Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Корсабашская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья"
Визитная карточка
Адрес: | 422051 Республика Татарстан, Сабинский район, село Корсабаш, улица Школьная, дом 26 |
Телефон: | +7(843)-624-97-38 |
E-Mail: | korsabashsaba@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | ГБОУ "Корсабашская школа-интернат " |
Руководитель: | Шарипов Айдар Нагимович |
Год основания учреждения: | 1987 |
У нас учатся: | 54 учеников |
У нас учат: | 21 учитель (дефектолог) |
Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Корсабашская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья" - новости
Страницы: << 71 72 73 ( 74 ) 75 76 77 78 79 80 >>
-
Инспектор белән очрашу 26.09.2014
1 нче сентябрьдән 30 нчы сентябрьга кадәр "Экстремизмга - Юк!" айлылыгы уздырыла. 25 нче сентябрь көнне районның балигъ булмаганнар белән эшләүче өлкән инспекторы Романова Алина Георгиевна белән очрашу булды. Ул шушы айлык буенча у<span times="" new="" roman',="" serif;="" font-size:="" 12pt;"="">кучыларга экстремизм, терроризм терминнары турында әйтеп үтте һәм мондый очракларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре аңлатты. Исәптә торучы балигъ булмаганнар һәм кайчан, ни сәбәпле исәпкә куелганлыклары турында аңлатып үтте.
-
Имею право знать! 23.09.2014
22 сентября в рамках оперативно-профилактической операции «Дети России» в классах прошли Интернет-уроки «Имею право знать!». На уроках обучающиеся информированы о недопустимости употребления наркотиков.
-
Тимурчылык эше 15.09.2014
-
Сәламәтлек сәгате
12.09.2014
11 нче сентябрь көнне сыйныф сәгатьләре “Сәламәтлек” темасына багышланып үткәрелде. Укучылар авыл фельдшеры белән очрашуга бардылар. Рушания апа укучыларга бик аңлаешлы итеп наркомания, эчкечелек, тәмәке тартуның зарары турында сөйләде. Укучыларга төрле файдалы киңәшләр бирелде, начар гадәтләрнең зыяны турында аерым басым ясап аңлатты. Укучыларның буен, авырлыгын үлчәде һәм үзенең киңәшләрен бирде. Укучылар өчен бу очрашу бик файдалы һәм кызыклы булды, укучылар бик күп мәгълүмат алдылар.
-
Вариска кабул итү 11.09.2014
11 сентябрьдә мәктәбебездә зур вакыйга : 5 нче сыйныф укучыларын варислар сафына кабул итү сборы үтте. “ Варислар иле” исемендәге сбор бик кызыклы һәм күңелле узды. Укучылар төрле тукталышларда үз белемнәрен сынадылар.Һәм алар барлык таләпләрне үтәп, варислар сафына бастылар.
-
1 сентябрь - Белем көне 01.09.2014
Язга хәтле сау булыгыз,
Урманнар, кырлар,- дидек.
Зур дәрт белән мәктәпләргә
Тагын укырга килдек.
Бишкә генә укыр өчен
Көтеп алдык без көзне.
Мәктәп! Якты залларыңа
Каршы ал инде безне.
Ял иттек без лагерьларда,
Җырлап уйнадык, көлдек.
Чыныгып, тәнгә көч җыеп
Тагын укырга килдек.
Гөлләр кебек үсәр өчен
Бакча син безгә, мәктәп!
Безнең туган илебездән
Бүләк син безгә, мәктәп!
Безнең мәктәбебездә дә 1 сентябрь көненә багышланган концерт җырлар, шигырьләр, котлаулар белән үрелеп барды.
Барыгызны да Белем көне белән!
-
"Минем туган төбәгем" 01.09.2014
Бүген 1-7 сыйныфта беренче дәрес "Минем туган төбәгем" темасына багышланды.Класс сәгатендә укучылар белән туган як, аның матурлыгы турында әңгәмә кордык.Укучылар бу әңгәмәдә бик теләп катнаштылар, туган як матурлыгын үзләренең рәсемнәрендә чагылдырдылар.Укучылар өчен бу сыйныф сәгате файдалы булды.
-
Спорт бәйрәме 01.09.2014
Мәктәбебездә спорт бәйрәме булды. Укучылар йөгерү, озынлыкка сикерү, отжимание, подтягивание буенча көч сынаштылар.
-
21 нче көн 24.06.2014
Менә лагерьның соңгы көне дә җитте. Укучылар белән "А ты об этом знаешь?" акциясе үткәрдек. Лагерь ябылу тантанасына багышланган бәйрәм концертында балалар җырладылар, шаян биюләр биеделәр, шигырьләр сөйләделәр, лотырея уйнадылар. Һәр көнне лагерь иртәнге зарядка белән башланып китте һәм саф һавада хәрәкәтле уеннар белән тәмамланды. 21 көн буена балалар лагерьдә ял иттеләр , уйнадылар, төрле экскурсияләргә бардылар, "Наркотикларсыз тормыш"акциясендә актив катнаштылар. Лагерьнең ахырында балалар күтәренке кәеф һәм шат елмаю белн кайтып киттеләр.
-
20 нче көн 23.06.2014
Соңгы атна спорт юнәлешенә багышланганлыктан, бүген без "Наркотикларга юк!" асфальтка рәсем ясау конкурсы һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан "Күңелле стартлар үткәрдек.