Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Икшурминская кадетская школа-интернат имени Байкиева К.С.»
Визитная карточка
| Адрес: | 422066, Российская Федерация, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Ст. Икшурма, ул. Ленина, дом 17 |
| Телефон: | 8(84362)41642 |
| E-Mail: | Ikshurma.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГБОУ «Икшурминская кадетская школа-интернат имени Байкиева К.С.» |
| Руководитель: | Хидиятуллин Айрат Нурфаязович |
| Год основания учреждения: | 1933 |
| У нас учатся: | 203 учащихся |
| У нас учат: | 25 учителя |
Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Икшурминская кадетская школа-интернат имени Байкиева К.С.» - новости
Страницы: << 191 ( 192 ) 193 194 195 196 197 198 199 200 >>
-
Лесхоз 18.06.2014

18 июнь көнне “Кояшкай” балалар сәламәтләндерү лагереньда ял итүче балалар гадәттәгедән иртәрәк уяндылар. Чөнки алар үзләренең Лесхоз якларына юл тотачагын беләләр иде. Иртән балалар барысыда экскурсиягә барырга эзер иделәр.
Без башта “Урман селекция орлыкчылык үзәгенә” юл тоттык. Анда балалар агачлар ничек итеп орлыкландырыла, шул орлыклар ничек итеп утыртылулары белән таныштылар. Үсеп җитешкән кәлшәләрне ничек саклаулары һәм кай тарафларга озатылулары турында тынладылар. Үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар. Иң кызыгы шул булды, шушы орлыкчылык үзәгендә җитештерелгән продукцияне бөтен республикага, Россиягә озатылуы турында сөйләгәндә балалар бик кызыксынып тыңладылар.
Шуннан соң без боз сараена юл алдык. Җәйге эсседән соң бозга кергәч, боз салкыны гәүдәләрне өтеп алды. Ләкин балаларның бозда шуу теләге бик көчле иде, алар бу салкынлыкка бирешмәделәр, рәхәтләнеп бозда шудылар. Аларны тренерлар бозда төрле хәрәкәтләр, алымнар ясарга өйрәттеләр. Балалар туганчы рәхәтләнеп шудылар,уйнадылар. Вакытлары сизелми дә үтеп китте.
-
ДЕНЬ ОТКРЫТЫХ ДВЕРЕЙ!
18.06.2014
1 июля в 9.00 в Икшурминской кадетской школе-интернат проводится
ДЕНЬ ОТКРЫТЫХ ДВЕРЕЙ!
Приглашаем всех желающих учиться в 5–11-х классах на собеседование, по адресу:
Сабинский муниципальный район, с. Ст. Икшурма, ул. Ленина, дом 17
Телефон: 88436241642. -
“Очты – очты, самолетлар “ 18.06.2014

“Кояшкай” балалар сәламәтләндерү лагере вакытын бик күңелле һәм кирәкле итеп уздыра. Балалар лагерьда ял итәләр, төрле бәйгеләр үтә, төрле җирләргә экскурсияләргә баралар. Шулай ук лагерьда төрле спорт ярышлары үтә. Балалар бу ярышларда бик теләп катнашалар. “Очты – очты, самолетлар “ бәйгесендә балалар бик теләп катнаштылар. Башта үзләре төрле формада самолетлар ясадылар. Чөнки алар ел буе түгәрәккә йөреп самолетлар ясарга өйрәнделәр. Шушуы ясаган самолетларны очырып ярыштылар. Кемнең самолеты ерагырак оча. Балалар бик кызыктыргыч итеп уйнадылар. Уенчык самолетлар хәтта чын самолетларга охшап калдылар. Менә шулай бик мавыктыргыч һәм күңелле итеп ял итәләр балалар лагерьда.
-
Дельфинария 17.06.2014

“Кояшкай” балалар сәламәтләндерү лагере вакытын бик күңелле һәм кирәкле итеп уздыра. 17 июнь көнне балалар Чаллы шәһәренә дельфинариягә экскурсиягә бардылар. Чын дельфиннарны күрү, аларның өйрәтелгән булулары балаларны тын калдырды. Алар дельфинариядәге хәлләрне шаккатып күзәттеләр. Юлы озын булсада балаларга бу экскурсия бик ошады. Алар бик күңелле ял итеп кайттылар.
-
“Аллы – гөлле балачак” 16.06.2014

