Муниципальное Бюджетное Общеобразовательное Учреждение «Гимназия п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная, д. 50 |
Телефон: | +7(843)-622-37-90;+7(843)-622-34-90;+7(843)-622-40-91;+7(843)-622-30-90;+7(843)-622-47-90 |
E-Mail: | saba-gim@mail.ru; g.sab@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Гимназия» п.г.т. Богатые Сабы |
Руководитель: | Шаймарданов Айнур Нургалиевич |
Год основания учреждения: | 1925 |
У нас учатся: | 1038 |
У нас учат: | 83 |
Новости
Рабит Батулла белән орчашу
Опубликовано: 06.03.2019Бүген, 6 март көнне, гимназиябездә күренекле язучы, җәмәгать эшлеклесе Рабит Батулла белән очрашу булды. Очрашуда 5-10нчы сыйныф укучылары һәм укытучылар катнашты. Очрашу алдан бик җанлы үтте.
Укучыларыбыз Рабит Батулланы “Куян баласы Нуяк”, “Тычкан баласы Чикыл”, “Ак бүре”, “Атка атланган шүрәле” хикәяләренең авторы буларак белсә, өлкәнрәк буыннарга ул үзенең “Кичер мине, әнкәй”, “Ак күгәрченнәр”, “Ана каргышы”, “Юл буенда зәңгәр чәчәк”, “Сөембикә” әсәрләре белән якын. Рабит Батулланың телевидениедә алып барган “Батулла дәресләре”н дә белмәгән кеше юктыр, ләкин әле күпләребезнең язучының үзен әлегә кадәр күргәнебез юк иде. Рабит әфәнде безне уйландырды да,көлдерде дә, файдалы киңәшләрен дә бирде. Укучылар аның турында күбрәк белергә теләп ,төрледән – төрле сорауларын бирделәр.Ә ул балалар сорау биргән саен җанланып сөйләде дә сөйләде... Бала чакларын, яшьлек елларын искә төшерде. Укучыларыбыз Рабит әфәндегә “Мәктәптә ничек укыдыгыз?” дигән сорауны да бирмичә калмадылар, әлбәттә. Ул: “Минем мәктәптә укыганда 1 генә дүртлем иде - физкультурадан, калганнары... бар да өчле иде. Ләкин ул вакытта укытучылар безгә биргән белем шулкадәр төпле иде, хәзерге бишлеләр бер читтә торсын. Мәктәбебезне тәмамлаучылар арасында күренекле шәхесләр бик күп. Минем сезгә киңәшем шул: заманыбыз бездән күп белем таләп итә. Шуңа күрә сезнең бик тырышып укуыгызны телим мин”, - диде. Бу бик күңелле,хәтерләрдә озак сакланырлык очрашу булды. Иң әһәмиятлесе: Рабит әфәнде укучыларыбыз күңеленә юл тапты.
К списку новостей