Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Корсабашская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья"
Визитная карточка
Адрес: | 422051 Республика Татарстан, Сабинский район, село Корсабаш, улица Школьная, дом 26 |
Телефон: | +7(843)-624-97-38 |
E-Mail: | korsabashsaba@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | ГБОУ "Корсабашская школа-интернат " |
Руководитель: | Шарипов Айдар Нагимович |
Год основания учреждения: | 1987 |
У нас учатся: | 54 учеников |
У нас учат: | 21 учитель (дефектолог) |
Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Корсабашская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья" - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 68 69 ( 70 ) >>
-
ГТО нормативлары тапшыру 27.01.2015
Бу атнада башлангыч сыйныф укучылары физкультурадан кышкы ГТО нормативлары тапшырдылар. Анда турникта тартылу, идәннән этелү, аяклар туры хәлдә бармаклар яки уч төбе белән идәнгә орыну кебек төрләр бар иде. Укучылар бу төрләрне уңышлы гына үтәделәр.
-
Котлыйбыз! 19.01.2015
14-17 гыйнвар көннәрендә астрономия буенча бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы һәм республика олимпиадасы үтте.
Безнең мәктәбебезнең 9 сыйныф укучысы Йосыпова Ризәлә Зөфәр кызы астрономия буенча бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында призлы урын яулады, республика олимпиадасының җиңүчесе исеменә лаек булды. Ризәләне һәм аның укытучысы Йосыпов Зөфәр Закир улын зур җиңүләре белән тәбрик итәбез, киләчәктә дә иҗади уңышлар, яңа җиңүләр телибез.
-
Китап сөючеләр 17.01.2015
Курсабаш урта мәктәбенең китапханәчесе Аскарова З.Р. укучыларны яңа кайткан китаплар һәм китапханәгә килгән газета-журналлар белән таныштырды.
-
Котлыйбыз! 14.01.2015
Бүген, 14 нче гыйнвар көнне, Курсабаш урта гомумбелем бирү мәктәбенең укыту эшләре буенча директор урынбасары һәм рус теле, әдәбияты укытучысы Фәттахова Рәсимә Мәгъсүм кызын 55 яшьлек юбилее белән котладык. Ул үзенең бар көчен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган зур хөрмәткә лаеклы шәхес. Мәктәптә эшләү дәверендә аның уңышларын бик күп санап булыр иде. Бүгенге көндә дә аның укучылары фән олимпиадаларында уңышлы катнашып, республика күләменә чыгалар, рус теленнән Бердәм Дәүләт имтиханнарын “4”ле һәм “5”ле билгеләренә тапшырып киләләр. Рәсимә Мәгъсүмовнага алдагы көнендә сәламәтлек, озын гомер, балаларының, оныкларының игелеген күреп яшәвен теләп калабыз!
Иң изге теләкләр белән Курсабаш урта мәктәбе укытучылар коллективы!
-
11.01.2015
11 январь көнне без Лесхоз мәдәният йортында “Глава елка”сында булдык. Бәйрәм бик күңелле булды. Дусларыбыз белән уеннар да уйнадык, чыршы тирәсендә җырлап- биедек тә. Ахырда һәрберебезгә яна ел бүләге –сәгать бүләк ителде. Бәйрәм укучыларга бик ошады.
-
Волейбол ярышы 10.01.2015
10нчы гыйнвар көнне, Шәмәрдән авылында, укучылар арасында волейбол буенча ярышлар булып узды. Әлеге ярышларда безнең мәктәптән кызлар һәм егетләр командалары катнашты. Район күләмендә зона ярышларында җиңеп килгән кызлар 6, егетләр 7 команда катнашты. Безнең укучыларыбыз уңышлы гына чыгыш ясады. Егетләребез бик әз генә очко аермасы белән призлы урынга керә алмыйча, 4 нче урында калдылар. Шулай булса да алар бик матур уен күрсәттеләр. Без аларга бик зур рәхмәтле! Алга таба кызларыбызга да, егетләребезгә дә ныграк шөгыльләнеп, призлы урыннар яулауларын теләп калабыз!
-
7 нче көн 09.01.2015
7 нче көн. “Лагерь ябылу тантанасы”на багышланган концерт куйдык. Укучылар рәхәтләнеп җырладылар, биеделәр. Уеннар уйнадылар. Көннең икенче яртысында мәдәният йортына һәм китапханәгә экскурсиягә бардык. Китапханәче Фәридә апа укучыларга кызыклы викторина үткәрде. Аннары чыршы янында дискотека булды.
-
6 нчы көн 08.01.2015
6 нчы көн. Без “Сабантуй” комплексында. Иң беренче чабышкы атлар , аларның яшәү урыннары белән таныштык. Тренер кызлар укучыларга атта йөрү серләрен сөйләделәр. Соңыннан ату комплексына бардык. Укучылар үзләре дә “очып баручы тәлинкәләрне “ атып карадылар.
-
5 нче көн 07.01.2015
Лагерьның 5 нче көнендә без Икшермә урта мәктәбенә экскурсиягә бардык. Мәктәптә безне бик җылы каршы алдылар. Авиатренажер , анда йөрүче укучыларның иҗат иткән эшләре белән таныштык. “Чын “ очучы белән очраштык. Тирда ату коралын сүтеп җыю серләрен белделәр. Тырыш, төгәл булырга кирәклеген тирәнтен аңладылар. Экскурсия укучыларга бик ошады
-
4 нче көн 06.01.2015
Лагерьның 4 көнендә без укучылар белән “Нарат” боз сараена бардык. Укучылар бик рәхәтләнеп тимераякларда шудылар. Соңыннан урман музеена бардык. Сәяхәт укучыларга бик ошады.