Муниципальное Бюджетное Общеобразовательное Учреждение «Гимназия п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная, д. 50 |
Телефон: | +7(843)-622-37-90;+7(843)-622-34-90;+7(843)-622-40-91;+7(843)-622-30-90;+7(843)-622-47-90 |
E-Mail: | saba-gim@mail.ru; g.sab@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Гимназия» п.г.т. Богатые Сабы |
Руководитель: | Шаймарданов Айнур Нургалиевич |
Год основания учреждения: | 1925 |
У нас учатся: | 1038 |
У нас учат: | 83 |
Муниципальное Бюджетное Общеобразовательное Учреждение «Гимназия п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 11 12 13 14 ( 15 ) 16 17 18 19 20 >>
-
Көзге лагерь 29.10.2022
Менә көзге каникуллар башланды. Каникуллар вакыты - искиткеч вакыт. Барлык балалар да каникулларны яраталар, һәм бу чорда мәктәпкә барырга, дәресләргә ашыгырга һәм өй эшләрен башкарырга кирәк булмаганга түгел, ә әйләнә-тирәдәге бар нәрсәдән ләззәт алу өчен. Гимназия каникул вакытында балаларга лагерь оештырды. Лагерь ул -кечкенә тормыш... Лагерьдә -без ял итеп кенә калмыйча, яңа дуслар да таба торган урын. Лагерьда күңелсезләнергә вакыт юк, чөнки төрле чаралар, ярышлар уза. Кызыклы лагерь тормышы башланды. Балаларга лагерьда Хаҗиева Н.Г музейда Саба гимназиясе төзелү тарихы турында сөйләде, ә Әхтәмов А.Н. гольф уены белән таныштырды. Балалар бик теләп гольф уенында катнаштылар.Лагерьнең беренче көне шулай узды.
-
Китапханәчеләр семинары 28.10.2022
27 нче октябрь көнне, Саба гимназия базасында, райондагы мәктәп китапханәчеләренең чираттагы “Китапханә хезмәтенең метод һәм алымнары: традицияләрне саклау, мөмкинлекләрне киңәйтү, яңаларын эзләү” темасына семинар үтте. Семинар 3 өлештән торды. Беренче өлешендә актлар залында “Өч кыз” әкияте сәхнәләштереп күрсәтелде. (Җитәкчесе Хәлилова Л.Х.)
Икенче өлешендә 3 А сыйныф укучылары өчен “Борын-борын заманда...” дип исемләнгән китапханә дәресе бирелде. Укучыларга төрле әкият геройлары булып киенгән “артистлар”(Хәбибулина Г.Р., Мөбәракҗанова Л.М., Гөмәрова Л.Г., Абдуллина Р.И.) төрле биремнәр биреп, конкурслар оештырдылар. Укучылар бик канәгать булып калдылар.
Өченче өлештә китапханәчеләргә китапчыклар ясау буенча мастер-класс оештырылды.
Семинарның йомгаклау өлешендә район мәгариф бүлеге методисты Шакирова Г.Р. төрле конкурсларда катнашкан китапханәчеләрне бүләкләде. Семинар бик эшлекле һәм файдалы узды. -
"Чиста булачак" яшьләр экологик хәрәкәте фестивале 27.10.2022
Бүген 27 октябрь көнне, Саба районының актив укучылары "Чиста булачак" яшьләр экологик хәрәкәтенә йомгак ясау өчен республика фестиваленә барды. Безнең гимназиябездән 11 сыйныф укучысы Закирова Диләрә катнашты, аңа рәхмәт хаты бирелде. Балалар бик теләп мастер-классларда катнашты. Фестиваль биюләр һәм җырлар белән үрелеп барды.
-
Акция "Подари книге вторую жизнь" 26.10.2022
Вот и завершилась наша акция "Подари книге вторую жизнь". С Вашей помощью мы собрали 102 книги! Благодарим родителей и детей за участие. И мы уверены, что эти книги еще не один раз доставят удовольствие нашим читателям.
-
“Тату сыйныф серләре” һәм “Иҗади гаилә” бәйгеләре 24.10.2022
22 сентябрь 13,14 ,21 октябрь гимназиябездә “Тату сыйныф серләре” һәм “Иҗади гаилә” бәйге булып узды. Бәйгедә укучылар белән бергә әти-әниләр бик җитди әзерләнгән һәм матур чыгыш ясадылар. Бу чара белем бирү оешмаларының һәм әти-әниләр комитетларының мәктәп укучыларын тәрбияләүдә үзара хезмәттәшлеген яхшыртуга юнәлтелгән иде. Бу бәйрәмдә әниләр һәм әтиләр балалар белән бергә үзләренең бердәмлекләрен, дуслыкларын һәм юмор хисләрен күрсәттеләр. Алда районыбызда катнашу этабы көтелә. Уңышлар телибез!
-
«Сәламәт милләт» халыкара фәнни-гамәли конференциясе 22.10.2022
Саба урта мәктәбендә заман медицинасында профилактика һәм терапия роленә багышланган «Сәламәт милләт» халыкара фәнни-гамәли конференция булды.
Безнең гимназиябез дә бу конференциядә катнашты, гимназиябез бакчасында үскән җиләк-җимеш, яшелчәләр һәм алардан ясалган продукцияләрдән күргәзмә оештырдылар.
Бу чара үсеп килүче буынның сәламәтлеген саклау, акустик күренешләрнең кеше сәламәтлегенә йогынтысы, кеше тормышында суның әһәмияте, кеше организмын антиоксидантлардан арындыру һәм психологик тотрыклылыкны торгызу, сәламәтлекне профилактикалау турында чыгышлар ясадылар. Бу чара бик файдалы булды. -
Укучылар макулатура җыйдылар 21.10.2022
Макулатура җыю – урманнарның, туган җиребезнең, ахыр чиктә планетабызның табигый матурлыгын саклау гына түгел, кәгазь калдыклары җыю сакчыллык һәм хезмәт тәрбиясе дә ул. Укучылар һәр килограмм макулатура агач гомерен саклап калганын, кәгазь эшләүдә җиңеллек тудырганын аңлап эш итәләр. Һәр сыйныф та бик актив катнашты. 1- 11 сыйныф укчылары барлыгы 4500 кг макулатура җыйдылар.
-
Акция "Подари книге вторую жизнь" продолжается 05.10.2022
Если у Вас есть дома прочитанные книги - учебники в хорошем состоянии, художественная литература по школьной программе - Вы можете подарить их школе!
Школьная библиотека с благодарностью примет литературу, и Ваша книга еще раз доставит удовольствие и пользу своим читателям!
Спешите делать добро! Мы ждем Вас! -
Укытучылар көне 05.10.2022
5 октябрь көнне Укытучылар көне уңаеннан, 4Б сыйныфы укучылары укытучыларны бәйрәм белән котладылар.
Хөрмәтле укытучылар!
Бәйрәм белән котлыйбыз.
Сезгә бәхет, сәламәтлек,
Озын гомер телибез. -
1 октябрь - Өлкәннәр көне 01.10.2022
1 октябрь көнне гимназия хөрмәткә лаек укытучыларны өлкәннәр көне белән котлады. Бик матур концерт программасы белән үрелеп барды. Кадерле укытучылар, өлкәннәр! Бу дөньяда куйган хезмәтләрегез, кылган изгелекләрегез өчен рәхмәт сезгә! Без, яшьләр, сезнең киңәшләрегездән тайпылмабыз, үрнәк булырга тырышырбыз! Саулык-сәламәтлектә, дөньяга ямь биреп яшәгез, урыннарыгыз өйнең түрендә булсын! Бәйрәмегез белән!