МБДОУ «Корсабашский детский сад «Кояшкай» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
Адрес: | 422051, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Корсабаш, ул.Школьная, зд.29. Филиал 422051, Республика Татарстан, Сабинский район, д.Нижние Отары, ул.Кирова, д.1 |
Телефон: | +7(843)-624-97-30 |
E-Mail: | korsabash.sad @yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ «Корсабашский детский сад «Кояшкай» |
Руководитель: | Шайхутдинова Алсу Рафаилевна |
Год основания учреждения: | 2019 |
У нас учатся: | 19 воспитанников |
У нас учат: | 2 педагога |
МБДОУ «Корсабашский детский сад «Кояшкай» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 ( 6 ) 7 8 9 10 >>
-
Чаңгы шуу. 31.01.2023
Балаларыбыз саф һавада уйнарга, чаңгыда шуарга яраталар. Һавада булу бала организмын чыныктыра, физик, акыл үсешен үстерә.
-
Әйләнә-тирәне күзәтү. 30.01.2023
Балалар белән саф һавада әйләнә-тирәне өйрәнүне ныгытабыз. Алар һава торышын билгелиләр, кошларның җимлекләрен кузәтәләр. Бергәләп ашарларына салабыз. Бу эштә дә әти-әниләребез балалар белән җимлек ясап алып килделәр.
-
Спорт ярышы «Мы здоровью скажем ДА» 27.01.2023
Бүген бакчабызда «Мы здоровью скажем ДА» диеп исемләнгән күмәк спорт уены узды. 5 төрле уенда ике команда да үзләренең көчләрен сынадылар. Спорт сәламәтлек өчен зур файда китерүе турында белделәр.
-
Сюжетлы-рольле уен "Ашханәдә" 26.01.2023
Сюжетлы-рольле уен "Ашханәдә"
Максат: “Ашханәдә” сюжетлы-ролен ачык чагылдырып уйнарга гадәтләндерү.
-
Игра с мозаикой. 25.01.2023
Игра с мозаикой развивает различные способности ребенка.
Во-первых, мелкая моторика. Взять фишку, аккуратно вставить в нужное отверстие — довольно сложная операция для маленького мозаиста.
Во-вторых, это внимательность: фишки мелкие, разноцветные, брать надо не просто так, а именно то, что тебе надо, — для этого стоит сконцентрироваться.
В-третьих, мозаика развивает художественный вкус ребенка, позволяет проявить ему творческую активность и служит особым средством познания мира.
В-четвертых, создавая изображение с помощью мозаики, у ребенка развивается целеполагание и целенаправленная деятельность. И, наконец, это развитие усидчивости, аккуратности, произвольности.
-
Сәламәтлек атналыгы. 24.01.2023
Бакчабызда "Сәламәтлек атналыгы" башланды. Атналык кысаларында сәламәт тормыш рәвеше алып баруга юнәлдерелгән эшләр планлаштырылды. Һәр атнаның үз темасы бар. Балалар кече яшьтән үк үзләренең сәламәтлекләрен ныгыту һәм саклау өчен даими эш алып барырга тиешлекне аңлату без педагогларның төп бурычы.
-
Бармаклар ярдәмендә рәсем ясау. 23.01.2023
Бармаклар ярдәмендә рәсем ясау техникасы - иң кызыклы һәм мавыктыргыч техникаларның берсе булып санала. Кече яшьтәге балалар өчен кисточка һәм карандаш тоту әле авыррак, әмма бармаклар белән рәсем ясау бик яхшы эмоцияләр тудыра. Бармаклар белән рәсем ясауны иң кечкенә яшьтән үк башларга кирәк.
-
Хезмәт тәрбиясе. 22.01.2023
Балаларны хезмәт тәрбиясенә өйрәтү уңаеннан кечкенә кулларга көрәкләрне алып кар көрәргә әзерләндек. -
"Туган көннәр белән котлау" 20.01.2023
Бакчабызда балаларның туган көннәрен билгеләп үтү матур күренешкә әйләнеп бара. Балалар туган көн иясен котлап җырлыйлар,бииләр, күмәк туган көн уеннары уйныйлар, матур теләкләр телиләр. Бу чара балаларның дуслыгын ныгыта, бер-берсенә карата дуслык хисе тәрбияли. Ризван белән Азалияның туган көннәре белән котладык.
-
Рәсем шөгыле. "Кышлаучы кошлар" 18.01.2023
Максат:Балаларның кыш һәм кышлаучы кошлар турындагы белемнәрен тирәнәйтү һәм рәсем буяу.
Бурычлар :
Үстерү бурычы: Сөйләмдә ясалма һәм кушма сүзләр кулланырга һәм аралашу әдәбенә өйрәтү; бәйләнешле сөйләмне үстерү. Мөстәкыйль фикерләүне үстерү;
Тәрбия бурычы: Кызыксынучанлык ,күзәтүчәнлек, игътибарлык тәрбияләү.
Белем бирү бурычы: Кошларга сакчыл караш тәрбияләү; табигатьне яратырга, сакларга өйрәтү;