Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Изминский детский сад «Саф чишмэ» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
Адрес: | 422052, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Измя, улица Школьная, дом 9 |
Телефон: | +7(843)-624-91-15 |
E-Mail: | safchishme.sad@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ - Изминский детский сад "Саф чишмэ" |
Руководитель: | Гошина Олеся Викторовна |
Год основания учреждения: | 1998 |
У нас учатся: | 32 |
У нас учат: | 4 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Изминский детский сад «Саф чишмэ» Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 ( 46 ) 47 48 49 50 >>
-
Бакчабызның бакчасы 04.06.2021
Безнең бакча — гөлләр иле,
Гөлләр, сөмбелләр иле.
Гөлгә кунып сайрап кына
Үскән былбыллар иле.Гөлдән гөлгә серем сөйләп,
Бакчаларны буйладым.
Туган якның гүзәллеген
Мәңге күреп туймамын. -
1июнь - Балалар яклау көне 01.06.2021
Весело сегодня, радостно у нас!
Это детский праздник, поздравляем вас!
Пусть звенит, звенит повсюду,
Наш веселый, звонкий смех!
Бәйрәмнәр бик күп болай да,
Ә шулай да, ә шулай да,
Иң шәп бәйрәм – балачак!
-
Чыгарылыш кичәсе 29.05.2021
Ничә ел инде менә
Майның шушы көнендә,
Безнең матур бакчага
Мәктәптән хәбәр килә.
Безнең бакча балаларын
Укытучы апалар.
Беренче сыйныфка дип
Укырга чакыралар!
Бүген менә аларны,
Бергә-бергә, әлбәттә,
Тантаналы рәвештә
Озатабыз мәктәпкә!
-
Комплектование детского сада на 2021/2022 учебный год
21.05.2021
Уважаемые родители!
С 1 июня 2021 года начинается комплектование МБДОУ «Изминского детского сада «Саф чишмэ» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Дети направляются в детский сад через республиканскую систему АИС «Электронный детский сад». Необходимо отслеживать свою очередность на Портале государственных и муниципальных услуг РТ. Массовое комплектование детского сада планируется завершить 30 августа 2021 года. При наличии свободных мест будет проводиться доукомплектование учреждения. Комплектование учреждения детьми будет осуществляться через республиканскую систему АИС «Электронный детский сад». Напоминаем о необходимости отслеживания очередности ребенка на Портале государственных и муниципальных услуг РТ.
Разъяснения о работе АИС «Электронный детский сад», в том числе о движении электронной очередности ребенка, представлены на сайте нашего детского сада в разделе: Информация для родителей по приему заявлений в детский сад.
В этом году в детском саду будет осуществлен выпуск воспитанников в количестве 8 человек. В связи с этим, и вакантных мест 8.
Во исполнение Указа Президента Российской Федерации от 07.05.2012 №599 «О мерах по реализации государственной политики в области образования и науки», приказа Министерства образования и науки Республики Татарстан от 20.02.2015 №1051/15 в приоритетном порядке в детский сад планируется направить детей в возрастной категории от 3 до 7 лет.
-
Бүлмә гөлләре 21.05.2021
Тамчы гөлем, яран гөлем,
Өебез бакча төсле.
Үзем үстерәм иркәләп,
Чәчәкләре хуш исле.Әй, гөлләрем, гөлкәйләрем,
Яратыр идем кочып,
Уйнар идем арагызда,
Күбәләк булып очып. -
Бәйрәм белән! 09.05.2021
Тарих битләренә коточкыч газаплары, чиксез югалтулары белән кереп калган сугыш сөреме илебезнең бер генә гаиләсен дә читләп үтмәгән. Сөекле улларын, яраткан ирләрен, әтиләрен югалткан аналарның, хатыннарның, балаларның кайгы-хәсрәте йөрәкләргә мәңгелеккә уелды, сугыш яралары гомерлеккә төзәлмәс җәрәхәтләр салды. Ләкин батыр йөрәкле ил халкы Бөек Җиңүгә ышаныч белән яшәде.
