Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Лесхозский детский сад «Ляйсан» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422062, Республика Татарстан, Сабинский район, п. Лесхоз, ул.Минниханова, 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-42-34 |
| E-Mail: | Leshoz.Saba.ds@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ - «Лесхозский детский сад «Ляйсан» |
| Руководитель: | Габдрахманова Гузель Файсаловна |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 46 |
| У нас учат: | 3 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Лесхозский детский сад «Ляйсан» Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 31 32 33 34 ( 35 ) 36 37 38 39 40 >>
-
Сәламәтлек - зур байлык 25.01.2019

Балалар белән сәламәтлекне ныгыту максатыннан саф һавада чаңгы шудык.
-
"Әбиемнең серле сандыгы" зурлар төркемендә сөйләм үстерү шөгыле. 15.01.2019

Бүген зурлар төркеме балалары сөйләм үстерү шөгылендә милли киемнәр турында сөйләштеләр, татар малае һәм кызы курчакларын карадылар. "Тасвирлап сөйлә" уенында курчакларның киемнәрен тасвирлап сөйләп бирделәр,балалар өчен иң кызыгы "Түбәтәй" уены булды.
-
Зурлар төркемендә Яңа ел иртәсе 29.12.2018

Буген зурлар төркеме балалары "Хуш киләсен, Яңа ел!" дип исемләнгән бәйрәм иртәсе уздырдылар. Бәйрәмдә һәр бала төрле маскаларда чыгыш ясады. Кыш бабай һәм Кар кызына шигырьләр сөйләде, бәйрәм кунаклары җәнлекләр белән бергәләп төрле уеннар уйнадылар, рәхәтләнеп куңел ачтылар.Бәйрәм ахырында Кыш бабай һәр балага бүләк өләште.
-
Кыш бабайлар парады 22.12.2018

Бүген бакчабыз хезмәткәрләре бистәбездә "Чыршы 2019" ачылу буенча үткәрелгән Кыш бабайлар парадында катнаштылар. Бәйрәм бик күңелле үтте.
-
Кыш бабайга теләкләр... 20.12.2018

Бүген зурлар төркеме балалары Кыш бабайга үзләренең теләкләрен юллап хат яздылар.Балаларның эчкерсез үтенечләрен сагынып көткән Кыш бабабыз үтәр дигән өметтә калабыз!
-
Бакчабызда район тәрбиячеләре семинары 19.12.2018

Бүген бакчабызда район тәрбиячеләренең чираттагы семинары булып узды. Семинар программасы буенча иң беренче бакча мөдире Габдрахманова Г.Ф. чыгыш ясады. Аннан уртанчылар төркемендә Галимуллина В.Э. шөгыль күрсәтте. Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары "Түгәрәк" әкиятен сәхнәләштерделәр. Яңа ел уенчыклары ясау буенча мастер-класс булды. Семинар Лесхоз бистәсендәге оранжереягә экскурсия белән тәмамланды.
-
Бакчадагы матурлык 17.12.2018

Әти-әниләр ярдәме белән бакчабыз ишегалдына матур сыннар ясап куелды. Кар сыннары ясауда булышкан барлык әти-әниләргә зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Төзү шөгыле. 10.12.2018

Бүген балалар төзү шөгылендә чыршы уенчыгы ясарга өйрәнделәр. Башта алар якынлашып килүче бәйрәм турында әңгәмә кордылар. Аннан чыршы бизәү өчен нинди уенчыклар кулланып булуы турында әйтеп бирделәр. Уенчыкларны үз кулларың белән дә ясап булуына төшенделәр. Ясаган уенчык менә шундый килеп чыкты.
-
"Ак ефәктән кыш килде" рәсем күргәзмәсе 07.12.2018

Бүген зурлар төркеме балалары "Ак ефәктән кыш килде" дип аталган рәсем күргәзмәсе ясадылар. Бу атна темасы буенча йомгаклау чарасы буларак билгеләнгән иде. Һәр бала кышкы матурлыкны әнә шулай тасвирлап күрсәтте.
-
Сабыйларга янгын куркынычсызлыгы турында 07.12.2018

“Янгын сүндерү станциясе” хезмәткәрләре белән очрашулар балалар күңеленә бигрәк тә нык тәэсир итә.
7 декабрь көнне бакчабызга Лесхоз бистәсендәге Дәүләт казна учреждениесе “Янгын сүндерү бүлеге” хезмәткәрләре Миннеһадиев Рүзәл,Вәлиев Алмаз һәм Шакиров Марсельләр балалар белән очрашуга килделәр. Алар бәйрәм вакытында, электр приборлары, бенгаль утлары белән сак булырга кирәклеге турында сөйләделәр. Янгын чыга калса 01 яки 112 номерына шалтыратырга куштылар. Балалар бакчабыздагы пожар куркынычсызлыгы почмагының һәр эш коралы ни өчен кулланылуы турында да белделәр. Алар үзләре белән махсус киемнәрен дә алып килгән иделәр. Нәниләребезгә аларны бу киемнән күрү, мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче Миннеһадиев Илзатның ул киемнәрне киеп каравы очрашуның иң истә кала торган өлеше булгандыр, мөгаен.
Очрашу ахырында кунаклар балаларны якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котладылар, кичәләрнең, озын ялларның хәвеф-хәтәрсез үтүен теләделәр.











