Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Изминская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422052, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Измя, ул. Школьная, д. 5 |
Телефон: | +7(843)-624-91-75;+7(843)-624-91-95 |
E-Mail: | Izma.Saba@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Изминская СОШ" |
Руководитель: | Гибадуллин Зульфат Фоатович |
Год основания учреждения: | 1984 |
У нас учатся: | 248 |
У нас учат: | 30 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Изминская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 61 ( 62 ) 63 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
Танып - белү сәгате 13.02.2020
ТАССРга 100 ел тулу уңаеннан "Укучының мәдәни көндәлеге" проекты кысаларында Иләбәр авыл китапханәчесе Галиева Вәсилә Шайхулла кызы 2нче сыйныф укучылары белән "Тарих кайдан башлана" дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрде.
-
Юлда йөрсәң, бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел! 04.02.2020
«Юлда йөрсәң, бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел!” дип юкка гына әйтмиләр. Чөнки һәр кеше үз бусагасыннан атлап чыгуга юлга эләгә. Юлның үз кагыйдәләре һәм законнары бар. Аларны катгый рәвештә үтәргә кирәк. Юл йөрү кагыйдәләре турында булган белемнәрен арттыру һәм ныгыту максатыннан чыгып, бүген мәктәбебездә башлангыч сыйныф укучылары белән шул исем астында чара уздырылды. Иң элек һәр сыйныф укучылары арасында юл йөрү кагыйдәләре буенча интеллектуаль бәйге үткәрелде. Соңыннан "Светофор" яшь юл хәрәкәте инспекторы отрядындагы укучыларыбызның чыгышы тәкъдим ителде. Чарада юл йөрү куркынычсызлыгы дәүләт бюджет оешмасының Саба бүлекчәсе җитәкчесе Ягафарова Г.Н., балигъ булмаган балалар белән эшләү инспекторы Габдрахманов Р.В. катнашты. Алар укучыларыбызга юл йөрү кагыйдәләрен тагын бер кат исләренә төшереп, үзләренең теләк-киңәшләоен җиткерделәр, истәлек бүләкләре тапшырдылар.
-
Очрашу 01.02.2020
Бүген, 1нче февраль көнне, мәктәпне тәмамлаучы укучылар - бүгенге студентлар һәм уку йортларын тәмамлап, үз юнәлешләре буенча төрле өлкәләрдә хезмәт куючылар белән очрашу кичәсе үтте. Әлеге чара укучыларыбызга һөнәри юнәлеш бирү максатыннан үткәрелде. Кичәге укучыларыбыз уку йортларына керү, студент тормышы турында, дәресләр, яшәү шартлары хакында,беренче көннәрдә булган дулкынланулары, мәктәпне сагынулары, мәктәптә ныклы белем алырга кирәклеге турында сөйләделәр, чыгарылыш сыйныф укучыларыбызга һөнәр сайлау буенча үзләренең киңәшләрен бирделәр.
-
Прием в 1 класс 30.01.2020
-
Котлыйбыз! 27.01.2020
Мәктәбебезнең 4нче сыйныф укучысы Усманова Нәзирә һәм 5нче сыйныф укучысы Шайдуллина Илүсә (укытучылары Әхмәтова Р.И. һәм Мифтахова В.Х.) татар теленнән республика олимпиадасы призерлары булдылар. Чын күңелдән котлыйбыз!
-
Котлыйбыз! 21.01.2020
7нче сыйныф укучысы Йосыпов Наиль астрономия фәненнән республика олимпиадасында призер булды (укытучысы Йосыпов З.З.). Чын күңелдән котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез.
-
ТАССРга 100 ел 18.01.2020
ТАССРга 100 ел уңаеннан мәктәбебездә китапханә дәресе үткәрелде. Китапханәче Хабибуллина Ф.Т. укучыларны Татарстан тарихы белән таныштырды, әлеге датага карата проект эшләре эшләнде. Шулай ук Татарстан тарихына багышланган китаплардан һәм укучыларның иҗади эшләреннән күргәзмә оештырылды.
-
Кошлар ашханәсе 12.01.2020
Мәктәбебез ишегалдында кошлар өчен җимлекләр куелды. Укучыларыбыз әлеге җимлекләрне һәрдаим карап, канатлы дусларыбызга азык салып торалар.
-
Профилактическая беседа 10.01.2020
Сегодня ОПОП Исполнительного комитета Сабинского муниципального района Исхакова А.Р. и ИПДН ОМВД России по Сабинскому району Габдрахманов Р.В.провели профилактическую беседу с учащимися 8,10 классов.
-
Проект "Цифровые сертификаты" 04.01.2020
Для "Кадров для цифровой экономики" реализуется проект "Цифровые сертификаты" https://xn--80adjkcael4abtflqeskx.xn--p1ai/