Хөрмәтле сугыш һәм тыл ветераннары, хөрмәтле сугыш чоры балалары! Ил өчен барган данлы көрәш елларында күрсәткән батырлыкларыгыз, көчле ихтыярыгыз, тыныч тормыштагы фидакарь хезмәтегез, туган җиргә көчле мәхәббәтегез һәм бүгенге якты тормышыбыз өчен сезгә олуг рәхмәтебезне белдерәбез. Ватаныбызны өзелеп яраткан данлы буын вәкилләренә карата ихтирам-хөрмәтебез чиксез зур. Беркемнең дә, беркайчан да бу дәһшәтле сугыш фаҗигаләрен онытырга хакы юк. Сезгә ихлас күңелдән исәнлек-саулык, күңел күтәренкелеге һәм якыннарыгызның җан җылысын тоеп яшәвегезне телибез. Тормышларыбыз имин, көннәребез якты, күңелләр һәрчак шат булсын.
Җиңү килде җирне нурга күмеп
Шатлык белән күзне чылатып.
Килде ул көн — горур күкрәкләрдә
Орден-медальләрне чыңлатып
-
9 Май - Җиңү бәйрәме! 08.05.2021
Жирдә сугышлар булмасын
Тынычлык, дуслык булсын.
Бәхетле, шат балаларның
Көлүе яңгырап торсын.
Күкләребез һәрчак аяз булсын,
Солдат бүтән утка кермәсен.
Бәхетебезне алып китә торган
Язу әтиләргә килмәсен.
Бабайларның илгә тугрылыгын
Күңел белән төйган буын без
Кирәк икән алар кебек кыю
Алар кебек көчле булырбыз!
Бабайларның алсу каны балкый
Җиңү кояшының нурында
Онытмадык, мәңге онытмабыз
Алар батырлыгы турында!
-
Акция "Агач утыртабыз" 06.05.2021
Әлеге акциягә кечкенәләр төркеменә йөрүче балалар белән тәрбияче апалар да кушылды. Алар бакчабыз территориясенә чия үсентеләрен утырттылар.
-
Акция "Агач утыртабыз" 04.05.2021
Агач-куаклар тирә-як мохитебезне матурлаучы, саклаучы, һаваны чистартучы булып торалар. Безнең сәламәтлек тә яшеллек белән нык бәйләнгән. Бу җәһәттән яз-көз төрле акцияләр оештырыла. Шуларның берсе - Татарстанда урман утырту май көннәренә туры килде.Әлеге акциянең максаты - урманнарны үстерү генә түгел, ә киң җәмәгатьчелектә аңа карата сакчыл караш тәрбияләү, игътибарны "табигатьнең яшел үпкәсе"н саклау проблемаларына юнәлтү дә. Агач күбрәк булган саен төбәкләрнең экологик хәле дә яхшыра ләбаса.Эзмә "Саф чишмэ" балалар бакчасы да әлеге акциягә кушылды. Беренчеләрдән булып бакча территориясендә миләш, чия үсентеләре утыртылды.
-
Бәйрәм белән! 30.04.2021
Яз һәм хезмәт бәйрәме белән иң җылы котлауларыбызны кабул итегез! 1 Май – илебез байлыгын булдыруда хезмәт иткән бөтен кешеләр бәйрәме. Көн саен үзенең хезмәте белән ватанын һәм гаиләсен чәчәк аттыручы бөтенхалык бәйрәме. Аны барлык буыннар да ярата һәм ул дөрестәндә халыкныкы санала. Вакыт аны яңа эчтәлек белән тулыландыра. Өлкән буын өчен 1 Май элеккечә пролетар бердәмлекне гәүдәләндерә, ә яшьләр өчен–табигать һәм кешелек көчен тудырган язгы чәчәк ату чоры. Барыгызны да яшел чирәмнәре шытып чыккан, каеннары яфрак ярган, умырзаялары чәчкә аткан яз бәйрәме – Беренче май белән котлыйбыз. Язның сулышы, дәрте, илаһи мәгънәсе күңелләребезгә нур өстәсен. Язның ягымлыгы күзләребезгә кунсын, бәхет кояшы көннән-көн яктыра барсын, йөрәгебез хискә тулсын, һәрвакыт яшь булыйк. Гомеребез дә яз көне кебек якты, кояшлы, аяз күкле, нурлы булсын!