Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Лесхозский детский сад «Ляйсан» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
Адрес: | 422062, Республика Татарстан, Сабинский район, п. Лесхоз, ул.Минниханова, 1 |
Телефон: | +7(843)-624-42-34 |
E-Mail: | lesxoz.dsad@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ - «Лесхозский детский сад «Ляйсан» |
Руководитель: | Габдрахманова Гузель Файсаловна |
Год основания учреждения: | 1988 |
У нас учатся: | 60 |
У нас учат: | 7 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Лесхозский детский сад «Ляйсан» Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 ( 36 ) 37 38 39 40 >>
-
Чыгарылыш кичәсе-2018. 02.06.2018
Бүген-2 июнь көнне бакчабызның иң акыллы, иң тәртипле балалары бакча белән хушлашты. Балалар корабльгә утырып "Белем иленә" сәяхәт иттеләр. Төрле - төрле утрауларга туктадылар, һәр утрауда балалар биремнәр чиштеләр. Барлык биремнәрнедә үтәп, үзләренең мәктәпкә әзер икәнлекләрен күрсәттеләр. Балаларны зур бәйрәмнәре белән котлыйбыз.алдагы уку көннәрендә бары тик сәламәтлек, әти-әниләренең куанычлары булып тырышып укуларын теләп калабыз.
-
Конкурста катнаштык 01.06.2018
1 июнь - балаларны яклау көне уңаеннан оештырылган "Битва хоров" җыр конкурсында балалар "Шома бас" җырын җырлап, чыгыш ясадылар һәм "Самый артистичный хор" номинациясенә лауреат булдылар.
-
Бакчабызда эвакуация чарасы. 25.05.2018
Бүген бакчабызда бик җитди чара булып узды. Бистәбездә урнашкан Янгын сүндерү станциясе хезмәткәрләре балалар белән пожар кыркынычсызлыгы буенча эвакуация чарасы үткәрделәр. Балалар бу чарада югалып калмыйча тиз генә бинаны ташлап чыктылар. Үз иминлегеңне сакларга өйрәнү бик кирәк әйбер, шуңа күрә мондый чара балалар өчен бик мөһим чараларның берсе.
-
Юкә агачы белән танышу. 24.05.2018
Күзәтүләр вакытында балалар бүген үз участокларнда үсеп килүче юкә агачын карадылар. Аның яфраклары йомшак, яшь икәненә төшенделәр. Юкә агачы кешеләгә бик күп файда бирүе турында да сөйләштеләр. Аның чәчәкләре нектарга бай булуын, бал кортлары аннан бик файдалы бал җыюын, аның кайрысыннан мунчала ясап булуын, ә кәүсәсен төзелеш өчен кулланып булуы турында аларга тәрбияче апалары бик кызыксындырып сөйләп бирде. Күзәтүнең ахырында агачларны сындырырга ярамаганлыгын аңлатып үтте. Мондый күзәтүләр балалар өчен бик мавыктыргыч һәм файдалы.Ә соңыннан балалар аның янында истәлеккә фоторәсемгә төштеләр.
-
Комның үзлекләре 23.05.2018
Без бүген кечкенәләр торкеме белән комның үзлекләре белән таныштык. Коры, дымлы, юеш, сибелүчән, сибелә, әвәләү сүзләре хисабына балаларның сүз байлыгын киңәйттек, игътибарны, сенсор тою сәләтен үстердек.Алсу курчакнын туган коненә калачлар "пешердек".
-
Эй уйныйбыз, уйныйбыз... 23.05.2018
Менә сагынып көткән җылы көннәр килеп җиттеләр. Бу форсаттан файдаланмый мөмкин түгел. Балалар бергә рәхәтләнеп атынчыкта атыналар, таудан шуып уйныйлар, кайберәүләр комнан төзеп мәш килә. Эх, ничек күңелле шул чакта!
-
Түгәрәк эшчәнлегенә йомгаклау чарасы 19.05.2018
Бүген район балалар бакчаларының "Нарат" боз сараенда "Фигуралы шуу" түгәрәге эшчәнлегенең йомгаклау чарасы булып үтте. Анда 10 балалар бакчасыннан 12 команда үзара ярышты. Балалар бу чарага бик теләп һәм зур тырышлык биреп катнаштылар. Безнең команда да бу ярышта сынатмады.Җанатарлар чын күңелдән аларга көч биреп тордылар.Балалар үз командаларына "Дуслык" дип исем уйладылар, аннан девиз сайладылар киемнәр дә бик килешеп тора иде. Бәйрәм ахырында барлык балалар да бүләкләнде. Шуның белән бу уку елына йомгак ясалды.
-
Повторение занятий русского языка 18.05.2018
В средней группе дети повторили и вспомнили все пройденные темы:отличили фрукты от овощей,назвали вещи,поиграли и нашли посмотрев на интерактивную доску в дидактической игре что лишнее.
-
Табигать кочагында күзәтүләр 16.05.2018
Буген зурлар төркеме балалары үзләренең участок кунагы җир бакасын күзәттеләр. Алар аның ничек сикереп йөрүен, ниләр белән туклануын, нигә тәне салкын булуын һәм кайда яшәве белән кызыксындылар. Тәрбияче апалары бу сорауларга ачыклык керткәннән соң, балаларны баканы рәнҗетергә ярамаганлыгына төшендерде. Мондый күзәтү балалар өчен бик мавыктыргыч һәм истә калырлык бер чара булды.
-
Тырыш кырмыскаларны күзәтү. 15.05.2018
Балалар саф һавада булганда табигать күренешләре, бөҗәкләр тормышы, кошлар сайравы белән һәрдаим кызыксыналар. Менә бүген алар тырыш кырмыскаларны күзәттеләр. Үзләре нәни генә булсалар да үзләреннән күпкә зур ботакларны ничек өстерәп баруларына сокланып карадылар. Ә кырмыскалар үзләренә зур һәм матур итеп өй төзи иделәр. Балалар аларның күпләп тату яшәүләренә дә игътибар иттеләр.Күзәтү барышында үзләре дә кырмыскалар кебек тырыш һәм ярдәмчел булырга кирәклегенә төшенделәр.