Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Кильдебякский детский сад «Кояшкай» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422071, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Кильдебяк, ул. Школьная, д. 22 |
| Телефон: | +7(843)-624-55-28 |
| E-Mail: | Kildebek.Saba.ds@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Кильдебякский детский сад «Кояшкай» |
| Руководитель: | Ракипова Айгуль Мидхатовна |
| Год основания учреждения: | 2010 |
| У нас учатся: | 20 воспитанников |
| У нас учат: | 3 воспитателя |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Кильдебякский детский сад «Кояшкай» Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 18 ( 19 ) 20 >>
-
ООО“Лукоз Саба” оешмасында кунакта булып кайттык. Балаларга һәм хезмәткәрләргә экскурсия күрсәткән һәм кәҗә сөтеннән ясалган туңдырма белән сыйлаганыгыз өчен рәхмәт! Бик күңелле булды. 24.06.2019

-
Җәйге экскурсияләр дәвам итә. Авылыбыз чишмәләренә барабыз, истәлеккә фотоларга төшәбез. Табигать матурлыгына сокланып, чәчәк төрләре, дару үләннәре, кош-кортлары белән танышабыз. 21.06.2019

-
БЛАГОДАРНОСТЬ за активное участие в конкурсе "ЭКОВЕСНА-2019" в номинации "Лучший детский сад" 18.06.2019

-
Благодарность нашему коллективу от родителей выпускников 01.06.2019

-
Балалар, мәктәпне дә бакчаны яраткан кебек яратыгыз, тырышып укыгыз. Сау-сәламәт, озын гомерле, белемле, акыллы балалар булып үсегез. Болар безнең бакчаныкы диеп безгә сөенеп торырга язсын. Ак юллар сезгә, кадерле балалар. 31.05.2019

-
Сабантуй бәйрәме − татар халкының иң олы бәйрәмнәренең берсе. Ул - хезмәт һәм дуслык бәйрәме. Сабан туе - ул һәр кемнең көтеп алган изге бәйрәме. Бигрәк тә балалар бик көтеп алалар. Килдебәк балалар бакчасында да бу бәйрәм ел саен зурлап уздырыла. Бу ел да бакчабызда, гореф - гадәтләрне саклап, балалар өчен матур бәйрәм үткәрдек. Тәрбиячеләр мәйдан уртасында төрледән - төрле матур уеннар оештырдылар: аркан тартышу, капчык киеп йөгерү, кашыкка йомырка салып йөгерү. Бер төркем балалар, әти-әниләр чүлмәк ватучыларга көч биреп тордылар. Һәркем үзенең осталыгын күрсәтте: кемдер җырлый, кемдер бии. Барлык балалар Сабантуй бүләкләре оттылар. Бөтен җирдә − уен-көлке, шаярулар хөкем сөрде. Сабан туе шулай шаулап-гөрләп үтте. 30.05.2019

-
ТР Саба муниципаль районы башкарма комитеты мәдәният бүлеге Әбрар Кәримуллин исемендәге район үзәк китапханәсе муниципаль-бюджет учреждениясеннән РӘХМӘТ ХАТЫ 27.05.2019

-
27 май көнне 2018-2019 нчы уку елының соңгы "Ата-аналар җыелышы" булып узды. Чарада алдагы уку елына анализ ясалды, балалар бакчасы эшчәнлегендә актив катнашкан әти-әниләргә рәхмәт хатлары таратылды. Сабаның ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан, баланы төрле транспорт чараларында дөрес йөртү буенча мәгълүматлар бирелде. 27.05.2019

-
Бөек шагыйрь Габдулла Тукай иҗатына багышланган САБА ТУКАЙНЫ УКЫЙ әдәби марафонда актив катнаштык 24.05.2019

-
Чара Г.Тукайның биографиясен искә төшерү, әсәрләренә күзәтү ясау; шагыйрь иҗатына кызыксыну уяту; шигырьләренә, әкиятләренә нигезләнеп Г. Тукай шәхесенә, әдәби мирасына мәхәббәт тәрбияләү; фикерләү, иҗади сәләтләрен һәм сөйләмнәрен үстерү; милли үзаң, үз халкың белән горурлану хисләре тәрбияләү максатыннан оештырылды. 25.04.2019







