Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Изминский детский сад «Саф чишмэ» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
Адрес: | 422052, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Измя, улица Школьная, дом 9 |
Телефон: | +7(843)-624-91-15 |
E-Mail: | safchishme.sad@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ - Изминский детский сад "Саф чишмэ" |
Руководитель: | Гошина Олеся Викторовна |
Год основания учреждения: | 1998 |
У нас учатся: | 32 |
У нас учат: | 4 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Изминский детский сад «Саф чишмэ» Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 ( 48 ) 49 50 >>
-
Тукайда кунакта
23.04.2021
Зурлар төркеме тәрбиячеләре балаларга кулланырга Г.Тукайның иҗатына багышланган, бик эчтәлекле, төрле уеннарны үз эченә алган лэпбук ясадылар.
-
22 апрель - Халыкара Җир көне
22.04.2021
Куанып хозурда йөргәндә
Карурман куенына кергәндә,
Беркемнең каргышын алма син,
Күбәләк тә елап калмасын…
Сак бул син, сабыем, сак бул син,
Саклый күр табигать баласын.
Онытма, туган җир бер генә,
Кадерләрен аның бел генә…
Дәвала аның һәр ярасын,
Син бит соң ,табигать баласы! (Р. Вәлиева)
-
Зелёный подоконник
22.04.2021
Акция "Зелёный подоконник"
-
Туган ягым табигате
18.04.2021
Балага ана телен өйрәтүдә, аңа мәхәббәт уятуда бакчабыз тәрбиячеләреннән зур тырышлык, югары эрудиция һәм эмоцональлек таләп итә. Материалның җиңел һәм шул ук вакытта кызыклы һәм мавыктыргыч булуы да балаларда кызыксыну уята. Татар телен өйрәткәндә, беренче чиратта, балаларда туган телне, туган якны, туган авыл табигатен ярату хисе тәрбияләргә тырышалар. Туган як табигатенә сак караш, үзеңне табигатьтә дөрес тотарга, үзебезнең төбәктә үсүче үсемлекләрне, хайваннарны, бөҗәкләрне таный белергә, аларга карата сакчыл караш тәрбияләп, елның төрле вакытларында күзәтүләр алып барыла.
-
Субботник
17.04.2021
Весна - это не только время пробуждения природы, но и пора наведения чистоты и порядка. И в нашем детском саду стало хорошей традицией проводить весенние субботники.
-
Урманнарны саклыйк!
16.04.2021
Урман – ул тиңсез хәзинә. Урмандагы байлыкларны санап бетергесез. Тәмле җиләкләр, хуш исле гөмбәләр, чикләвекләр, дару үләннәре, чәчәкләр, бар да урман хәзинәсе. Без, урманның саф, чиста һавасын иснәп, тәнгә сихәт алабыз, файдалы үләннәре белән төрле авыруларны дәвалыйбыз.Урман күпкатлы йортны хәтерләтә. Урманда тереклек берсеннән башка берсе яши алмый. Урман тагын да баесын өчен агачлар утыртырга кирәк. Өлкәннәрнең “Бер агач киссәң, икене утырт”, – дигән сүзләрен онытмаска кирәк. Балалар кәгазьдән ябыштырып, агачлар "утырттылар", үз урманнарын булдырдылар.
-
Урманнарны саклыйк!
13.04.2021
Урманнар янынна үткәндә яки табигать кочагына чыккач, һәркайсыбыз урманнарның искитмәле матурлыгына сокланабыз. Ә бит агачларны да бармак очы кадәр орлыктан үстерәләр, ә урманнарны булдыруга күпме көч түгелә. Белгечләр фикеренчә, янгын очракларының 80 проценты кеше факторы белән бәйле. Туган илебезнең иң зур байлыгы булып урман тора.Кеше гомере буе табигатьтән файдалана. Табигать кешене ашата, эчертә, киендерә. Табигать бездән ярдәм көтә. Аның матурлыгы һәм байлыгы безнең кулда. Табигатьне саклау өчен без үз бурычыбызны үтәргә тиеш. Әйдәгез, бергәләп табигать сагына басыйк!
-
Кәгазь көймә
13.04.2021
Шарлавыкта
кәгазь көймә
бөтерелеп
агып килә,
үзе җитез,
үзе актыр —
бәлки, миңа
сәлам-хаттыр.
Кечкенәләр төркеменә йөрүче балалар кәгазьдән көймәләр ясадылар.
-
Космонавтика көне
12.04.2021
Космос кешене һәрвакыт кызыктырган. Башка планеталарда тереклек , һава бармы икән соң? Моннан йөз ел элек Калуга шәһәрендә яшәгән укытучы Константин Эдуардович Циолковский йолдызларны телескоптан күзәтергә яраткан һәм аларны өйрәнгән. Ул башка планеталарга очып барырлык очу аппараты уйлап таба. Тик аны ясарга мөмкинлеге булмый. Үзенең фәнни китапларында аларның сызымнарын , фикерләрен язып калдыра. Күп еллар үткәч, илленче елларда конструктор Сергей Павлович Королёв җитәкчелегендәге галимнәр космик спутник ясыйлар. Аны космоска җибәреп карыйлар. Очу уңышлы үтә. Шуннан соң алар галәмгә спутникта этләр җибәреп карыйлар. Лайка, Белка, Стрелкалар белән дә бу очышлар да уңышлы үтә. Галимнәр уйлап тапкан ракеталар ярдәмендә галәмгә Җирнең беренче ясалма иярченнәрен, Айга һәм башка планеталарга автомат станцияләр җибәрәләр. Шуннан соң гына галәмгә кешеләр оча башлый. Галәмгә очкан кешеләрне космонавтлар дип атыйлар. Юрий Алексеевич Гагарин – иң беренче космонавт. Ул 1961 нче елның 12 нче апрелендә “Восток” кораблендә кешелек тарихында беренче тапкыр Җир тирәли очыш ясый. Ул 108 минут оча. Хәзер космонавтлар космик станцияләрдә озаклап яшиләр һәм эшлиләр. Биредә алар фәнни тикшеренүләр үткәрәләр. Медицина һәм техник күзәтүләр алып баралар, Җирнең өске өлешен өйрәнәләр, ураган, тайфуннарның якынлашуын, һава торышын төгәл билгелиләр, радио – телевизион космик элемтәне тәэмин итәләр. Менә нинди авыр һәм кызыклы космонавт эше.
-
Космонавтика көне
12.04.2021
Бер минут тик тормыйм:
Оста рәссамчы мин.
Самолёт та ясыйм,
Космолёт та ясыйм.
Хәзер ясап ташлыйм.
Я, кайсыннан башлыйм?
Эшләп бирәм җырлап, чынлап.
Менә сезгә – “Восток”,
Бусы булыр – “Восход”.
Ә монысы – “Ал таң”,
Үзем уйлап тапкан
Яңа космик кораб...
Йолдызларга карап,
Бер очармын җырлап, чынлап.