Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение "Сабинская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья"
Визитная карточка
| Адрес: | 422057, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Кзыл Меша, ул. Ленина, д. 35 |
| Телефон: | +7(843)-624-35-61 |
| E-Mail: | Gbou.SabyschoolsOvz@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГБОУ "Сабинская школа-интернат" |
| Руководитель: | Нуриева Диляра Бадертдиновна |
| Год основания учреждения: | 2014 |
| У нас учатся: | 75 учеников |
| У нас учат: | 25 педагогов |
Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение "Сабинская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья" - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 ( 76 ) 77 78 79 80 >>
-
Хокукларны әкият аша таныйбыз. 03.02.2017

Бүген мәктәп күләмендә"Хокукларны әкият аша таныйбыз" темасы астында әкиятләрне сәхнәләштерү булды. Укучылар уеннар,җыр-бию , әкиятләр аша үзләренең хокукларын һәм бурычларын белделәр.
-
Күңелле стартлар. 02.02.2017

Бүген "Һәрбер бала акыллы,сәламәт булып үссен өчен спорт белән дус булырга хокуклы" темасы астында күңелле стартлар уены уздырылды.
-
"Җирдә тынычлык-балалар бәхетле" 02.02.2017

Кызыл Мишә авылы сәнгать йорты "Җирдә тынычлык- балалар бәхетле"исеме астында уздырган рәсем конкурсында безнең мәктәп укучылары актив катнашып күп төрле бүләкләргә ия булдылар.
-
"Мин -бала,мин-кеше" хокук атналыгы. 01.02.2017

Безнең мәктәптә "Мин -бала,мин-кеше" хокук атналыгы башланып китте. Бүген "Минем хыялым-минем ирекле хокукым" темасына уеннар һәм рәсем конкурсы үткәрелде.
-
Вакытны файдалы үткәрәбез. 31.01.2017

Мәктәптә укучыларның көн тәртибе көндәлек режим буенча алып барыла. Дәресләрдән һәм түгәрәкләрдән соң балаларга тәрбиячеләр җитәкчелегендә төрле хәрәкәтчән уеннар оештырыла. Бигрәк тә "Эссе бәрәңге", "Йөзек салыш" уеннарын балалар яратып уйныйлар.
-
Кар кызы һәм Кыш бабай көне. 30.01.2017

30 январь-Кыш бабай һәм Кар кызы көне буларак безнең мәктәптә дә билгеләп үтелде. Тәрбияче Давлетшина А.Х өлкән группа укучыларына презентация һәм мультфильмнар күрсәтте. Аннары Кыш бабай һәм Кар кызы калфагына багышланган рәсем конкурсы уздырылды.
-
Көнкүреш хезмәте дәресләрендә... 27.01.2017

Бүген 9 сыйныф укучылары көнкүреш хезмәте дәресендә пилмән пешерергә өйрәнделәр. Аш-су осталыгы серләренә аларны укытучылары Ахметзянова А.А. өйрәтә.
-
Изгелек кыл-кошларны кышын ашат! 27.01.2017

Тәрбияче Ахметвалиева Н.Р. югары сыйныф укучылары белән "Изгелек кыл -кошларны кышын ашат" дигән темага тәрбия сәгате уздырды.Соңыннан бергәләп кошларга җимнәр ясадылар һәм ашлык бөртекләре салып агачларга элделәр.
-
Математик көч сынашу. 25.01.2017

Бүген 5-6 сыйныф укучылары арасында математик көч сынашу булды.Уен ике команда арасында математик биремнәр чишү формасында алып барылды.
-
Математик уеннар. 24.01.2017

Мәктәптә математика атналыгы башланып китте. Бүген башлангыч сыйныф укытучысы Корбангалиева Нурия башлангыч сыйныф укучылары белән математик уеннар уздырды.






