Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение "Сабинская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья"
Визитная карточка
| Адрес: | 422057, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Кзыл Меша, ул. Ленина, д. 35 |
| Телефон: | +7(843)-624-35-61 |
| E-Mail: | Gbou.SabyschoolsOvz@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГБОУ "Сабинская школа-интернат" |
| Руководитель: | Нуриева Диляра Бадертдиновна |
| Год основания учреждения: | 2014 |
| У нас учатся: | 75 учеников |
| У нас учат: | 25 педагогов |
Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение "Сабинская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья" - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 ( 77 ) 78 79 80 >>
-
Матурлыкны күрә белүче кызыбыз. 23.01.2017

Мәктәбебезнең 5 класс укучысы Галиева Зәринә матурлыкны күрә белүче, шул матурлыкны үз иҗатына иңдерүче кызыбыз. Мәктәп,район күләмендә уздырылган конкурсларда ул үзенең иҗаты белән һәрдаим катнашып килә. Зәринә рәсем ясарга, сәйлән җыярга ярата, пластилиннан төрле әкият геройларын коеп куя. Алга таба да уңышлар телибез Зәринәгә.
-
Сәйлән җыю түгәрәге. 17.01.2017

Мәктәптә сәйлән җыю түгәрәге уңышлы гына эшләп килә. Балалар бик теләп сәйләннән матур композицияләр һәм картиналар җыялар. Үз эшләре белән район һәм республика күләмендә оештырылган конкурсларда катнашып призлы урыннарга чыгалар.
-
Халыкара "Рәхмәт"көне. 11.01.2017

11 январь- халыкара "Рәхмәт" көне. Шул уңайдан бүген югары сыйныф укучылары белән "Рәхмәт-мең бәләдән коткара" исеме астында тәрбия сәгате уздырылды.
-
"Зимушка-зима" 10.01.2017

Сегодня воспитательница Ахметвалиева Наиля Р. провела воспитательскую час на тему "Зимушка-зима"
-
Укытучылар киңәшмәсе. 26.12.2016

Бүгенге укытучылар киңәшмәсе түбәндәге темалардан торды:
1. Аттестация үткән башлангыч класс укытучысы Хафизова Гөлфия Р. чыгышы;
2. Икенче чирек нәтиҗәләре;
3. Отпускалар графигын раслау;
4. Төрлеләр.
-
Яңа ел бәйрәме. 24.12.2016

Яңа елның һәрбер сәгать-көне
Ап-ак кардай якты, ак булсын.
Кыш бабайның кызыл капчыгында
Барыбызга бүләк табылсын.Бүген бездә Яңа ел бәйрәме бик күңелле узды. Бәйрәм башында алдынгы укучыларны һәм аларның әти-әниләрен котлау-бүләкләү өлеше булды. Аннары балалар әкият геройлары белән, Кыш бабай һәм Кар кызы белән якыннан аралашып үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр. Чыршы тирәли җырлап балалар да, әти-әниләр дә әйләнделәр.
-
Кыш бабай остаханәсендә. 23.12.2016

Башлангыч класс укучылары бүген укытучылары Хафизова Г. Р. белән Кыш бабай остаханәсендә булдылар. Алар анда кәгаздән Яңа 2017 елның төп героен-чеби ясадылар.
-
Куркынычсызлык билгеләрен үтә! 22.12.2016

Бүген башлангыч класслар арасында "Куркынычсызлык билгеләрен үтә!"дигән темага дәрес-презентация уздырылды. Булачак каникуллар алдыннан юл йөрү кагыйдәләрен кабатладылар, презентация карадылар.
-
Игътибарлы бул! 22.12.2016

Бүген Саба районы яшүсмерләр оешмасы хезмәткәре, Айгиз Анасович безнең укучылар белән тормыш иминлеге темасына әңгәмә уздырды.
-
Уйлан,эзлән,фикерлә. 21.12.2016

Башлангыч класс укытучысы Хафизова Г.Р. "Уйлан,эзлән,фикерлә" темасына класстан тыш чара уздырды.






