Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Изминская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422052, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Измя, ул. Школьная, д. 5 |
| Телефон: | +7(843)-624-91-75;+7(843)-624-91-95 |
| E-Mail: | Izma.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Изминская СОШ" |
| Руководитель: | Гибадуллин Зульфат Фоатович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 248 |
| У нас учат: | 30 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Изминская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 141 142 ( 143 ) 144 145
-
Өлкәннәр янында 03.10.2015

10нчы сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре Найлә Мансуровна белән озак еллар мәктәбебездә техник хезмәткәр булып эшләгән Флера апа янына барып, хәлләрен белеп, бәйрәм белән котлап кайттылар.
-
Куркынычсызлык дәресләре. 02.10.2015

Бүген мәктәбебездә балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан бердәм класс сәгатьләре үткәрелде .Укучыларга янгын сүндерүчеләр эше турында элементар белемнәр формалаштыру;янгын куркынычсызлыгы таләпләрен төгәл үтәү, шулай ук эвакуацияләү планы белән таныштыру; огнетушительне куллану күнекмәләре ныгытылды . Укучыларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен аңлату; утның җылылык һәм яктылык чыганагы гына түгел, саксыз эш иткән очракта күп бәла-казалар сәбәпчесе булуы; сулыклар янында үз-үзенне саклау,үз - үзенне тоту; юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәү кагыйдәләре аңлатылды. Куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү, гадәттән тыш хәлләр вакытында үз-үзеңне саклау, тормыш куркынычсызлык нигезләре темаларына әңгәмәләр, викториналар үткәрелде, презентацияләр, видеороликлар каралды, проект эшләре эшләтелде.
-
Өлкәннәр көне. 01.10.2015

Укучыларыбыз һәм педагог - организатор Зиганшина Н.С. лаеклы ялдагы укытучылар һәм техник хезмәткәрләрне бәйрәм белән котлап,өйләрендә булдылар.
-
Корбан ашы 29.09.2015

Бүген мәктәптә Корбан ашы үткәрелде.
-
Милләтләр кроссы
26.09.2015
Укытучылар, укучылар катнашында бүген "Милләтләр кроссы-2015" үтте. Кросста җиңүчеләргә Эзмә авыл җирлеге башлыгы Гайфиев Р.Ш. грамоталар һәм акчалата бүләкләр тапшырды.
-
Очрашу 25.09.2015

Бүген мәктәбебезнең горурлыгы булган якташ язучыбыз, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан журналистлар берлегенең "Бәллүр каләм" бүләге иясе, Татарстан Журналистлар берлеге әгъзасы Гөлсинә Наил кызы Галимуллина белән очрашу булды.
-
Олимпиада 23.09.2015

21нче сентябрьдә укучыларның Бөтенроссия олимпиадаларының мәктәп турлары башланып китте. Бүген укучылар математика фәненнән олимпиада эшләрен башкардылар.
-
Пенсия грамоталылыгы көне 22.09.2015

Пенсия грамоталылыгы көне уңаеннан мәктәбебездә РФ Саба һәм Теләче районнары буенча пенсия билгеләү һәм түләү бүлеге начальнигы Нуруллина Наҗия Рәшитовна һәм әйдәп баручы белгеч Латыпова Алсу Фәниловна 9-11 сыйныф укучыларын пенсия фондының эшчәнлеге белән таныштырдылар, укучыларның сорауларына җаваплар бирделәр.
- Корбан ашы 20.09.2015
-
Тимер юлда куркынычсызлык 19.09.2015

Тимер юлда балалар куркынычсызлыгы буенча башлангыч сыйныфлар белән мультфильмнар карап, анализланды, куркынычсызлык кагыйдәләре аңлатылды.







