Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение "Сабинская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья"
Визитная карточка
| Адрес: | 422057, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Кзыл Меша, ул. Ленина, д. 35 |
| Телефон: | +7(843)-624-35-61 |
| E-Mail: | Gbou.SabyschoolsOvz@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГБОУ "Сабинская школа-интернат" |
| Руководитель: | Нуриева Диляра Бадертдиновна |
| Год основания учреждения: | 2014 |
| У нас учатся: | 75 учеников |
| У нас учат: | 25 педагогов |
Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение "Сабинская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья" - новости
Страницы: << 71 ( 72 ) 73 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
Экология атналыгы. 17.05.2017

Бу атнада мәктәптә, биология укытучысы Ахметвалиева Н.Р. җитәкчелегендә "Экология атналагы" башланып китте. Шул максаттан, бүген башлангыч сыйныфларда "Җир-уртак йортыбыз" дигән темага рәсем конкурсы уздырылды. Ә югары сыйныф укучылары "Табигать могҗизалары" экологик уенында бик теләп катнаштылар.
-
Гайлә көне. 15.05.2017

БМО Генераль Ассамблеясенең 1993 елның 20 сентябре карары нигезендә, 1994 елдан башлап 15 май Халыкара гаилә көне буларак билгеләп үтелә.Шул уңайдан, балаларда гайләгә һәм бер-берсенә карата ихтирам хисен үстерү, аларда бердәмлек, гуманлык, җитезлек, әхлак кебек сыйфатлар тәрбияләү максатыннан тәрбияче Әхмәтвалиева Н.Р. “Гайләм-минем терәгем”дигән темага тәрбия чарасы уздырды.
Мәктәптә барлык сыйныфларда да "Гайләм- минем терәгем!" дигән темага сыйныф сәгатьләре уздырылды.
-
Әкиятләр иленә сәяхәт. 12.05.2017

Дәресләрдән соң балалар тәрбиячеләр белән берлектә төрле уеннар уйныйлар. Ә бүген алар,курчаклар һәм уенчыклар ярдәмендә әкият геройларын тасвирлап күрсәттеләр.
-
"Без җиңәргә тиеш ничек тә!" 05.05.2017

Сугыш килде безгә сорамыйча,
Шакыймыйча кеде ишектән,
Кабатладык шулчак тешне кысып;
"Без түзәргә тиеш ничек тә"
Бөек Ватан сугышының 72 еллыгы уңаеннан бүген безнең мәктәптә "Без җиңәргә тиеш ничек тә!"дип исемләнгән кичә уздырылды. Елдагыча кунак итеп Кызыл Мишә авылында туып үскән тыл ветераннары Диләфрүз апа, Лүзә апа,Таһира апалар чакырулы иде. Балаларның чыгышыннан соң, тыл ветераннарыбыз сугыш вакыты һәм сугыштан соңгы авыр тормыш еллары турында яшь буынга сөйләделәр.
-
Теннис ярышы. 02.05.2017

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Республика күләмендә уздырылган теннис ярышында безнең мәктәп укучылары уңышлы чыгыш ясадылар. 9 сыйныф укучысы Гороховатченко Галина -1 урынга, 8 сыйныфтан Гафанова Айгөл-2 урынга,7 сыйныф укучылары Исламов Айнур-1 урынга, Шаманов Нияз -2 урынга ия булдылар. Җиңүчеләрне котлыйбыз!
-
Өмә. 29.04.2017

Бүген барлык мәктәп хезмәткәрләре тирә- якны чистарту һәм агач утырту өмәсендә актив катнаштылар.
-
Апуш әкиятләре. 28.04.2017

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әхмәтҗанова А.Ә. башлангыч сыйныфлар белән "Апуш әкиятләре" дигән темага чара үткәрде. Укучылар Тукай әсәрләре буенча мультфильмнар карадылар, рәсемнәр ясадылар.
-
Бәйге. 27.04.2017

Мәктәптә татар теле һәм әдәбияты атналыгы дәвам итә. Бүген һәр сыйныф укучысы "Иң матур язучы" һәм "Иң грамоталы укучы" бәйгесендә актив катнашты.
-
Тукай безнең күңелләрдә! 26.04.2017

Бүген татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайнын туган көне уңаенннан "Тукай безнең күңелләрдә!" исеме астында кичә уздырылды. Кичәдә укучылар шагыйрьнең әкиятләрен, шигырьләрен сәхнәләштереп күрсәттеләр.
-
"Могҗизалар кыры"уены. 25.04.2017

Бу атна безнең мәктәптә "Татар теле"атналыгы буларак билгеләнеп уза. Бүген югары сыйныф укучылары арасында Габдулла Тукай тормышы буенча "Могҗизалар кыры" уены уздырылды.Төп җиңүче дип 6 сыйныф укучысы Сәләхиев Булат танылды.