Бүген 16 июнь көнне рәсем буенча балалар арасында “Аллы – гөлле балачак” исеме астында бәйге үткәрелде. Бу бәйгедә балалар бик теләп катнаштылар. Балалар ясаган төрле төстәге рәсемнәр белән зал тулы иде. Иң яхшы рәсем ясаучы балаларга грамоталар тапшырылды. Катнашучы балалар берсе дә читтә калмады. Аларга катнашканнары өчен бүләкләр тапшырылды. Бәйге бик күңелле үтте.
-
Очрашу 16.06.2014

“Кояшкай” балалар сәламәтләндерү лагеренда балалар бик теләп ял итәләр. Алар бер берсе белән бик дус һәм тату яшиләр. Лагерьда төрле бәйрәмнәр, кичәләр,бәйгеләр, спорт уеннары һәм очрашулар үткәрелеп тора. Балалар бу бәйрәмнәрдә бик теләп катнашалар. 15 июнь көнне безнең лагерьда бик матур очрашу үтте. Бу очрашуга Икшермә янгын сүндерү бүлекчәсендә эшләүче хезмәткәрләр килде. Балалар янгын сүндерүче хезмәткәрләрнең эш киемнәре белән таныштылар. Вакытка киемнәрне киеп карау бәйгесе дә үткәрелде. Шулай ук кулга янгын сүндерү җайланмасы тотып йөгерү буенча эстафета үтте. Бәйрәм бик күңелле үтте.
Бүген шулай ук “Кояшкай” балалар сәламәтләндерү лагеренда ял итүче балалар Саба йөзү бассейнына бардылар. Алар анда бик күңелле ял итеп кайттылар.
-
“Мин конфет яратам” 13.06.2014

“Кояшкай” балалар сәламәтләндерү лагеренда бик күңелле һәм дустанә ял итәләр. Көннәр яңгырлы булуга карамастан вакытларын бушка үткәрмиләр. Лагерьда төрле кичәләр, тәрбия сәгатьләре, бәйрәмнәр үтеп тора. Бүген 13 июнь көнне “Мин конфет яратам” исеме астында шашка буенча турнир утте. Уен шуннан гыйбарә иде. Шашка тактасына шашка белән аралаштырып конфетлар куелды. Җиңүче кеше конфетларны үзенә алырга тиеш иде. Уен шулай бик күңелле дәвам итте. Җиңүче балаларга грамоталар тапшырылды.
-
Бассейн 12.06.2014

“Кояшкай” балалар сәламәтләндерү лагере вакытын бердә бушка уздырмый. 11 июнь көнне лагерьда ял итүчеләр Саба йөзү бассейнына юл тотылар. Алар анда йөзеп кенә калмадылар, төрле йөзү хәрәкәтләренә, алымнарына өйрәнделәр. Балалар бик күңелле ял иттеләр.
-
“Көлке” кичәсе 12.06.2014

Бүген 12 июнь көнне “Кояшкай” балалар сәламәтләндерү лагеренда “Көлке” кичәсе үтте. Кичәдә балалар төрле мәзәкләр сөйләделәр. Шулай ук күп төрле бәйгеләр булды. “Иң матур костюм”, “Иң матур прическа”, “Матур атлап йөрүче” , “Иң матур биюче” бәйгеләрендә балалар бик теләп катнаштылыр. Катнашучы балаларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Балалар тавышыннан зал яңгырап торды.
-
ДЕНЬ ОТКРЫТЫХ ДВЕРЕЙ
09.06.2014
1 июля в 9.00 в Икшурминской кадетской школе-интернат проводится
ДЕНЬ ОТКРЫТЫХ ДВЕРЕЙ!
Приглашаем родителей и всех желающих учиться в 5–11-х классах школы по адресу:
Сабинский муниципальный район, с. Ст. Икшурма, ул. Ленина, дом 17
Телефон: 88436241642.










