Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Корсабашская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья"
Визитная карточка
Адрес: | 422051 Республика Татарстан, Сабинский район, село Корсабаш, улица Школьная, дом 26 |
Телефон: | +7(843)-624-97-38 |
E-Mail: | korsabashsaba@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | ГБОУ "Корсабашская школа-интернат " |
Руководитель: | Шарипов Айдар Нагимович |
Год основания учреждения: | 1987 |
У нас учатся: | 54 учеников |
У нас учат: | 21 учитель (дефектолог) |
Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Корсабашская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья" - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 ( 78 ) 79 80 >>
-
Физика укытучыларының район семинары 12.04.2014
11 апрель көнне физика укытучылары өчен “Хәзерге заман шартларында укучыларга астрономик белем һәм күнекмәләр бирү үзенчәлекләре” дигән темага семинар үтте. Семинар кысаларында Курсабаш урта гомумбелем бирү мәктәбенең физика укытучысы Юсупов З.З. укучылар белән Ю.А.Гагаринның тууына 80 ел тулуга һәм В.В.Терешкованың космоска очуына 50 ел тулуга багышланган фәнни-гамәли конференция үткәрде, астрономиядән мәсьәләләр чишү буенча мастер-класс күрсәтте, укучыларга астрономик белем һәм күнекмәләр бирү үзенчәлекләре турында үзенең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Шулай ук семинар барышында Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбенең физика укытучысы, район методик берләшмәсе җитәкчесе Рахимов Р.М. физикадан БДИ мәсьәләләрен чишү буенча мастер-класс күрсәтте. Саба гимназиясенең физика укытучысы Гарифуллин Р.М. “КАИ-Лазер” һәм “Дом занимательной науки и техники”да укучылары белән экскурсия вакытында алган тәэсирлэре белән уртаклашты.
-
Сәламәт тәндә сәламәт акыл 08.04.2014
7 апрель – Сәламәтлек көне уңаеннан физик тәрбия фәннәре укытучысы Шәймурзин Илнур Корбанович өлкән сыйныф укучылары арасында волейбол ярышы үткәрде. Ярыш бик киеренке барды . Нәтиҗәләр буенча 1 урынны -10 класс, 2 урынны - 11 класс, 3 урынны -9 класс укучылары алды.
-
Сәламәтлек көне 07.04.2014
7 апрель –Сәламәтлек көне . Бу көнне педагог-оештыручы Магсумова А.М. эзтабарлар белән “Сәламәтлек –иң зур байлык” исемендәге җыен үткәрде. Җыенда укучылар җиләк-җимеш, яшелчәләрнең сәламәтлеккә файдалары турында сөйләштеләр, шәхси - гигиена кагыйдәләрен кабатладылар. Хәрәкәтле уеннар уйнадылар.
-
Ачык ишекләр көне 04.04.2014
Бүген Курсабаш урта мәктәбендә "Ачык ишекләр көне" үткәрелде. Башлангыч сыйныфларда дәрестән тыш эшчәнлек буенча ачык дәресләр үткәрелде. Әти-әниләр һәм дәресләргә кереп утырган укытучылар, укучылар бик канәгать калдылар.
-
Сбор 01.04.2014
Беренче апрель көнендә 7 сыйныф укучылары белән “ Толерант кеше булу җиңелме?” исемендә сбор уздырылды. Укучылар сборда ике төркемгә бүленеп сорауга җавап эзләделәр. Һәм соңыннан шундый нәтиҗәгә килделәр:
Ә бит дөнья шундый матур үзе,
-
"Нарат" боз сараена сәяхәт 30.03.2014
Бүген 3,4, 5,6 сыйныф укучылары белән "Нарат" боз сараена бардык һәм ял итеп кайттык. Балаларга бик ошады, каникулның соңгы көнен күңелле һәм файдалы итеп үткәрделәр.
-
"Халкыбызнын җырчы сандугачы" 29.03.2014
28 март конне Татарстаннын халык артисткасы, Россиянен атказанган сэнгать эшлеклесе Cара Садыйкованын тормыш юлы хэм ижатына багышланган "Халкыбызнын җырчы сандугачы" дип аталган музыкаль кичэ уздырылды. Укучылар композиторнын ижаты, тормыш юлы белән таныштылар, жырлар тынладылар хэм Сара Садыйкова язган жырларны ойрэнделэр.
-
Хореография түгәрәгендә 27.03.2014
-
коллективный договор 26.03.2014
20 мартта Курсабаш профсоюз членнары коллективный договор кабул иттеләр.
-
"Лидерлык нигезләре" түгәрәгендә
25.03.2014
24 нче март көнне без “Лидерлык нигезләре” түгәрәгенә йөрүче укучылар белән ялгыз әбиләргә булышырга бардык. Күп еллар мәктәптә эшләп чыккан Сәвия апа безне бик ягымлы каршы алды. Әбиебез укучыларга үзенең нинди авыр юллар үткәнен сөйләде. Соңыннан укучылар белән бергәләп карлар тараттык.
Сәвия әбидән чыкканнан чишмә юлын чистартырга бардык.. Кешеләргә уңайлы булсын өчен баскычлар ясадык. Көнебез бик файдалы һәм күңелле үтте. Җитәкчеләребез Магсумова А.М. белән Шамсутдинова Р.А. эшләребезне тәмамлагач, нәтиҗәләр ясадылар. Без алга таба да бу эшләребезне дәвам итәрбез,дип таралыштык.