Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение "Сабинская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья"
Визитная карточка
| Адрес: | 422057, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Кзыл Меша, ул. Ленина, д. 35 |
| Телефон: | +7(843)-624-35-61 |
| E-Mail: | Gbou.SabyschoolsOvz@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГБОУ "Сабинская школа-интернат" |
| Руководитель: | Нуриева Диляра Бадертдиновна |
| Год основания учреждения: | 2014 |
| У нас учатся: | 75 учеников |
| У нас учат: | 25 педагогов |
Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение "Сабинская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья" - новости
Страницы: << 71 72 73 74 ( 75 ) 76 77 78 79 80 >>
-
"Батырлык һәм кыюлык дәресе" 17.02.2017

Бүген башлангыч сыйныф укытучылары Хафизова Г. һәм Гатиятуллина Ч. башлангыч класс укучыларына ""Батырлык һәм кыюлык дәресе" уздырдылар. Укучылар
Әфган сугышы темасына презентация Һәм Әфган сугышында хезмәт иткән солдатның фотоальбомын карадылар.
-
"Батырлык һәм кыюлык дәресе" 16.02.2017

Бүген мәктәп күләмендә "Батырлык һәм кыюлык дәресе" уздырылды. Дәрескә Әфган сугышында катнашкан Тимершык авылыннан Гарифуллин Илдус абый, Кызыл Мишә авылыннан Тагиров Закир абый чыкырулы иде. Алар очрашуга зур әзерлек белән килгәннәр. Армия еллары фотоларын күрсәтеп, үзләре күргән хатирәләрне укучылар белән уртаклашу, балалар күңелендә тирән эз калдырды.
-
Муса Җәлилнең тууына 110 ел. 15.02.2017

Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулу уңаеннан, Кызыл Мишә авылы клубы оештырган кичәдә безнең мәктәп укучылары актив катнашты. Укучылар Муса Җәлилнең биографиясе,тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар. Тәрбиячеләр белән шагыйрь иҗатыннан әзерләнгән шигырьләрне матур һәм сәнгатьле итеп сөйләделәр.
-
Бәрәңге кыздырдылар. 14.02.2017

Бүген 6 сыйныф укучылары хезмәт көнкүреше дәресендә бәрәңге кыздырырга өйрәнделәр.
-
Табышмаклар иленә сәяхәт. 14.02.2017

Гашыйклар көне уңаеннан, тәрбияче Давлетшина А.Х югары сыйныф кызлары белән табышмаклар иленә сәяхәт уздырды.
-
Хезмәт атналыгы. 13.02.2017

13 -18 нче февраль мәктәптә хезмәткә өйрәтү атналыгы буларак үтелә. Бүген югары сыйныф укучылары арасында Изге Вәли көненә багышланган открытка бизәү конкурсы игълан ителде.
-
Кызларыбыз бәйрәмгә әзерләнә. 13.02.2017

Ватанны саклаучылар бәйрәме якынлашу уңаеннан, укучы кызларыбыз бүләккә открыткалар ясый башладылар.
-
Чаңгы юлы-2017 11.02.2017

11 февраль көнне мәктәбебездә узган "Чаңгы юлы-2017" акциясендә барлык укучылар, укытучылар коллективы һәм техник хезмәткәрләр катнашты. Матур көндә саф һавада бергәләп чаңгы шуу һәркемнең кәефен күтәрде.
-
Физик тәрбия дәресләрендә... 09.02.2017

Физик тәрбия дәресләренә укучылар бик теләп йөриләр. Бигрәк тә, бүгенге кебек матур, кояшлы көннәрдә чаңгыда шуарга яраталар.
-
Чаңгы ярышы. 07.02.2017

Бүгенге район күләмендә, сәламәтлекләре чикләнгән балалар арасында уздырылган чаңгы ярышында безнең мәктәптән 9 сыйныф укучылары Юмадилова Альбина һәм Гороховатченко Галина 3 урыннарга лаек булдылар. Җиңүчеләребезне чын күңелдән котлыйбыз!






