• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное Бюджетное Общеобразовательное Учреждение «Гимназия п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная, д. 50
Телефон: +7(843)-622-37-90;+7(843)-622-34-90;+7(843)-622-40-91;+7(843)-622-30-90;+7(843)-622-47-90
E-Mail: saba-gim@mail.ru; g.sab@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Гимназия» п.г.т. Богатые Сабы
Руководитель: Шаймарданов Айнур Нургалиевич
Год основания учреждения: 1934
У нас учатся: 1001
У нас учат: 82

Новости

Татар теле һәм әдәбияты укытучылар семинары

Опубликовано: 09.11.2022

9 нчы ноябрь көнне гимназия район мәктәпләренең туган (татар) тел һәм әдәбият укытучыларын кабул итте. Семинар “Ана теле һәм әдәбиятын укытуга заманча якын килү, актуаль мәсьәләләр һәм программалар” темасы астында, заман таләбен истә тотып, кызыклы һәм файдалы оештырылган иде.

Милли рухтагы җыр – биюләр белән башланып киткән чара алга таба эшлекле төс алды.

Семинарда катнашучылар 5 нче А сыйныфында “Антоним һәм синоним сыйфатлар” (укытучы- Газиянова Рафига Мөхәммәт кызы), 6 нчы Д сыйныфында “Сыйфатларны кабатлау” (укытучы- Шәкүрова Миләүшә Шәяхмәт кызы) темаларына туган тел дәресләре карадылар. Хәлилова Мөршидә Сәүбән кызының “Мин кулыма китап алам” дип аталган, “аңлап уку технологиясе”нә нигезләнеп оештырылган мастер – классында катнаштылар.

Укучыларда милли үзаң тәрбияләүдә, тормышка әзерләүдә, халык авыз иҗаты һәрчак мөһим роль уйный. Гимназиядә туган (татар) тел дәресләрендә генә түгел, укучыларның дәрестән тыш эшчәнлеген оештыруда да моны күздә тотып эш итәләр.Семинар вакытында Хәлилова Ләйсән Хорматулла кызы җитәкләгән “ Яшь талантлар“ театр түгәрәгенә йөрүче укучылар тарафыннан сәхнәләштереп күрсәтелгән “Өч кыз” әкияте – моның ачык дәлиле.

Әлеге эшлекле очрашу түгәрәк өстәл артында сөйләшү белән дәвам итте.

Семинарда катнашучы укытучылар туган (татар) тел, әдәбият дәресләрендә кулланылган алдынгы технологияләр һәм алымнар турында үзләренең эш тәҗрибәләреннән чыгып фикер алыштылар.

Район мәгариф бүлеге методисты Гайнуллина Ләйсән Фәрид кызы эшләнгән эшләргә нәтиҗә ясады, алда торган бурычлар белән таныштырды һәм семинарны йомгаклады.



К списку новостей