызның милли бәйрәме - Сабантуена яулык җыю оештырылды. Тирә-юньгә җыр-моң таралды.Чигелгән сөлгеләр белән бизәлгән ат арбасына утырып без балалар урам әйләндек. Авылдашларыбызны Сабантуена чакырдык.
Бүген бездә Сабантуй -
Эшләреннең барын куй!
Тизрәк йөгер мәйданга,
Бәйрәм башлана анда.
-
1 июнь - Балаларны яклау көне!
01.06.2015
Балаларны яклау көне уңаеннан район күләм балалар бакчалары арасында әкиятләрне сәхнәләштреү буенча бәйрәм үткәрелде. Безнең балалар бакчасы А.Алиш иҗатына нигезләнгән "Куян кызы" әкиятен сәхнәләштерделәр.Балалар рольләрне образга кереп, бик яхшы итеп, яратып башкардылар. Катнашкан һәр балага истәлекле бүләкләр бирелде.Балалар бакчасы коллективы мактау грамотасы белән бүләкләнде.
-
Бәйрәмегез котлы булсын, балалар!
30.05.2015
30 нчы май көнне бакчабызда "Хуш бакчабыз!" дип аталган бәйрәм оештырылды.. Бәйрәмгә әти-әниләр, әби-бабайлар чакырылган иде. Бу көнне дусларыбыз Газиз белән Азалияне мәктәпкә озаттык. Аларга хәерле юллар, һәрвакыт тырыш һәм сәламәт булуларын телибез. Әти-әниләр исеменән Азалиянең әтисе балалар бакчасы коллективына рәхмәт хисләрен белдерде, ә балалар шигъри тәлгәшләрен бүләк иттеләр.
Тәрбияче апалар!
Безнең әниләр күк сез,
Рәхмәтебез сезгә чиксез
Сезне онытмабыз без.
-
А.Алиш иҗаты.
17.05.2015
Балалар язучы А.Алиш иҗаты белән таныштылар. Бакчабызда язучының әкиятләрен яратып укыдык,әкиятләренә иллюстрацияләр ясадык. "Мин кайсы әкияттән?" - дип исемләнгән викторина - ярыш оештырдык. "Чукмар белән Тукмар", "Куян кызы" әкиятләрен сәхнәләштерү дә бик күңелле булды. Барлык балалар да бик теләп, актив катнаштылар.
-
"Талантлар утравы - 2015 " Гала-концерт
15.05.2015
Саба районы мәдәният йортында район күләм "Талантлар утравы -2015 " гаиләләр ансамбле фестиваленең Гала концерты булып узды. Безнең бакчадан Зарипов Газиз үзенең әнисе һәм абыйсы белән бергәләп "Чәй эчәбез бергәләп" җырын башкарды. Газизгә алга таба да уңышлар, сәламәтлек телибез. Афәрин, дустыбыз Газиз!
-
Хөрмәтле сугыш ветераны - Зариф абый Зәйнетдинов белән очрашу! 07.05.2015

Хәтердән уела күп нәрсә,
Онытыла иң гүзәл яз, кышлар.
Онытылмый үзенең иңендә
Ил данын күтәргән язмышлар.
Вакытлар үтүгә сүрелеп
Сүнәләр иң якты балкышлар.
Сүнмиләр, яктылык сибәләр
Көрәштә кабынган язмышлар!
-
Без бәхетле буын яшьләре! 07.05.2015

Булыр икән кешеләрнең
Анадан туган көне.
Җиңү көне — бу дөньяның
Яңадан туган көне.






