Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Икшурминская кадетская школа-интернат имени Байкиева К.С.»
Визитная карточка
| Адрес: | 422066, Российская Федерация, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Ст. Икшурма, ул. Ленина, дом 17 |
| Телефон: | 8(84362)41642 |
| E-Mail: | Ikshurma.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГБОУ «Икшурминская кадетская школа-интернат имени Байкиева К.С.» |
| Руководитель: | Хидиятуллин Айрат Нурфаязович |
| Год основания учреждения: | 1933 |
| У нас учатся: | 203 учащихся |
| У нас учат: | 25 учителя |
Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Икшурминская кадетская школа-интернат имени Байкиева К.С.» - новости
Страницы: << ( 191 ) 192 193 194 195 196 197 198 199 200 >>
-
10.07.2014
1 августа в 9.00 в Икшурминской кадетской
школе-интернат имени К.С.Байкиева проводится
ДЕНЬ ОТКРЫТЫХ ДВЕРЕЙ!
Приглашаем всех желающих учиться в 5–11-х классах на тестирование(математика, русский язык), по адресу:
Сабинский муниципальный район, с. Ст. Икшурма,ул. Ленина, дом 17
Телефон: 88436241642. -
30.06.2014
1 июля в 9.00 в Икшурминской кадетской школе-интернат проводится
ДЕНЬ ОТКРЫТЫХ ДВЕРЕЙ!
Приглашаем всех желающих учиться в 5–11-х классах на тестирование(математика, русский язык), по адресу:
Сабинский муниципальный район, с. Ст. Икшурма, ул. Ленина, дом 17
Телефон: 88436241642. -
22июнь 22.06.2014

Белгәнебезчә быел бөтен дөнья җиңүнең 69 еллыгын бәйрәм итте. 1941 елның 22 июнь таңында безнең тыныч илебезгә илбасарлар бәреп керәләр. Бүген 22 июнь көнне сугыш кырында үлеп, хәбәрсез югалганнарны искә алу максатыннан “Кояшкай” балалар сәламәтләндерү лагереның балалары иртәнге сәг. 4 тә һәйкәл янына бардылар. Һәйкәл янында балалар шәм яндырдылар, сугыш чорына кагылышлы җырлар җырладылар, сугыш кырында ятып калганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар. Бу һәйкәл яныныда басып торучы балалар сугышның әчесен күрмәгәннәр, сугыш турында бары тик ишетеп кенә беләләр. Алга таба да илебез тынычлыгында яшәргә язсын иде.
-
Сабантуй 21.06.2014

Шулай ук 20 июнь көнне “Кояшкай” балалар сәламәтләндерү лагере Теләче районы Баландыш авылында үткәрелгән балалар Сабантуенда булып кайттылар. Балалар анда бик күп ярышларда катнаштылар. Күп балаларыбыз зур бүләкләргә ия булдылар. Балаларның йөзләрендә елмаю ә күңелләре бик шат иде.
-
ДЕНЬ ОТКРЫТЫХ ДВЕРЕЙ!
21.06.2014
1 июля в 9.00 в Икшурминской кадетской школе-интернат проводится
ДЕНЬ ОТКРЫТЫХ ДВЕРЕЙ!
Приглашаем всех желающих учиться в 5–11-х классах на собеседование, по адресу:
Сабинский муниципальный район, с. Ст. Икшурма, ул. Ленина, дом 17
Телефон: 88436241642. -
Лагерь ябылу тантанасы 21.06.2014

“Кояшкай” балалар сәламәтләндерү лагереның инде ял итәсе санаулы көннәре калып бара. Ай дәвамында балалар лагерьда ял иттеләр, уйнадылар, төрле экскурсияләргә бардылар. Балалар гел ял итеп кенә калмадылар, мәктәпкә дә булышырга өлгерделәр. Алар мәктәп бакчасында түтәлләрне чүптән арындырырга һәм су сибәргә булыштылар. Менә бүген 21 июнь көнне без лагерь ябылу тантанасына җыелдык. Бәйрәм тантанасында балаларның әти - әниләре һәм килгән кунаклар да бар иде. Тантана балаларның җыр – биюләре һәм шигырьләре белән үрелеп барды. Бәйрәм ахырында әти - әниләр дә бик риз,а ә балаларның йөзләрендә шат елмаю балкый иде.
-
“Юл кагыйдәләрен бел һәм өйрән!” 20.06.2014

“Кояшкай” балалар сәламәтләндерү лагереның санаулы көннәре калып бара. Шулай да лагерь гөрли, шаулый, бик күңелле яши. 20 июнь көнне “Юл кагыйдәләрен бел һәм өйрән!” исеме астында кичә үтте. Бу кичәгә безгә ГИБДД дан кунаклар да килгән иде. Насибуллин Илнур Дамир улы балаларны юл кагыдәләренең төрле нечкәлекләре турында сөйләде. Балалар белән бергәләп төрле сорауларга җавап эзләделәр. БДД фондыннан килгән Ягфарова Гүзәл Назифовна балаларга бүләкләр алып килгән иде. Ул һәр балага истәлекле бүләкләр тапшырды. Кичә бик күңелле үтте, балалар бик шат иделәр.
-
“Наркотикларсыз тормыш” 19.06.2014

“Кояшкай” балалар сәламәтләндерү лагере үзенең эшчәнлеген дәвам итә. Көндә диярлек лагерьда бәйгеләр, кичәләр үтеп тора. 19 июнь көнне “Наркотикларсыз тормыш” исеме астында тәрбия сәгате үтте. Балалар бик ныклап әзерләнгәннәр иде. Бик матур итеп рәсемнәр ясаганнар, плакатлар әзерләгәннәр. Алар үзләре язган шигырьләрен сөйләделәр, матур итеп җырлар җырладылар. Бу тәрбия сәгатендә бер бала да читтә калмады, барысы да катнашты. Дәрес презентация белән үрелеп барды. Барлык балаларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды.
-
"Кояшкай" 19.06.2014

“Кояшкай” балалар сәламәтләндерү лагеренда ял итүче балалар вакытларын бик күңелле һәм кирәкле итеп уздыралар. Балалар лагерьда ял да итәләр, хезмәт белән дә чыныгып үсәләр. Алар мәктәп бакчасында үзләренең практикаларын эшлиләр. Лагерьда ял белән хезмәт аралаштырып барыла. Вакытлары бушка үтми. Балалар үзләре дә бик шат.
-
ТИР 19.06.2014

“Кояшкай” балалар сәламәтләндерү лагере инде егерме көнләп үзенең эшчәнлеген дәвам итә. Кадет лагеры булганлыктан безнең төп тәрбия чарасы булып патриотик тәрбия тора. Лагерь вакытында безнең мәктәбебездә урнашкан ату бүлмәсе – ТИР даими эшләп килде. Балалар автомат калашников төзелешен өйрәнделәр һәм аны тизлеккә сүтеп җыйдылар. Шулай ук пневматик мылтыктан ату ярышлары оештырылды. Балалар бу ярышларда бик теләп катнаштылар. Җиңүче балаларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.










