Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Изминский детский сад «Саф чишмэ» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
Адрес: | 422052, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Измя, улица Школьная, дом 9 |
Телефон: | +7(843)-624-91-15 |
E-Mail: | safchishme.sad@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ - Изминский детский сад "Саф чишмэ" |
Руководитель: | Гошина Олеся Викторовна |
Год основания учреждения: | 1998 |
У нас учатся: | 32 |
У нас учат: | 4 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Изминский детский сад «Саф чишмэ» Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 31 ( 32 ) 33 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
Г. Тукайда кунакта 23.04.2022
-
Тренировочная эвакуация 23.04.2022
23 апреля 2022 года прошла тренировочная эвакуация в целях закрепления знаний и навыков по быстрой эвакуации из здания сотрудниками и воспитанниками в случае возникновения пожара или иной ЧС.
-
Исемең матур, кемнәр куйган 19.04.2022
Татар халкының бик мөһим йоласы бар, ул – бала тугач, аңа исем кушу. Чөнки исем ул яшәү туграсы, гомер тамгасы. Татар халкының йола, гореф- гадәт, бәйрәмнәрен өйрәнеп, шул ук вакытта һәр баланың исем аңлатмасын ачыклау максатыннан бакчабызда “Исемең матур, кемнәр куйган” бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмгә балалар үз исемнәренең мәгънәсен әти-әниләре белән берлектә белеп, язып алып килделәр. Шул рәвешле йолаларыбызга карата балаларда кече яшьтән кызыксыну уятабыз.
-
Исемең матур, кемнәр куйган 19.04.2022
-
Сыерчык оясы 15.04.2022
Берничә өлештән торган предметларны ябыштырырга өйрәтүне дәвам итү,кошларга карата мәрхәмәтлелек тэрбияләү,өлешләрне билгеле эзлеклелектә, үрнәк буенча ябыштыра белү күнекмәсен үстерү,өлешләрне дөрес ябыштыра, ел фасылларына хас билгеләрне эйтә белү масатыннан, кечкенәләр төркеме балалары белән сыерчык оясы кисеп ябыштырдык.
-
Космонавтика көне 12.04.2022
Син ул, илем, тормыш җырын
Җиһанга күчергән ил –
Йолдызларга юл салучы
Лачыннар үстергән ил.
Йөзәр алар чиксез күктә,
Без үскәч, безнең буын
Дәвам итәр киләчәктә!
Галәмдә алар юлын. -
Гармун алыйк әле, дускай 12.04.2022
Борынгы заманнардан ук татар халкы моңлылыгы, уен коралларында оста уйнавы белән аерылып торган. Татар халкында киң таралган уен коралларының берсе – гармун. Халык уен кораллары белән балаларны даими таныштырып торабыз. Тәрбиячеләребез Эзмә мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә кулга-кул тотынышып очрашулар, ачык шөгыльләр, экскурсияләр, әңгәмәләр үткәреп киләләр.
-
Милләтебезнең асыл бизәкләре 09.04.2022
Халкыбызның рухи мирасын саклау, милләтебезнең асыл бизәкләрен, милли киемнәренә мәхәббәт тәрбияләү, пөхтәлек, осталык күнекмәләре булдыру максатыннан балаларны чигү сәнгате белән дә даими таныштырып торабыз.
-
Минем хыялдагы ракетам 08.04.2022
Балалар белән космос турында сөйләштек, аларның хыялдагы ракеталарын ясадык.
-
Биючегә сүз әйтмәгез, бии-бии остара 08.04.2022
Якын дуслар җыйналганнар
Ял итәр өчен бүген.
Иң матур биюләрне
Биеми мөмкин түгел!
Бие, әйдә биегез!
Һәммәсе таң калсыннар.
Эзмә балалары диеп,
Сокланып карасыннар!
Бакчабызда бию конкурсын да оештырдык. Балалар бик теләп әлеге чарада катнаштылар.