Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Изминская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422052, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Измя, ул. Школьная, д. 5 |
| Телефон: | +7(843)-624-91-75;+7(843)-624-91-95 |
| E-Mail: | Izma.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Изминская СОШ" |
| Руководитель: | Гибадуллин Зульфат Фоатович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 248 |
| У нас учат: | 30 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Изминская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 ( 68 ) 69 70 >>
-
Көзге изгелек атнасы 05.09.2019

Бүген көзге изгелек атнасы башланды. Әлеге атналык кысаларында "Халкымның күңел җәүһәрләре" түгәрәгенә йөрүче укучылар "Яхшы сүз" акциясендә катнашып, авыл халкына, укучылар һәм укытучыларга изге теләкләр, матур сүзләр язылган йөрәкләр өләште.
-
Корбан ашы 03.09.2019

Бүген укучыларыбыз корбан ашыннан авыз итте. Илнур абый Газизов укучыларыбызга вәгазь сөйләде, әдәп-әхлак кагыйдәләрен искә төшереп, киңәшләрен җиткерде.
-
Профилактик әңгәмә 03.09.2019

Инспектор ПДН Габдрахманов Р.В. и общественный инспектор Исхакова А.Р. провели профилактическую беседу с учащимися.
-
Белем бәйрәме 01.09.2019

Яңгырады бүген һәр төбәктә,
Көмеш кыңгырау чыңы.
Мәктәпләргә рәхим ит, әйдә,
Яңа уку елы!
-
Образовательная сессия "Точка роста" 19.08.2019

С 19 августа по 23 августа 2019 года на базе детского технопарка «Кванториум» (г. Набережные Челны) проходят образовательные сессии для учителей Центров образования цифрового и гуманитарного профилей «Точка роста», созданные на базе сельских школ в рамках федерального проекта «Современная школа» национального проекта «Образование». На этой сессии участвуют учителя технологии нашей школы Закарова Г.Р. и Шайхлисламов Б.Ф.
-
Лагерьда 21нче көн 25.06.2019

Бүген лагерьның соңгы көне. Лагерь башында буй һәм авырлыкны үлчәгән идек, бүген соңгы көндә дә бу эшне башкардык. Күп укучыларыбыз үсеп тә киткән, авырлыклары да арткан. Теләкләр язып, киләсе елга лагерьның соңгы көнендә укырга дип, җир астына күмдек. Отрядлар арасында концерт оештырылды. Иң соңыннан бүләкләр өләшенде. Балалар лагерьдан бик канәгать калды.
-
Лагерьда 20нче көн 24.06.2019

Лагерьның соңгы көннәре якынлаша. Бүген укучылар "Ә безнең лагерьда...", "Сау бул, лагерь!" дигән стена газеталары чыгардылар. Түбән Кама курчак театры спектаклен дә балалар яратып карады. Спорт мәйданчыгында уздырылган спорт уеннарында да актив катнаштылар. Көн нәтиҗәле үтте.
-
Лагерьда 19нчы көн 22.06.2019
1941 елның 22 нче июне – һәммәбезгә дә таныш дата. Бу көнне, алсу таң атканда, туган илебезгә немец-илбасарлары һөҗүм иткән. Алсу таң канлы таңга әйләнгән. Авылыбыздагы барлык ир-егетләрне сугышка озатканнар, күбесе яу кырында ятып калган. Безнең якты тормышыбыз, бәхетле киләчәгебез өчен үзләрен аямыйча көрәшкән батыр якташларыбызны беркем дә, беркайчан да онытырга тиеш түгел. -
Лагерьда 19нчы көн 22.06.2019

Бүген көнебез саф һавада узды. Обелискка чәчәкләр салганнан соң, кече Сабантуй оештырдык, халкыбызның яратып уйнала торган уеннарын уйнадык. Ә саф һавада төшке аш - үзе бер рәхәт! Көнебез сизелми дә үтте.
-
Лагерьда 18нче көн 21.06.2019

22нче июнь - Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан обелискка салу өчен чәчәкләр ясау, "Табигать әлифбасы" дигән экологик уен, биюләр һәм күңелле уеннар белән тагын бер көнебез артта калды.







