Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Изминская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422052, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Измя, ул. Школьная, д. 5 |
| Телефон: | +7(843)-624-91-75;+7(843)-624-91-95 |
| E-Mail: | Izma.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Изминская СОШ" |
| Руководитель: | Гибадуллин Зульфат Фоатович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 248 |
| У нас учат: | 30 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Изминская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 141 142 143 ( 144 ) 145
-
Яшә, чишмә! 18.09.2015

"Яшә,чишмә" акциясе кысаларында укучыларыбыз чишмә янына экскурсиягә барып, аның тирә-юнен җыештырдылар.
-
Отряд сборы 17.09.2015

Бүген "Сәйлән" отряды варислары белән "Табигать - безнең дустыбыз" темасына сбор үткәрелде. Сборда сентябрь аенда билгеләнеп үтүче "Байкал күле көне", "Урманчылар көне" һәм "Диңгез көне" буенча әңгәмә булды һәм видеоролик каралды.
-
Спартакиада
16.09.2015
Бүген районыбыз мәгариф хезмәткәрләренең спартакиадасы булып узды. Безнең мәктәбебез укытучылары да әлеге спартакиадада актив катнаштылар.
-
ГТО 15.09.2015

Мәктәбебездә быелгы уку елында да ГТОны тормышка ашыру дәвам итә: укучыларыбыз сайтларда теркәлү уза, әти-әниләрнең ризалыгы алына, исемлекләр яңартыла.
-
"Ышаныч телефоны" 13.09.2015

Әлеге акция кысаларында бүген 5-6нчы сыйныф укучылары белән сыйныф сәгате үткәрелде, анкеталар тутыртылды.
-
Балалар куркынычсызлыгы 09.09.2015

Бүген мәктәптә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан, эвакуация үткәрелде. Укучыларга янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре тагын бер тапкыр аңлатылды.
-
Экстремизмга-юк! 08.09.2015

Мәктәбебездә "Экстремизмга-юк!" айлыгы дәвам итә. Шушы айлык кысаларында Лидия Фәритовна башлангыч сыйныф укучылары белән "Без халыклар дуслыгы яклы!", "Мин яшәгән район" темалары буенча рәсемнәр ясатып, иң матур рәсемнәрне билгеләделәр.
-
Китапханәгә экскурсия 07.09.2015

Бүген 2а сыйныф укучылары китапханәдә экскурсиядә булдылар. Китапханәче Алинә Раилевна укучыларны китап укуга кызыксындыру максатыннан яңа китаплар, сүзлекләр белән таныштырды, алар белән ничек эшләргә кирәклеген аңлатты.
-
Парк һәм скверлар елы 05.09.2015

Республикабызда 5-6 сентябрьдә билгеләп үтелгән Парклар һәм скверлар көннәре безнең мәктәбебездә дә спорт мәйданчыгы ачылу вакыйгасы белән истә калырлык булды. Шатлыгыбызны уртаклашып, район башлыгы Рәис Миннеханов һәм ТР вице-премьеры Васил Шәйхразиев үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр.
-
День финансовой грамотности 05.09.2015

9-11 сыйныф укучылары белән әлеге акция кысаларында ачык дәрес үткәрелде. Дәрескә Эзмә авыл җирлеге башкарма комитеты белгече Хафизова Ф.М. чакырылды. Ул укучыларны җирле үзидарә органнарының финанс эшчәнлеге белән таныштырды һәм укучыларның әлеге өлкә буенча кызыксындырган сорауларына җаваплар бирде.







