Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Кильдебякский детский сад «Кояшкай» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
Адрес: | 422071, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Кильдебяк, ул. Школьная, д. 22 |
Телефон: | +7(843)-624-55-28 |
E-Mail: | kildebek.sad@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ «Кильдебякский детский сад «Кояшкай» |
Руководитель: | Ракипова Айгуль Мидхатовна |
Год основания учреждения: | 2010 |
У нас учатся: | 20 воспитанников |
У нас учат: | 3 воспитателя |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Кильдебякский детский сад «Кояшкай» Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 ( 18 ) 19 20 >>
-
Сабантуй бәйрәме − татар халкының иң олы бәйрәмнәренең берсе. Ул - хезмәт һәм дуслык бәйрәме. Сабан туе - ул һәр кемнең көтеп алган изге бәйрәме. Бигрәк тә балалар бик көтеп алалар. Килдебәк балалар бакчасында да бу бәйрәм ел саен зурлап уздырыла. Бу ел да бакчабызда, гореф - гадәтләрне саклап, балалар өчен матур бәйрәм үткәрдек. Тәрбиячеләр мәйдан уртасында төрледән - төрле матур уеннар оештырдылар: аркан тартышу, капчык киеп йөгерү, кашыкка йомырка салып йөгерү. Бер төркем балалар, әти-әниләр чүлмәк ватучыларга көч биреп тордылар. Һәркем үзенең осталыгын күрсәтте: кемдер җырлый, кемдер бии. Барлык балалар Сабантуй бүләкләре оттылар. Бөтен җирдә − уен-көлке, шаярулар хөкем сөрде. Сабан туе шулай шаулап-гөрләп үтте. 30.05.2019
-
ТР Саба муниципаль районы башкарма комитеты мәдәният бүлеге Әбрар Кәримуллин исемендәге район үзәк китапханәсе муниципаль-бюджет учреждениясеннән РӘХМӘТ ХАТЫ 27.05.2019
-
27 май көнне 2018-2019 нчы уку елының соңгы "Ата-аналар җыелышы" булып узды. Чарада алдагы уку елына анализ ясалды, балалар бакчасы эшчәнлегендә актив катнашкан әти-әниләргә рәхмәт хатлары таратылды. Сабаның ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан, баланы төрле транспорт чараларында дөрес йөртү буенча мәгълүматлар бирелде. 27.05.2019
-
Бөек шагыйрь Габдулла Тукай иҗатына багышланган САБА ТУКАЙНЫ УКЫЙ әдәби марафонда актив катнаштык 24.05.2019
-
Чара Г.Тукайның биографиясен искә төшерү, әсәрләренә күзәтү ясау; шагыйрь иҗатына кызыксыну уяту; шигырьләренә, әкиятләренә нигезләнеп Г. Тукай шәхесенә, әдәби мирасына мәхәббәт тәрбияләү; фикерләү, иҗади сәләтләрен һәм сөйләмнәрен үстерү; милли үзаң, үз халкың белән горурлану хисләре тәрбияләү максатыннан оештырылды. 25.04.2019
-
БЛАГОДАРСТВЕННОЕ ПИСЬМО за активное участие в муниципальном этапе республиканского конкурса "Дулкыннар", посвященного 120-летию со дня рождения писателя, ученого-фольклориста Наки Исанбет 24.04.2019
-
Благодарственное письмо за активное участие в муниципальном этапе ХIХ Открытого республиканского телевизионного молодежного фестиваля эстрадного искусства "СОЗВЕЗДИЕ-ЙОЛДЫЗЛЫК-2019" 24.04.2019
-
Кайткан кошларыбыз, кабат китмәгез! Ерак илләрдә иркен димәгез! Туган ил ямьле, сулары тәмле, сызылып аткан таңнары ямьле... 08.04.2019
-
Мы - победитель районного фестиваля иностранных языков в номинации "Оригинальное исполнение песни" 04.04.2019
-
Бакчабызда җәйге бакча эшләренә әзерлек башланды. Мартның беренче көннәрендә үк балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр тәрбияче апалары белән чәчәк орлыклары утырттылар. Тәрбияче Гөбәйдуллина Ф.И. балаларны кайбер кагыйдәләр белән таныштырды. Хәзер балалар орлыкларны кайсы вакытта, нинди тирәнлектә утыртырга кирәклеген беләләр. Матур чәчәкләребез балалар бакчасы янын бизәр дип өметләнәбез. 25.03.2019