Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Новомичанский детский сад «Каенкай» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
Адрес: | 422055, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Новый Мичан, ул. Ленина, д.28 |
Телефон: | +7(843)-624-24-33 |
E-Mail: | DSadKa.Sad@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ - «Новомичанский детский сад «Каенкай» |
Руководитель: | Садикова Гюзель Cахиулловна |
Год основания учреждения: | 1984 |
У нас учатся: | 13 воспитанников |
У нас учат: | 1 педагог |
-
"Гаилә ул - җылы учак"
27.01.2024
2024 елның 27 гыйнварында бакчабызда Яна Мичән авыл мәдәният йорты, авыл китапханәсе катнашында "Гаилә ул- жылы учак "дип исемләнгән Гаилә бәйрәме үткәрелде. «Гаилә һәм китап" исеме астында китап күргәзмәсе куелды, анда гаилә укуы өчен нәфис әдәбият, бергәләп ял итү өчен китаплар тәкъдим ителде. Китапханәче балалар хэм әти- әниләрне тәкъдим ителгән әдәбият белән таныштырды. Ата-аналар викторинада кызыксынып катнаштылар.Хәрәкәтле уеннар, күңелле конкурслар балаларны һәм ата-аналарны берләштерде.
-
"Яңа ел" бәйрәме
26.12.2023
Бакчабызда Яңа ел бәйрәме үтте.
Бәйрәмчә бизәлгән зал балаларны күңелле Яңа ел музыкасы һәм якты утлар
белән каршы алды. Безнең балалар шундый матур, шундый гаҗәеп,
шатлыклы, көлкеле әкият геройларына әверелделәр. Балалар белән “Кыш
Бабайны көткәндә “дигән матур әкият сәхнәләштерелде. Кунакка килгән
Убырлы белән Аҗдаха чыгышын балалар гына гына түгел, ата-аналар да
кызыксынып күзәттеләр. Алар балаларга кызыклы уеннар да
уйнаттылар.Бәйрәмнең төп кунаклары Кыш бабай һәм Кар кызы белән күңел
ачтылар. Шигырьләр сөйләделәр, әкият геройлары белән бергә җырладылар,
биеделәр, күңелле уеннарда катнаштылар. Һәр балага Яңа ел бүләге
өләшенде. Яңа ел бәйрәме балаларга бик ошады, шатлык, күңел
күтәренкелеге һәм уңай кәеф алып килде
-
"Әнием - күз нурым" бәйрәм иртәсе.
22.11.2023
Бакчабызда “Әнием – күз нурым” дип исемләнгән бәйрәм иртәсе узды. Матур залда балалар үзләренең әниләрен шигырьләр,биюләр , җырлар белән сөендерделәр. Әниләр һәм балалар катнашында кызыклы бәйгеләр үткәрелде. Бәйрәмгә һәрбер әни музыкаль бүләк әзерләп алып килде. Әниләрнең чыгышлары бәйрәмне тагын да ямьләндереп җибәрде. Бәйрәм ахырында балалар әниләренә үз куллары белән ясалган бүләкләрен тапшырдылар. Бәйрәмнән балалар да, әниләр дә бик канәгать калдылар. Алда тагын очрашулар, күңелле мизгелләр күп булсын иде дигән теләктә калабыз.