Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Изминский детский сад «Саф чишмэ» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
Адрес: | 422052, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Измя, улица Школьная, дом 9 |
Телефон: | +7(843)-624-91-15 |
E-Mail: | safchishme.sad@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ - Изминский детский сад "Саф чишмэ" |
Руководитель: | Гошина Олеся Викторовна |
Год основания учреждения: | 1998 |
У нас учатся: | 32 |
У нас учат: | 4 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Изминский детский сад «Саф чишмэ» Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 ( 37 ) 38 39 40 >>
-
Безнең уңышлар 18.01.2022
"Лучшее оформление новогодний фотозоны" конкурсы буенча бакчабыз беренче урынны яулады.
-
Халкыбыз уеннарын уйнап 16.01.2022
Уеннар – милләтнең бай рухи хәзизәсе ул. Алар милләт, җәмгыять үсеше процессларындагы яшәү рәвешләрен, социаль , иҗтимагый күренешләрне һҽм ерак заманнарда яшәгән бабаларыбызның дөньяга карашын, тормыш-көнкүрешен үзләренә ―сеңдереп, саклап килгәннәр. Шуның өчен уеннар милләтнең этник тарихын өйрҽнүдә кыйммҽтле чыганак булып хезмәт итҽлә. Кечкенәләр төркеменә йөрүче балаларыбыз бик теләп "Йөзек салыш", "Зәлидә" уеннарын уйныйлар.
-
Хәрәкәттә - бәрәкәт 15.01.2022
Хәрәкәтле уеннар балаларга белем һәм тәрбия бирү ягыннан зур әһәмияткә ия. Алар балаларның физик сыйфатлар, барыннан да бигрәк, җитезлек, өлгерлек тәрбияли. Уйнаганда, төрле хәрәкәтләр башкарганда, мускуллар ныгый, бу исә хәрәкәт итү органнарының дөрес формалашуына уңай йогынты ясый. Уеннар вакытында эш күләменең үзгәреп торуы, катлаулы хәрәкәтләрнең җиңелерәкләре белән чиратлашуы кан әйләнеше һәм сулыш органнарының эшчәнлеген яхшырта. Татар халык уеннарының үзенчәлекләре шунда: аларда ярышу, хезмәттәшлек, хәрәкәтләрдә күмәклек, бердәмлек өстенлек итә. Алар организмга һәрьяклап тәэсир ясый, уенда катнашучыларда мөстәкыйльлек тәрбияли, уеннарның эчтәлеге кәефне күтәрә, уңай кичерешләргә этәрә. Бер ук уенны кабат-кабат уйнасаң да, ул һәрвакыт яңача кабул ителә, уенда катнашучының хәрәкәтләре һәр очракта төрлечә булырга мөмкин.Шул сәбәпле, балалар белән режим вакытларында даими халкыбыз уеннары уйналына.
-
Тәрәзә төбендәге бакча 15.01.2022
Балаларга тәрәзә төбендә дә яшелчә, чәчәкләр үстереп булуын күрсәтү максатыннан, кечкенәләр төркеме балалары белән савытларга суган, укроп утырттык.
-
Читек бизәү 14.01.2022
Балаларны татар халкының милли бизәкләре белән таныштыру максатыннан, зурлар төркеменә йөрүче балалар читек бизәделәр.
-
Безнең уңышлар 14.01.2022
Үткәрелеп килгән конкурсларда балалар даими катнашып торалар.
-
Искечә Яңа ел! 13.01.2022Ап-ак карларга уралып
Син киләсен Яңа ел!
Ак карлардай ак бәхетле,
Булсын безнең яңа юл.Хуш киләсең, Яңа ел! -
Искечә Яңа ел! 13.01.2022Табыныбыз мул булсын,
Якыннарым, дус-ишьләрем,
Табын турендә торсын!Яңа ел барыбызга
Китерсен бәхет, шатлык.
Сәламәтлек юлдаш булсын!
Кирәкми башка затлык.Тынычлык булсын илдә,
Елмайсын йөзләр гел дә!
Күк йөзендә кояш безгә,
Нурларын сипсен гел дә!Эшьләребез уң булсын,
Тик шатлыклы минутлардан
Безнең гомерләр торсын!
Яңа ел котлы булсын! -
Безнең уңышлар 10.01.2022
Балалар даими рәвештә төрле олимпиадаларда катнашып торалар.
-
Яңа ел белән! 30.12.2021
Кадерле дуслар! Алдагы өр-яңа ел бары бәхет-куанычлар гына алып килсен. Туасы таңнар тыныч булсын. Гомер юлларыбыз шатлык белән тулып торсын. Кызыклы очрашулар, бәхетле мизгелләр күп булсын! Эшләребездә уңышлар юлдаш булсын, күңелләребездәге мәрхәмәтлелек бар җиһанны яктыртсын. Йортларыбызга авырулар, хәвеф-хәтәрләр, бәла-казалар килмәсен. Гаиләләребездә бәхет уты һәрвакыт сүнмичә янып торсын! Яңа ел белән сезне, киләсе еллар бәхет китерүче еллардан булсын!