Муниципальное Бюджетное Общеобразовательное Учреждение «Гимназия п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная, д. 50 |
Телефон: | +7(843)-622-37-90;+7(843)-622-34-90;+7(843)-622-40-91;+7(843)-622-30-90;+7(843)-622-47-90 |
E-Mail: | saba-gim@mail.ru; g.sab@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Гимназия» п.г.т. Богатые Сабы |
Руководитель: | Шаймарданов Айнур Нургалиевич |
Год основания учреждения: | 1925 |
У нас учатся: | 1038 |
У нас учат: | 83 |
Новости
Китапханәчеләр семинары
Опубликовано: 28.10.202227 нче октябрь көнне, Саба гимназия базасында, райондагы мәктәп китапханәчеләренең чираттагы “Китапханә хезмәтенең метод һәм алымнары: традицияләрне саклау, мөмкинлекләрне киңәйтү, яңаларын эзләү” темасына семинар үтте. Семинар 3 өлештән торды. Беренче өлешендә актлар залында “Өч кыз” әкияте сәхнәләштереп күрсәтелде. (Җитәкчесе Хәлилова Л.Х.)
Икенче өлешендә 3 А сыйныф укучылары өчен “Борын-борын заманда...” дип исемләнгән китапханә дәресе бирелде. Укучыларга төрле әкият геройлары булып киенгән “артистлар”(Хәбибулина Г.Р., Мөбәракҗанова Л.М., Гөмәрова Л.Г., Абдуллина Р.И.) төрле биремнәр биреп, конкурслар оештырдылар. Укучылар бик канәгать булып калдылар.
Өченче өлештә китапханәчеләргә китапчыклар ясау буенча мастер-класс оештырылды.
Семинарның йомгаклау өлешендә район мәгариф бүлеге методисты Шакирова Г.Р. төрле конкурсларда катнашкан китапханәчеләрне бүләкләде. Семинар бик эшлекле һәм файдалы узды.
К списку новостей