Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Изминский детский сад «Саф чишмэ» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
Адрес: | 422052, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Измя, улица Школьная, дом 9 |
Телефон: | +7(843)-624-91-15 |
E-Mail: | safchishme.sad@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ - Изминский детский сад "Саф чишмэ" |
Руководитель: | Гошина Олеся Викторовна |
Год основания учреждения: | 1998 |
У нас учатся: | 32 |
У нас учат: | 4 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Изминский детский сад «Саф чишмэ» Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 41 42 ( 43 ) 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
Хохлама бизәге 04.10.2021
Зурлар төркеменә йөрүче балалар хохлама бизәкләрен буядылар. Әлеге рәсемнәрдән күргәзмә оештырылды.
-
Хохлама бизәге 04.10.2021
Зурлар төркеменә йөрүче балалар даими рәвештә хохлама бизәге белән танышып торалар. Әзер яки үзләре төшереп, матур итеп буярга яраталар.
-
Көзге матурлык 02.10.2021
Сары яфраклар серләшә
Урманда кыштыр –кыштыр:
«Язлар килмәс инде хәзер,
Чиратта салкын кыштыр».
Сирәк-мирәк кенә шунда
Каркылдый ала карга:
«Яфраклар, җиргә төшегез,
Күп калмады ак карга».
Салкын җилләр яфракларны
Йолкып җиргә төшерә.
«Онытмагыз кыш киләсен»,-
Диеп искә төшерә.
-
1 октябрь - Өлкәннәр көне! 01.10.2021
Илебез буенча октябрь ае башында Өлкәннәр көне уздырыла. Төрле җирләрдә өлкәннәрне котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара. Өлкән кешеләр – безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр. Аларны өлкән булган өчен генә түгел, ә әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз булган өчен дә хөрмәт итәргә тиешбез. Зурлар төркеменә йөрүче балалар өлкәннәргә кисеп ябыштыру шөгылендә шундый матур Матрешка - открыткалар ясадылар.
Бүген сезгә сәлам юллыйбыз без,
Сәлам сезгә безнең буыннан!
Бар дөньяны бүләк итәр идем
Әгәр килсә минем кулымнан!
Үтә гомер аккан сулар кебек
Ә күңел һич туймый яшьлектән.
Йөзләрегез инде картайса да,
Ник күңелләр болай яшь икән?
-
Авылым-Эзмә! 30.09.2021
Режим моментларында авылыбызның тарихи урыннарына багышланган кубикларны төзибез.
-
Көз күчтәнәчләре 29.09.2021
Кеченәләр төркеменә йөрүче балалар да әти-әниләре белән көз күчтәнәчләреннән күргәзмзгә матур һәм завыклы кул эшләрен ясап алып килделәр. Әлеге әйберләрдән төркемдә бик матур күргәзмә оештырылды.
-
Һәркемгә белү кирәк! 25.09.2021
Юл йөрү кагыйдәләре
Һәркемгә дә бик кирәк.
Исән-имин яшәү өчен
Ул безгә зур бер терәк.
-
Көз күчтәнәчләре 23.09.2021
Зурлар төркеменә йөрүче балалар әти-әниләре белән көз күчтәнәчләреннән ясап матур композицияләр алып килделәр. "Кулларым тудырган могҗиза" конкурсында һәрбер гаилә катнашырга зур теләк белдерде.
-
Көз күчтәнәчләре 23.09.2021
"Кулларым тудырган могҗиза" конкурсына көз күчтәнәчләреннән әзерлзнгзн эшләр.
-
Математика эшчәнлеге 23.09.2021
Зурлар төркемендә математика эшчәнлеге вакытында балалар төрле кечкенә фигуралар ярдәмендә башка төр фигураларны бик теләп һәм кызыксынып ясыйлар, җыялар.