Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Новомичанский детский сад «Каенкай» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422055, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Новый Мичан, ул. Ленина, д.28 |
| Телефон: | +7(843)-624-24-33 |
| E-Mail: | Novmichan.Saba.ds@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ - «Новомичанский детский сад «Каенкай» |
| Руководитель: | Шарипова Айгуль Ралифовна |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 9 воспитанников |
| У нас учат: | 1 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Новомичанский детский сад «Каенкай» Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 ( 38 ) 39 40 >>
-
Район үзәгендә "Кабак бәйрәме" гөрли! 24.09.2015

Яңа Мичән "Каенкай" балалар бакчасы Мичән авыл җирлеге белән берлектә районда узган "Кабак бәйрәме"ндә катнашты. Бәйрәмдә кабактан ясаган төрле композициялар, кабактан төрле ризыклар ( кабак бәлеше, кабак бөккәне, кабак пирогы, кабак коймагы, кышка төрле салатлар) , кайнар чәй өстәлебезне бизәп торды. Мичән авыл җирлеге" Иң тәмле кабак бәлеше" номинациямендә 1 нче урынга лаек дип табылды.
-
Балалар бакчасында "Кабак бәйрәме"! 23.09.2015

Районда узачак "Кабак бәйрәме"нә әзерлек йөзеннән балалар бакчасында "Кабак бәйрәме" үткәрелде. Балалар әти-әниләр белән берлектә кабактан төрле композициялар ясап алып килделәр. Кабак турында шигырьләр, җырлар өйрәнделәр. Бәйрәм бик күңелле үтте!
-
Үзебез үстергәннең җимешләрен җыябыз! 21.09.2015

Бакчабыз искиткеч матур. Чәчәкләребезнең орлыклары өлгерде. Без бакчада тәрбияче апаларыбыз белән бәрхетчә, тырнак гөл, кытай розасы чәчәкләренең орлыклырын җыйдык.
-
Табигатебез чиксез бай. 16.09.2015

Балаларга ромашка чәчәгенең өлешләре, дару үләне буларак кулланылышы турында сөйләштек.Табигать биргән хэзинәләребезне, байлыкларыбызны сакларга кирэклеге аңлатылды.
-
Көзге табигатькә экскурсия. 09.09.2015

Җир шарында тиңдәш юк аңар!
-
Белем бәйрәме! 01.09.2015

Бәйрәмсез бик күңелсез бит,
Бәйрәмнәр кирәк безгә,
Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә ,
Кирәк һәммәбезгә дә.
Бүген бәйрәм! Белем бәйрәме-беренче кыңгырау бәйрәме. Мәктәп еллары-кеше гомеренең кабатланмас матур бер мизгеле. Шуңа күрә баланың тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керүе, балалар бакчасына аяк басуы - зур бәйрәм.
-
Мишә буена сәяхәт. 12.07.2015

Балалар балән Мишә елгасы буена тошеп, аның матурлыгына сокландык,казларның су коенганнарын күзәттек. Балыкчылар көне уңаеннан үзебез белән кармаклар да алган идек.
-
Кечкенә рәссамнар. 11.07.2015

Рәссамнар көне уңаеннан балалар үзләрен кечкенә рәссанар итеп хис иттеләр. Нәни кулларына карандаш, кисточкалар алып үзләренә ошаган рәсемнәрен ак кәгазь битенә тошерделәр. Соңрак Татарстан рәссамнары ясаган картиналарны чагылдырып ясалган призентация карадылар.
-
Бөтендөнья гаилә, ярату, тугрылык көне. 08.07.2015

8 нче июль - Бөтендөнья гаилә, ярату, тугрылык көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм 2008 нче елдан башлап билгеләнә башлаган. Шушы форсаттан файдаланып балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар белән гаиләләре турында эңгәмә оештырылды. Алар үзләренең әти-әниләре, туганнары турында сөйләделәр.
-
Бүген бездә туган көн! 04.07.2015

Кечкенә дустыбыз Илзәр үзенең 4 яшен тутырды. Аны туган көне белән котлыйбыз!






