Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Изминская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422052, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Измя, ул. Школьная, д. 5 |
| Телефон: | +7(843)-624-91-75;+7(843)-624-91-95 |
| E-Mail: | Izma.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Изминская СОШ" |
| Руководитель: | Гибадуллин Зульфат Фоатович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 248 |
| У нас учат: | 30 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Изминская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 68 69 ( 70 ) >>
-
Лагерьда 7нче көн 07.06.2019

Лагерьдагы бүгенге көнебез шахмат турниры, күңелле шашка уены, "До,ре,ми,фа" дип аталган җыр конкурсы, комик футбол уйнау белән истә калачак.
-
Лагерьда 6нчы көн 06.06.2019

6нчы июнь - Россиядә Пушкин көне буларак билгеләп үтелә. Лагерьда да әлеге көнне билгеләп үттек: А.С.Пушкин иҗаты буенча интеллектуаль уен үткәрелде. Шулай ук Эзмә авылында урнашкан Мавлетов А.Х.ның мебель цехына, почтага, "Игенче" күмәк хуҗалыгы бухгалтериясенә, "Балкыш" кибетенә экскурсия оештырылып, төрле һөнәр ияләре һәм аларның башкарган хезмәтләре белән таныштылар.
-
Лагерьда 5нче көн 05.06.2019

5нче июнь - Бөтендөнья әйләнә - тирәне саклау көне. Шул уңайдан, бүгенге көнебез табигатькә багышланды. Укучыларыбызның табигать турында белемнәре тикшерелде, табигатьне саклау кагыйдәләре искә төшерелде, табигатькә экскурсия оештырылды.
-
Лагерьда 4нче көн 04.06.2019

Лагерьга укучыларыбыз теләп йөри. Бүген иртәнге аштан соң ТАССРга 100 ел уңаеннан проект эшләре һәм рәсем конкурсы уздырылды, балигъ булмаган балалар белән эшләү инспекторы Габдрахманов Р.В. профилактик әңгәмә үткәрде, Төшке аштан соң болынга экскурсия оештырылды.
-
Лагерьда 3нче көн 03.06.2019

"Йолдызлар фабрикасы" дигән концертта укучыларыбыз үзләренең сәләтләрен күрсәтте. Әлеге концерт зур әзерлек белән оештырылды һәм үткәрелде.
-
Лагерьда 2нче көн 02.06.2019

Лагерьның бүгенге көне дә күңелле уеннар, бәйгеләр белән истә калды. Балалар белән "Һөнәрләр илендә" дип аталган викторина уздырылды, иң күп балл җыйган укучыларыбызга грамоталар тапшырылды, "Сәламәтлек үз кулымда" дигән темага проект эшләре эшләнде, төшке аштан соң спорт мәйданчыгында спорт уеннары оештырылды.
-
Лагерьда 1нче көн 01.06.2019

Бүген мәктәбебездә "Дуслык" ял һәм сәламәтләндерү (45 укучы), "Кырмыска" хезмәт һәм ял лагере (7 укучы) үз эшләрен башлап җибәрде. "Дуслык" лагерена йөрүче укучыларыбыз иртәнге аштан соң отрядларга бүленеп, исем, җыр сайладылар, отряд почмагы чыгардылар. Төшке аштан соң, Балаларны халыкара яклау көне уңаеннан, асфальтта рәсем ясау конкурсы уздырылды, хәрәкәтле уеннар уйналды.
-
ДЕТСКИЙ ТЕЛЕКАНАЛ НА ТАТАРСКОМ ЯЗЫКЕ "ШАЯН ТВ" 31.05.2019

Детский телеканал на татарском языке "ШАЯН ТВ"
Татар телендә балалар телеканалы "ШАЯН ТВ"
Ссылка: https://cloud.mail.ru/stock/W8BpvBPAYP3ZSu2Gj6uMJo3A
-
18нче май - музейлар көне 18.05.2019

Бүген 4нче һәм 7нче сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре Хабибуллина Ф.Т., Зиганшина Н.С. белән Сатыш авылындагы мәдрәсәдә экскурсиядә булдылар.
-
11.05.2019

Һәрьяктан камил кешедә һичшиксез булырга тиешле сыйфатларның берсе – аның хезмәтне яратуы, хезмәт кешеләренә хөрмәт һәм теләсә кайсы өлкәдә эшләргә әзер булуы. Гаиләдә, мәктәп яны бакчасында кулдан килгәнчә эшләү – хезмәт тәрбиясе бирүнең бер ысулы ул. Без дә бүген укучыларыбыз ярдәме белән мәктәп бакчабызга кишер, чөгендер, чәчәкләр утырттык.







