Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Изминская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422052, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Измя, ул. Школьная, д. 5 |
| Телефон: | +7(843)-624-91-75;+7(843)-624-91-95 |
| E-Mail: | Izma.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Изминская СОШ" |
| Руководитель: | Гибадуллин Зульфат Фоатович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 248 |
| У нас учат: | 30 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Изминская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 141 ( 142 ) 143 144 145
-
"Хәзинәләр утравы" 22.10.2015

Бүген 5нче сыйныф укучылары Галиуллин Данияр һәм Сафиуллина Иделия китапханәче Набиева А.Р. белән сәләтле балалар мәктәбендә оештырылган "Хәзинәләр утравы" дигән уенда катнашып , мактау грамоталары алып кайттылар.
-
Көзге бал
20.10.2015
8-11нче сыйныфлар катнашында бүген мәктәптә "Көзге бал" үткәрелде. Һәр сыйныф әлеге кичәгә концерт номерлары, уеннар әзерләде. Кичә ахырында "Иң иҗади", "Иң тырыш", "Иң мөстәкыйль", "Иң актив" сыйныфлар билгеләнеп, грамота һәм бүләкләр тапшырылды.
-
Уңыш бәйрәме 16.10.2015

Башлангыч сыйныфлар арасында педагог-оештыручы Зиганшина Н.С. көз, көзге уңыш, муллык темасы буенча "Зур уен" дип исемләнгән чара үткәрде. Укучылар алты станциядә көч сынаштылар һәм сыйныфлар арасында җиңүчеләр билгеләнде.Укучылар әлеге уенда бик теләп катнаштылар.
-
Бәхет иле-балачак 15.10.2015

Бүген Тимершык авылы мәдәният йортында үткәрелгән "Бәхет иле-балачак" район конкурсында 4 сыйныф укучысы Мансурова Ания, 5 сыйныф укучылары Әмирҗанова Зәринә, Йосыфҗанов Рәмзил, Хадиева Зилия, 6 сыйныф укучысы Әхмәтшина Зөлфия, 7 сыйныф укучысы Нәгыймов Әмир катнашып, бик матур чыгыш ясап кайттылар.
-
Дару үләннәре җыю акциясе 14.10.2015

Дару үләннәре җыю буенча районыбыз республика күләмендә 2нче урынга лаек булган. Әлеге акциядә безнең укучыларыбыз да бик актив катнашты. Дару үләннәре җыюда катнашкан һәр укучыга, аларның әти-әниләренә зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Мини-футбол 11.10.2015

Килдебәк урта мәктәбендә оештырылган мини-футбол ярышында катнашып, мәктәбебез укучылары 3нче урын алып кайттылар (җитәкчесе А.Г.Галиев). Укучыларыбызга алга таба да зур уңышлар телибез.
-
Шашка ярышы
10.10.2015
Мәктәбебез укучылары бүген Саба гимназиясендә шашка ярышларында булып кайттылар.
-
Ярминкә - 2015 10.10.2015

Мәктәбебез Казан шәһәренең агропромышленность паркында оештырылган ярминкәдә катнашты.
-
Котлыйбыз! 06.10.2015

Район мәдәният йортында Укытучылар көне булып узды. Безнең мәктәпкә "Иң яхшы бакча" муниципаль конкурсының "Иң яхшы чәчәклек" номинациясендә II урын бирелде. Әлеге хезмәткә өлеше кергән һәрбер укучыбызга,укытучыларыбызга, техник хезмәткәрләргә зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
Укытучылар көне 05.10.2015

Бүген иртәдән үк безнең мәктәптә бик күңелле булды: 10 сыйныф укучылары һәрбер укытучыга үзләре ясаган чәчәкләрне бүләк иттеләр, 5нче сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре Нәзилә Ниязовна белән мәктәп коридорларын бизәде. Дәресләрдән соң әлеге сыйныф укытучылар өчен бик матур, үзенчәлекле кичә күрсәтте. Укучылар җыр, биюләр белән беррәттән кызыклы күренешләр дә күрсәтте, мәктәп буенча экскурсия дә үткәрделәр , укытучыларны бәйрәм белән котлап чәчәкләр һәм төрле илләргә сәяхәткә барып ял итеп кайту өчен "путевкалар" да бүләк иттеләр. Кыскасы, әлеге бәйрәмнән һәрберебез күтәренке кәеф, күңелләребез тулы шатлык белән таралыштык.







